Баш тарту турында сүз юк

Татарстан Президентының киләсе эш атнасы шактый тыгыз булырга охшап тора. Башта – Словакия, аннан Белоруссиягә барачак.  Рөстәм Миңнехановның сәфәрләренә һәм ил-көндә булып торган хәлләргә Хөкүмәт йортында узган брифингта аңлатма бирделәр.

Киләсе атнаның сишәмбесендә Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Словакиягә юл тота. “Бу – хезмәттәшлек ягыннан караганда, Татарстан өчен яңа юнәлеш”, – дип белдерде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Рөстәм Миңнеханов биредә илнең икътисад министры Петер Жига белән очрашачак.

– Сәфәр барышында “Алабуга”, “Иннополис” кебек сәнәгать мәйданчыкларына Словакия вәкилләрен җәлеп итү, “Татнефть” белән хезмәттәшлек итү, IT, машина төзелеше кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча сөйләшүләр алып барылачак, – диде Лилия Галимова.

Словакиядән кайтышлый Рөстәм Миңнеханов Белоруссиягә сәфәр кылачак.

– Анда Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенко белән очрашачак. Бу ил Татарстан өчен әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе булып тора. Очрашуда ике як арасындагы хезмәттәшлекне арттыру турында сүз булачак, – дип хәбәр итте Лилия Галимова. Хезмәттәшлек дигәндә газ-мотор двигательләре төзү буенча уртак проект, Белоруссиядә “Татнефть”нең ягулык станцияләре санын арттыру, Татарстанның химия предприятиеләрендә җитештерелгән продукция һәм автомобиль шиннары сату кебек юнәлешләрне күздә тоталар.

https://vatantat.ru/2019/07/liliya-galimova-bez-m7ne-t%d3%a9zekl%d3%99nders%d3%99l%d3%99r-d%d3%99-ya%d2%a3a-yul-salsalar-da-karshy-t%d2%afgel/

Күптән түгел “Новая волна” халыкара яшь башкаручылар бәйгесенең Казанда узачагы билгеле булды. Шул уңайдан Рөстәм Миңнеханов әлеге чарага әзерлек буенча Президент Аппараты җитәкчесе һәм Премьер-министр катнашында киңәшмә үткәрде. “2014 елда ук шушы проектны Казанга җәлеп итү буенча күп эш алып барылды. Президент әйтүенчә, бәйге Татарстанның яшь талантларын ачыклау өчен дә, аларга танылган башкаручылар белән бер сәхнәдә үзләрен күрсәтү өчен дә яхшы мөмкинлек булачак”, – диде Лилия Галимова. Бәйгедә 1,3 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. “Новая волна”ны ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысасында август аенда уздырачаклар. Журналистлар, әлеге чарада татарча чыгышлар да булсын иде, дигән теләк белдерде.

Менделеевск шәһәрендә булган фаҗигадән соң, 12 яшьлек малайның язмышы ничек хәл ителәчәк? Лилия Галимова бу мәсьәләне контрольдә тотучылар барлыгын хәбәр итте.

https://vatantat.ru/2019/11/tuksanynchy-ellardagy-h%d3%99ll%d3%99r-kire-kajtmasmy/

– Ул бала – хәзер хастаханәдә. Бу сорау белән республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина шөгыльләнә. Малайның әтисе бар. Ул Татарстанда тормый, әмма, элемтәгә чыгып, баланың киләчәге турында сөйләшәчәкләр, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов тыл хезмәтчәне Бибинур Лотфуллинаның торак буенча соравын мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә боерды. 92 яшьлек тыл хезмәтчәне, документлардагы хаталар аркасында, үзенә тиешле фатирны ала алмавыннан зарланган иде. Пенсионерга фатирны 9 Майга кадәр бирергә тиешләр. “Ветераннар турында сүз бара икән, бюрократиягә юл куймаска кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов”, – дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Брифингта чүп яндыру заводы төзү соравына да тукталдылар. Лилия Галимова әйтүенчә, Татарстан хөкүмәте бу проектка зур игътибар бирә. – “Калдыкларны кая куярга?” дигән сорау килеп тугач, анализлый башладык. Бу проблеманы глобаль рәвештә хәл итәргә кирәклеге ап-ачык, димәк, барлык тәкъдимнәрне дә карарга кирәк, – диде ул. – Әмма алар кеше сәламәтлеге һәм көнкүрешенә зыян китермәскә тиеш. Чүп яндыру заводын төзүдән баш тарту турында сүз бармый.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү