Беркем берни сатмаган ярминкә | Киңәш бирәм – кем тыңлый?

Казанда I республикакүләм хәйрия фестивале узды. Ул башка ярминкәләрдән аерылып тора. Биредә беркем берни сатмый. Монда тәҗрибә уртаклашалар, фикер алышалар.

Башкаланың ат спорты комплексында коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар үз эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге проектларның барысы да кешеләрне кайгыртып башкарыла. Авыру балалар белән эшләүчеләр дә, ятим сабыйларны үз канаты астына алучылар да, бәби табарга өндәүчеләр дә, төрмәдән чыккан кешегә юл күрсәтүчеләр дә үз проектлары хакында тәфсилләп сөйләде.

– Форум үзенең энергетикасы белән күңелгә керә. Монда катнашучыларга карап сокланмый мөмкин түгел. Һәр проект үзенчәлекле. Киләчәктә әлеге фестивальдә күбрәк оешмалар катнашып, үз эшләрен күрсәтә алыр дип уйлыйм. Аларның искиткеч эшләре турында күбрәк сөйлисе иде, – ди Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Дәүләт ярдәме алган оешмалар арасында Чаллыдан “Дети ДЦП” хәйрия фонды да бар. Алар “Башкалар кебек булырга” дигән проект тәкъдим иткән.

– Без физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итәбез. Хәтерләсәгез, “Ворлдскиллс” чемпионатының ачылу тантанасында аяклары йөрмәгән бер кызны күрсәттеләр. Ул махсус җайланма ярдәмендә хәрәкәтләнде. Бу йөрү аппаратын без күптән кулланабыз. Киләчәктә тагын берничәне аласыбыз килә, – ди фонд җитәкчесе Тәнзилә Егорова. – Тизрәк дәвалаган саен, нәтиҗәсе дә яхшырак була. Бер урында гына тормаска, заманча технологияләр кулланып, тернәкләндерү алымнарын үзгәртергә кирәк.

Анна Прохорованың биш баласы бар. Ул “Күп балалы гаиләләр” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә булачак әниләргә киңәшләр бирә.

– Безнең проект хатын-кызның сәламәтлеген ныгыту һәм саклауны күздә тота. Хәзер бала табучыларга дәүләттән ярдәм каралган. Мәктәпләр, бакчалар ачылып тора. Шуңа күрә ишле гаилә гадәти хәл булырга тиеш, – ди Анна.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү