Безгә нинди җырчы кирәк? “ВТ”да – мәдәният турында фикер алышулар циклы (ВИДЕО)

Эстрада. Бүген бу сүз күпләргә шырпы сызган кебек тәэсир итә. Үзләрен милләт сакчылары дип атаучылар аны үзешчәннәргә һәм профессионалларга бүлүне тәкъдим итсә, зал тутырып халык җыючылар альтернатива таләп итә. Нишләп ике лагерь барлыкка килгән һәм алар бер-берсен ишетергә теләми? “Ватаным Татарстан”, борчулы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен, ике як вәкилләрен “түгәрәк өстәл”гә җыйды.

Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык артисты Рамил Төхвәтуллин, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Винера Ганиева, Татарстанның халык артисты Искәндәр Бик таһиров, Татар станның атказанган артис ты Лилия
Муллага лиева, җырчы Илсөя Бәдретдинова, татар блогеры Ринат Галиәх мәтов (Татар Малай) катнашты. Бу әле – сөйләшү ләрнең башы гына. “ВТ” халыкчан җырчылар белән – аерым сөйләшү, репертуар, продюсерлык мәсьәләсе, авторлык хокуклары турында аерым сөйләшү оештырырга ниятли. Газета укучылардан да теләк-тәкъдимнәр кө теп калабыз.

Гөлнара САБИРОВА, “ВТ”ның баш мөхәррире:
– Cоңгы вакытта эстрада иң еш тәнкыйтьләнә торган өлкәгә әйләнде. Татарстан Дәүләт Советының Милли мәсьәләләр, фән һәм мәгариф комитеты утырышында да эстрада темасы
кузгатылды. Соңгы арада социаль челтәрләрдә бәхәсле мизгелләр күп булды. Безнең бүгенге сөйләшүебезнең төп темасы – җырчыларның эчке зәвыгы, тәртип мәсьәләсе. Максатыбыз – “җырчы халыкны тәрбияләргә тиешме, әллә артыннан иярергә тиешме?” дигән сорауларга җавап табу.
Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН:
– Комитет утырышында бу сөйләшү көтмәгәндә килеп чыкты. Эстрада турында сөйләшү булырга тиеш түгел иде, анда Мәдәният министрлыгы хисабы тыңланды. Шунда сорау бирдем. Чөнки бүген “композитор”, шагыйрь” төшенчәләре девальвациягә бирелде. Тиктомалдан җырчы үзен композитор дип атый ала. Ә бит диалектика буенча сан сыйфатка күчәргә тиеш. Сүз шуннан китте. Әлбәттә, ул җәмгыятьтә бәхәсле сораулар тудырды. Чынлап та, эчке зәвыктан торамы икән ул, кешенең акча эшләү максатына бәйле микән? Бу инде – бәхәсле әйбер. Кеше тәрбияле, укымышлы, белемле икән, эчке дөньясы баерак була. Бу аның җырларында да чагыла. Ул шагыйрьләр, чын композиторлар белән эшли. Ул инде бер җырны да моноспектакль итеп карый, шуңа күрә сыйфатлы әсәр килеп чыга. Минем тәкъдимем: һәрбер чыгышның
сыйфат мәсьәләсен тикшерергә кирәк.

Винера ГАНИЕВА:
– Без тамашачыны җырларыбыз белән шаккатыра идек. Тамашачы җырларыбыз аша үз итте, үзебезнең
аудитория барлыкка килде. Элек үзеңне таныту бик авыр булды. Чөнки халыкта бөек шәхесләр – Әлфия апа,
Илһам абыйлар бар иде. Безнең максат – алар
югарылыгына үрелү. Ә ничек үреләсең? Әлбәттә, җырлар аша. Хәзер яшьләргә җиңелрәк. Социаль челтәрләрдә һәрбер артист – блогер. Күпме язылучылары бар! “Пиар”
дигән төшенчә модага кереп китте. Яхшы пиар белән беррәттән, кара пиар дигәне барлыкка килде. Соңгысы өстенлек ала башлады кебек. Яхшысы дигәндә ниндидер игелек кылу, мохтаҗларга ярдәм итү, хәйрия концертларын оештыруны да күздә тотам. Халык кызык ул: йөз мәртәбә яхшылык эшләп тә, бер
мәртәбә начарлык кылсаң, бөтен яхшылыкны онытып, начарлыкны исендә калдыра. Карасакал, кая барсаң да, ияреп бара. Пиар белән мавыгучыларга шуны истән чыгармаска кирәк. Укыту мәсь әләсенә килгәндә, әгәр без яшьләрнең репертуарын классикага, романсларга нигезләсәк, тәрбия музыка аша, җитди
сүзләр аша күбрәк сеңдерелер иде. Җитди репертуарлы җырчыда зәвык сизелеп тора.
Бездә укыган студентларның репертуары шырдый-бырдый, попсага нигезләнми. Дәүләт имтиханнарында да җитди әсәрләр җырлана. Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова иҗаты, халык җырларын калдырмыйбыз. Шушы репертуарда тәрбияләнгән җырчылар андый түбәнлеккә төшми, кара пиар белән шөгыльләнми. Зәвыклылык, затлылык, беренчедән, гаиләдән килә, аннары инде укытучылардан, остазлардан сеңдерелә. Гомумән, җырчы гомер буе үзен тәрбияләргә тиеш. Бер-береңә ярдәм итәргә,
коллегаларыңа фикереңне әйтергә кирәк. Бездә дошманлык та бар, бер-береңне яратмау да… Мин үземнең шәкертләремнән бик канәгать. Алар Ваһапов фондында да эшли, башка җирләрдә дә. Репертуарларында бер тозсыз җыр да юк. Күптән түгел мәдәният министрына хат яздым һәм репертуар мәсьәләсен тикшерүләрен сорадым. Элек бар иде ул. Концерт белән чыгар алдыннан, репертуарны тикшерәләр һәм күпме халык җыры, ретро җыр кергәнен карыйлар иде. Нишләп әле шушы мирасыбызны файдаланмаска, юкка чыгарырга ди?! Гастрольгә чыгалар икән, бик рәхмәт, ләкин репертуарга халык җырларын, классик әсәр ләрне кертсеннәр. Аннары инде сикертә торган җырларны да кертергә була.
Ләкин халыкны сикертеп кенә тәрбияләп булмый. Худсоветлар юк. Бөтен бәла шунда.

Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ:
– Заманалар үзгәрде, җәмәгать. Безнең
заманда бөтенләй башкача иде. Чөнки бөтен нәрсә контрольдә иде. Хәзер ул нәрсә бетте. Сәнгать тармакларга бүленде. Минемчә халык җырлары, гомумән, дотацияләнгән
өлкә булырга тиеш. Хөкүмәт тарафыннан ярдәм булмаса, моңыбыз да, халык җырлары да юкка чыгарга мөмкин. Әйе, коммерцияле сәнгать тә бар. Ул юлны сайлаган җырчылар
классик сәнгать юлыннан китә алмыйлар.
Шуңа алар, кайсы юнәлеш белән китсәм, акча эшли алырмын, дип эзләнә. Бүген ул сәнгать акча эшләү юлыннан бара. Әгәр иҗатың белән акча эшли алмыйсың икән, димәк, синең беркемгә дә кирәгең юк дигән сүз. Шул ук вакытта искиткеч тавышлы, классик әсәрләрне, халык җырларын башкара алучы җырчылар
бар. Аларга хөкүмәт тарафыннан игътибар кирәк. Андый игътибар булмаса, моңлы тавышлар да, җырчылар да юкка чыгачак.

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН:
– Эш хакы түләргә дисеңме?
Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ:
– Эш хакы гына түгел, сәнгатьне игътибарга алырга кирәк. Беркемгә дә сер түгел: “топовый” җырчыларның үзләренең командасы бар. Аларның техник яктан мөмкинлекләре зур. Халык җырчысы исә мескен, кара задниклы сәхнәдә баянга кушылып җырлый. Халыкка кызыкмы шул? Кызык түгел. Ярдәм булмаса, аларга халык йөрмәячәк.
Винера ГАНИЕВА:
– “Топовый” җырчыларга халык күпләп йөри икән, нишләп алар репертуарына халык җырларын, ретро җырларны кертмиләр соң?
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА:
– Мин барыгызга да бик зур хөрмәт белән карыйм. Шулай да үземне бөтенләй икенче планетада утырган
кебек хис итәм. Сез бөтенләй бүтән темага сөйләшәсез. Төп сорау: халыкка кирәкме соң бу? Өченчедән: ун
кеше генә утырып, болай булырга тиеш, фәлән эшләргә кирәк, дип сөйләшү дөресме? Сезне тыңласаң, минем концертларга йөри торган халык дивана булып чыга. Алай була алмый. Үз гомеремдә бер генә тапкыр да, бер генә кешене дә концертка куып китергәнем юк. Бернинди главалар, оешмалар аша сөйләшкәнем булмады. Гомер буена ачык касса булды. Бу – минем горурлык. Мин шәрә килеш биемим, сәхнәгә шәрә чыкмыйм. Үземне, гомумән, җырчыга санамыйм, дөресен әйткәндә. Халыкка әйтер сүзем бар. Алар үз хәләл акчасына минем концертка килеп утыра. Кайберләре, ияреп, шәһәрдән-шәһәргә йөри, бер үк программаны өчәр тапкыр карый. Мин консерватория тәмамламадым, шәхсән үзем турында әйтәм: консерватория тәмамлаган артист халык җырын башкарганда, мин аның сүзләрен аңламыйм.
Аны халык та аңламый. Халык җырлары халык өчен дип, аз гына бүтән төрлерәк итеп язылган. Халык беркайчан: “Аһ, менә бу җырчы икенче октаваның “ре” нотасын мощно алды!” – дип уйлап утырмый. Юк,
аңламый аны! Аңа күңел халәте, җан булуы кирәк! Әгәр без, миллилек булырга тиеш дип, кайбер әсәрләрне яшьләргә көчләп кертергә тырышабыз икән, алар икенче көнне үк башка милләт җырчыларын тыңлый башлаячак. Минем 16 яшьлек улым бар. Ул – үзенә күрә бик күп укый торган, сәнгатьтә
эзләнә торган кеше. Илфак малае, бер сүз белән әйткәндә. Болай дәвам итсә, деградациягә озак түгел, ди ул. Сыйфатлы, затлы әйбер күрсәтегез, ди. Аның бу сүзләре миңа да кагыла. Улым, әйдә, мин әйтәм, югары сәнгать күрсәтә торган җирләргә барыйк, дим. Ләкин ул аңа кызык түгел. Мин аңламыйм: тотыналар, татар эстрадасы алай булырга тиеш, диешергә. Ничек булырга тиеш икәнен халык үзе, акчасы белән сайлап ала бит инде.

Винера ГАНИЕВА:
– Татарстанда эстрадада ике кеше генә, мин җырчы түгел, дип әйтә. Берсе аның –
Илсөя, икенчесе – Фирдүс Тямаев. Сез – шул кадәр стратеглар, мин сокланам. Командагызны булдырдыгыз. Иң талантлы егет-кызларны җыйдыгыз, сәхнәдә үзегезне тота беләсез, халык телендә аларга кирәген сөйлисез. Энергетика, харизма бар. Концертыгыз бик ошады. Халык җыя беләсез, җырларны тәмле итеп тәкъдим итә аласыз икән, репертуарга күбрәк халык җырларын, ретро җырларны кертегез. Халык безне аңлый, дисез бит. Консерватория – башка бер дәрәҗә бит ул.
Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ:
– Алай дип әйтмәс идем. Илсөя ул булдыра алганын башкара.
Винера ГАНИЕВА:
– Дөрес. Ләкин ул бит әле – актриса!
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА:
– Мин, мәсәлән, Макаревичның рус халык җырын башкаруын күз алдына китерә алмыйм.
Винера ГАНИЕВА:
– Артистларның төп максаты – телне, традицияләрне саклау лабаса!
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА:
– Хәзерге көндә, дөньякүләм дип әйтә алмыйм, ләкин аяк басмаган татар авылы юк минем.
Винера ГАНИЕВА:
– Без сезне тәнкыйтьләмибез, без – сакчылар. Милләт сакчылары, моң сакчылары, тел сакчылары. Йөрегез рәхәтләнеп, зал тутырып. Мин башка әйбер турында сөйлим.

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН:
– Эстраданың вазифасы булырга тиешме, юкмы? Без – бер милләтме, юкмы? Шул турыда сүз алып барабыз.
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА:
– Дәүләт күләмендә телне, моңны сакларга дип сөйлибез икән, дәүләт автобуслар биргән, ярдәм иткән коллегалар искә төшә. Нишләп мин, мәсәлән, саклап калыйм дип эшләргә тиеш? Минем тамашачыга бүтән әйбер кирәк. Мин унике кешене ашатам бүген. Бер генә җирдән дә ярдәм алганым юк. Өстәвенә радио-телевидениеләргә ел саен миллион ярым сум акча бирәм. Мин телне сакламыйм дип әйтә алмыйм. Чөнки татарча сөйлим, татарча җырлыйм, татарча аралашабыз.
Гөлнара САБИРОВА:
– Без тәртип һәм тәрбия турында сөйләшә башлаган идек. Рифат әфәнде, сез тәрбияләгән җырчылар, шул ук Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин – шулхәтле зәвыклы, затлы җырчылар. Бүген сезнең кул астында эшләгән җырчылар да ыспай, тәртипле җырчылар. Алар белән тәртип, эчке дисциплина турында сүз алып барасызмы?
Рифат ФӘТТАХОВ:
– Зәвык дигәннән, шушы көннәрдә булган моңсу вакыйгага игътибарны юнәлтәсем килә. Без затлы, зәвыклы җырчыбыз Рафаэль Сәхәбиев белән хушлаштык. Залга олпатлар, татарның каймагы – күренекле җырчылар, әдипләр килгән иде. Ләкин бер генә эстрада җырчысы да күренмәде. Сүз уңаеннан, Илһам Шакировны озатканда да яшь
җырчылар бик аз иде. Менә зәвык күрсәткече.
Менә тәрбия җимеше! Бүген иң төп мәсьәлә
яшь җыр чыларның интеллект мәсьәләсе. Җырчы ул – тавыш иясе генә түгел. Тавыш ул –бары тик техник корал. Җырчы – иң элек харизма һәм интеллект дигән сүз. Шул ук Рәшит Ваһаповны тыңлап карагыз. Фуат Мансуровның әйткән сүзе бар: “Рәшит Ваһаповны күрмәгән килеш тә, без аны затлы, зыялы шәхес
икәнен беләбез”. Илһам абый – акыл иясе. Хәйдәр Бигичев әсәрләрен укып карагыз: андагы тирән мәгънәгә шаккатарлык! Бүгенгеләрдә иң төп корал – интеллект юк. Аны ничек күтәрергә? Монда төп мәсьәлә – репертуар түгел. Төп проблема – без профессиональ эстрада белән үзешчәнлекне бутадык. Дәү ләт моңа этәргеч бирде, үзэшчән җырчыларны идеал дәрәҗәсенә күтәрде. Татар эстрадасының тарихына күз салсак, кырыгынчы елларда Рәшит Ваһаповлар буыны килеп, татар эстрадасына профессиональлекне керттеләр. Соңрак Илһам Шакировлар, Әл фия Авзаловалар, Хәйдәр Бигичевлар, Зилә Сөнгатуллиналар бу эстраданы тагын да зуррак дәрәҗәгә күтәрде. Туксанынчы елларда Салават килеп керде дә үзешчәнлеккә борып җибәрде. Мисал кирәкме? Мәсәлән, дәүләт дәрәҗәсендәге бөтен чаралар Салават чыгышы белән тәмамлана. Димәк, иң югары дәрәҗәдәге җырчы – Салават булып чыга. (“Хәзер Фирдүс Тямаев
тәмамлый”. – Илсөя Бәдретдинова). Булсын үзешчән композитор да, җырчы да. Ул гомергомергә булган. Дәүләтнең эше исә – профессиональ сәнгатьне күтәрү.
Гөлнара САБИРОВА:
– Базар икътисады шартларында, эстрада бизнеска әйләнгән чорда сез әйткәнне эшли алабызмы?
Рифат ФӘТТАХОВ:
– Алабыз. Дәүләт, әлбәттә, үзешчән сәнгатьне тыя алмый һәм тыярга тиеш тә түгел. Әмма дәүләт профессиональ дәрәҗәдәге үрнәк эстрада турында үз сүзен әйтә ала. Менә без, театр, дибез. Милләт язмышында театрның урыны һичшиксез зур. Безнең республикада дистәләгән дәүләт театры бар.
Шул ук вакытта татар дәүләт эстрада театры юк! Дәүләткә һәм безгә аерырга кирәк: кайда
профессиональлек, кайда үзешчәнлек.

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА:
– Альтернатива күрсәтергә кирәк. Зәвыклы татар эстрадасы вәкилләре районнарга
чыгып, шундый концерт күрсәтсеннәр, аннан соң тамашачы безнең якка әйләнеп тә карамаслык булсын.
Рифат ФӘТТАХОВ:
– Алай гына түгел, Илсөя. Профессиональ сәнгать ул һәрвакыт дәүләт ярдәменә мохтаҗ иде. Элегрәк елларда шул ук эстрада белән филармония шөгыльләнде. Анда эстрада бүлеге, төркемнәре бар иде. Бу үзе үк – дәүләт ярдәме бит инде.
Гөлнара САБИРОВА:
– Әгәр дәүләт профессиональ эстраданы үстерә икән, бу халыкны тәрбияли торган сәнгать булыр иде. Үзешчән сәнгатьне алабыз икән, халык артыннан ияреп баручы, бизнеска корылган эстрада килеп чыга. Бу
җәһәттән “Барс-медиа” – иң күп тәнкыйть ишетә торган оешма. Ләкин аңа татарча дискотекалар оештырганы, бер буын татар яшьләрен тәрбияләгәне, ниндидер заманча алымнар керткәне өчен без рәхмәтле булырга тиеш. Бу очракта да шоу-бизнеска корылган эстраданы гаепләп булмый, аларның да
телне саклауда, яшьләр арасында танытуда өлеше бар. Әмма янә тәрбия мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Без бүген бөтенләй башка заманда яшибез. Тормышның күп өлеше, кызганыч, социаль челтәрдә үтә. Җырчыларның интернеттагы адымнары – пиармы ул, игътибар җәлеп итү алымымы? Лилия, күптән
түгел генә сез бик ачык фотогыз белән инстаграмны шартлаттыгыз, шуңа күрә бу сорауны сезгә бирик әле.

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА:
– Монда журналистларның кызыксынуы янып торган
учакка бензин сибү кебек килеп чыкты. Минем очракка кайтсак, шау-шу тудырган фотоны бер нинди начар ният, уй белән куймадык. Мин, гомумән, әллә нинди планнар корып эшли торган кеше түгел. Фото шул кадәр ошады, куйдым да сәхифәне бөтен дөнья караганын оныттым. Айгөл Бариева аны иртән генә күргән. Күргән дә, ауган да инде. Айгөл – ул
яктан бик уйлап эшли торган кеше. Мин исә иртән 200ләп комментарийның башын гына укыдым да, булган икән хәлләр, дидем дә яптым. Ул фотоны хәзер алдың ни дә, алмадың ни, кеше күргән бит инде. Этлек эшләү ниятеннән куелмаганга, артык борчылмадым.
Гөлнара САБИРОВА:
–Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер әңгәмәсендә, дәрәҗәң арткан саен, чикләүләр дә арта бара, дигән иде. Бу сүз җырчыларга да бик туры килә. Сез – халык арасында йөри торган танылган кешеләр, димәк, гамәлләрегез өчен җаваплылык та зуррак. Интернетка чыгарылган фото-видео
да уйланылган булырга тиештер.

Ринат ГАЛИӘХМӘТОВ:
– Мин популяр кешеләрнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен профессионаллар ясарга тиеш, дигән фикердә. Әлегә татар эстрадасында күбесе Инстаграм һәм башка челтәрләрдә сәхифәләрен үзләре алып бара. Максим Галкин да, менеджер алып барганда, елына бер миллион кеше
язылды, үзем алып бара башлагач, бер елга 7 миллион кеше булды, ди. Чөнки кеше Максим Галкинны укырга, аның белән аралашырга дип керә. Шул ук вакытта, дәрәҗәң арткан саен, уйлабрак эш итәргә кирәклеген дә онытырга ярамый. Мәсәлән, бер атна эчендә бер фотоны миллион кеше карый. Ә без аны онытып җибәрәбез.
Гөлнара САБИРОВА:
– Рамил әфәнде, Комитет утырышында сез, үзешчән эстраданы профессиональ сәнгатьтән аерырга кирәк, дигән кискен тәкъдим белән чыктыгыз. Бу күпләрдә каршылыклы фикерләр уятты. Әлеге тәкъдимегезнең нигезендә нәрсә ята?
Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН:
– Мәгънә бик гади: сәнгать ул – мәдәниятнең иң югары ноктасы. Сәнгать дәрәҗәсенә җитәр өчен, ун пот тоз ашау гына түгел, үзеңдә бөтен компонентларны – зәвык, тәрбия, тәҗрибә, халыкчанлыкны булдырырга
кирәк. Шуңа күрә үзешчәнне – үзешчән, профессионалны профессионал итеп кабул итәргә кирәк. Әле “югары профессионал” дигән дәрәҗә дә бар. Ничә еллар буе зәвыксызлык идарә итте безнең сәхнәдә. Әлбәттә, хәзер халыкны профессиональ сәнгатькә тарту авыр.

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА:
– “Евровидение”не искә төшерик әле. Анда бит тавык киемендәге кешеләр беренче урынны ала, Кончита Вурст һәм башкасы… Димәк, бу – дөньякүләм тенденция дигән сүз.
Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН:
– Катгыйрак мисал. Менә без Чечняда булдык. Сез күз алдына китерәсезме Чечняда мондый хәлләрне? Ул – милли республика һәм анда тел проблемасы юк. Чөнки туган телдә даими сөйләшәләр. Без татарлыкны
югалта барабыз, аңлыйсызмы шуны? Эстрадага җиңел итеп карамагыз, ул да – вазифа. Анда бармы халык җырлары, юкмы, анысы – сезнең шәхси эшегез. Ләкин сез һәр чыгышыгыз белән халыкның зәвыгын тәрбиялисез.
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА:
– Элвин Грейны карыйк алайса. Ул татарча, русча, башкортча җырлый. Сәер киемле, җөмләләре камил түгел. Ләкин татарчасын оныткан яшьләребез, аңа кушылып, “Уфтанма”ны җырлый.
Рифат ФӘТТАХОВ:
– 1949 елны Рәшит Ваһапов үзенең көндәлегендә болай дип язган: “Җырчы халык артыннан барырга тиеш түгел. Халык җырчы артыннан барырга тиеш”.
Гөлнара САБИРОВА:
– Ә тамашачы ни дәрәҗәдә зәвыклы?

Искәндәр БИКТАҺИРОВ:
– Тамашачыны кем тәрбияли соң? Филармониянең эстрада концертлары дәвере узганнан соң, эстрада
җырчылары да бит сәхнәгә майкадан, джинс чалбардан чыга башлады. Безнең буын Сабан туенда
эшләгәндә дә сәхнә костюмын кия, хәзергеләр нинди киемнән килә, шуның белән чыга. Сәхнәгә дә шулай чыга башладылар.
Гөлнара САБИРОВА:
– Президент каршында Мәдәният советы төзү турында сүз күптәннән бара. Сезнеңчә, аңа нинди вәкаләтләр бирелергә тиеш?
Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА:
– Советмы ул, башка оешмамы – составында объектив фикер йөртә торган намуслы кешеләр булу кирәк. Советта егерме кеше утырсын да ди, барыбер ул үз фикерен әйтә, халык фикерен чагылдырмый.
Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН:
– Ике татар булган җирдә өч төрле фикер була дип әйтәләр бит. Без монда ничә кеше, һәрберебез төрлечә фикерли. Ләкин асыл фикер бер: без борчылып сөйләшәбез. Купшы булып яңгыраса да, “милләт өчен хезмәт итү” дигән төшенчә бар. Бүген шулай, ә илле елдан ничек булыр? Җырларыбыз бит милләтсез чырайлар төсле. Радиода Рафаэль Ильясов утырганда, анда кереп булмый иде. Ул шулкадәр каты цензор иде. Нәтиҗәдә Алтын фондны барлыкка китергән җәүһәрләр туп ланды.
Рифат ФӘТТАХОВ:
– Андый совет кирәк. Чөнки Президентка безнең фикерләрне җиткерү кирәк. Аңа фикереңне җиткерә белсәң, ул – креатив кеше, аны яклый. Мисал өчен, без аңа: “Бүген иң зур проблема – репертуар мәсьәләсе,
“Яңа татар җыры” дигән бәйге үткәрик”, – дидек. Яңа җырлар милли нигездән аерылырга тиеш түгел. Нәтиҗәдә, 2019–2020 елга безгә финанс та бүлеп бирелде. Декабрь ахырында аңа старт бирелә. Бу – авторлар конкурсы.
Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ:
– Соңгы вакытта миңа, язмыйсың, дип әйтәләр. Кеше җыр сорый, аңа язып бирәсең, ул: “Юк, миңа мондый кирәк түгел, “быстрый” җыр кирәк”, – ди. Андый нәрсә гомумән булырга тиеш түгел. Җыр бары тик яхшы булырга тиеш. Мин җыр сатмыйм диярлек. Җырны тавышсыз җырчыга гына сатам. Чөнки беләм:
ул җырны әрәм итәчәк. Совет дигәндә, әгәр сәнгать аша халыкны тәрбиялисебез килә икән, ул кирәк.
Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН:
– Ләкин ул советка уртак фикергә килеп барырга кирәк. Әгәр төрле якка тарткалашсак, мең төрле фикер белән килеп керсәк, бернинди мәгънәсе дә булмаячак.
Рифат ФӘТТАХОВ:
– “Безнең арада хәзер матур борынгы көйләрне җырлаучылар бик аз. Хәзер тирән
мәгънәсез яңа җырлар яраталар”. Гали Рәхимнең 100 ел элек язган фикере бу…

Гөлинә ГЫЙМАДОВА язып алды


5 фикер

  1. Чын, һөнәри төзүче була, була шабашник. Шабашник миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип эшли, акчасын ала да юкка чыга. Ул төзегән ярты елдан ишелергә мөмкин. Моның өчен кем җавап бирә? Ә халыкның һаман да бозылып барган зәвыгы өчен кем җавап бирә? Үзләрен җырчыга санамаучылар нигә ул өлкәдә буталып йөри? Сорау (спрос) булыр ул. Халыкның билгеле бер өлешенә очсызлы тамаша, блатной җырлар, кәмит, кызык әлбәттә кирәк. Җырларга дип чыккан затның юкны-барны сөйләп торуы да аларга бәлки кызыктыр. Шулар артыннан барыргамы? Бүген зәвыксызларны күбәйтү, чын сәнгатьтән читләштерү, деградациягә тарту, маймыллыкка кире кайтару сәясәте бармыймы? Фикер шундый: зәвыксызлык, затсызлык тәмам бугазыбызга басканчы, үзешчәнлек белән профессионаллыкны аерып куярга кирәк.

    1. Ә бу әңгәмәне укысыннар өчен инстаграм сторисында шул «зәвыксыз» җырчының фотосын куйганнар.

  2. Халыкка кунелле жырлар кирек донья болай да кунелсез халлер белен тулы. Ильсия дерес сули. Монланып утырасы урнына энергия алып кайтасы киле концертлардан халык шуны тели.

Фикер өстәү