“Безнең ишегалды” программасыннан халык ни көтә?

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2020 елда Татарстанда өч елга исәпләнгән “Безнең ишегалды” программасы эшли башлаячак. Программа күпфатирлы йортларга караган 7 меңнән артык ишегалдын колачлаячак.
Төзекләндерү барышында нигездә җиде төрле эш башкарылачак: җәяүлеләр һәм машина юлларын асфальтлау, су торбаларын алыштыру, ташлар кую, яктырткычларны яңарту, көнкүреш калдыкларын ташлау өчен билгеле урын булдыру, спорт мәйданчыклары ясау, тирә-якны яшелләндерү. Әлеге эшләргә 50 миллиард сум акча каралган.

Программаны Татарстан Президенты әле август аенда гына хупласа да, эш инде башланган.

–Республикада күптән кул тимәгән урыннар бар. Шуңа да эшне сузмыйбыз. Быелдан ук капиталь төзекләндерү булачак 1 меңнән артык йорт тирәсендә асфальт юлларны яңарту эшләре башланды. Кышын яктырткычлар, бордюрларны әзерләп куячакбыз. Җир астындагы коммуналь челтәрләрнең төзеклеген дә ачыкларга кирәк, – диде бер очрашуда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Баштарак тәртипкә китерәсе ишегаллары санын 9 меңнән артык дигәннәр иде. Хәзер бераз саннар кимегән. Сәбәбе нидә соң? Баксаң, төзекләндерү таләп иткән йорт тирәләренә Татарстанның төзелеш министрлыгы һәм БТИ белгечләре инвентаризация ясаган.
– Программада катнашырга дәгъва кылучылар күп булды. Белгечләр тикшереп чыккач, 2 700 ишегалдының яхшы хәлдә булганлыгы ачыкланды, – ди Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев. – Төп эшләр 2020 елның маенда башланачак. Киләсе елда 1500 ишегалды төзекләндереләчәк. Иң беренче чиратта кичекмәстән яңартуга мохтаҗ урыннарда эшли башлыйбыз.
Татарстан халкын күбрәк җәяүлеләр юлын төзекләндерү, баганаларга утлар кую, балалар мәйданчыгы ясау, тирә-якны яшелләндерү кебек проблемалар борчый икән. Эш башланганчы, бу ишегалларында яшәгән һәр кешенең фикере исәпкә алыначак.

Халык фикере дигәннән, күптән түгел генә Казанның Җиңү проспектындагы 224а, 224б йортларында яшәүчеләрдән борчулы хәбәр килгән иде. Алар, сайлаулар узгач, үзләрен онытуларына кайгыра. 2010 елда кулланышка тапшырылган йортлар тирәсендә инде күптән асфальт катламы искергән. Шулай ук биредә машина куяр өчен урын җитми.
– Җәй көне депутатлыкка кандидатлар белән очрашуда үз фикеребезне җиткергән идек. Безнең якта балалар мәйданчыгына урын болай да күп бирелгән. Юллар начар һәм тар. Әгәр янгын килеп чыкса, монда керә алмыйлар. Юлларын киңәйтеп, төзекләндермәсләрме дип көтәбез. Өметләр акланырмы, белмим, – ди Җиңү проспекты, 224 а йортында яшәүче Әнәс Кәримов.

Хәер, кайчан гына парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча зур эшләр башланганда, күбебез ышанып бетмәгән иде. Парклар берәм-берәм яңара башлагач, вәгъдәләрнең чын булуына инандык. Казанда гына түгел, районнарда да, хәтта авылларда да ял итәргә матур урыннар бар хәзер. Ишегаллары белән дә шул хәл. Быел Казанның Гагарин урамы, 103,105,107 йортлары гомер күрмәгән матурлыкка тиенде. Губкин урамы, 40а йорты тирәсендә җәйләрен халык, чират торып, фотога төшә. Анда милекчеләр ширкәте оештырылган.
– Баштарак халыкны өйрәтү кыен иде. Хәзер инде, һәрберебез матурлыкка сокланып, аны саклап яшибез. Җәен тирә-як чәчәкләргә күмелсә, кышка подъезд эчләрен гөлләр бизи. Хәтта, беренче катта китап укучылар өчен бер почмак та булдырдык. Бик дус яшибез, – ди шул йортта яшәүче Вәсилә Гыйматдинова.

Зәй районының Иске Зәй бистәсендәге Яшьлек урамы, 1 йорт тирәсе киләсе елга тагын да ямьләнәчәк. Биредә яшәүчеләр утыргычларны яңартуны, өстәмә чүп савытлары урнаштыруны, тирә-якны яшелләтүне сорый.
– Бу йортта 1987 елдан бирле яшибез. Шәһәребез матур, шулай да кытыршылыклар бар. Әлеге программа турында ишеткәч, без депутатлар белән очрашуга бардык. Төзекләндерергә дип вәгъдә бирделәр. Ышанып көтеп торабыз инде, – ди 64 яшьлек Тәнзилә Таҗетдинова. – Өйдәге кәеф – бер әйбер, урамга чыккач, күңел күтәрелсә, тагын да әйбәт бит инде. Безгә эскәмиясе булса, атынгычлары – оныкларга инде. Үзебезнең балаларны гына уйнатып үстерә алмадык.

Актаныш районының Актаныш авылында бу программа буенча Ленин урамындагы күпфатирлы йортлар тирәсен тәртипкә китерәселәр икән. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, яңа ишегалдында машина кую өчен урыннар артачак, баскетбол уйнау мәйданчыгы булачак, тирә-як яшелләнәчәк.

Лаеш районының Никольское авылында яшәүче Людмила ханым бу программаның авылга ук килеп җитүенә шатлана.
– Йортыбыз тирәсендә юллар төзеләчәк, газоннар ясаячаклар. Казанга барып эшләсәк тә, без бит авылга кайтабыз. Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм булганда, шәһәрләр дә матурая, авылларыбыз да яши әле, – ди ул.
Әлмәттә исә, йорт тирәләрен ямьләндерер өчен, яшь архитекторларга ышанып торалар. Биредә 532 ишегалдына ярдәм кирәк. Киләсе алда исә шуның 178ендә төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү