Безнең генә бәйрәм түгел. Хөкүмәт Йортыннан ниләр күренә?

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары илнең милләттәшләребез яшәгән башка зур шәһәрләрендә дә, чит илләрдә дә узачак. Киләсе атнада Рөстәм Миңнеханов ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итү елына старт бирәчәк. Хөкүмәт йортында узган брифингта республикада көн кадагында булган мәсьәләләргә ачыклык керттеләр.

19 декабрьдә “Казан Экспо”дагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Президент катнашында тантаналы чара узачак. Юбилей елында Татарстан тагын да үзгәрер дип көтелә. Күп кенә халыкара чаралар 100 еллык кысасында узачак, яңа биналар кулланылышка тапшырылачак, Зур транспорт боҗрасы хәрәкәте ачылачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтүенчә, бу датаны бәйрәм итүгә республика 2015 елдан бирле әзерләнә. Махсус проектлар гамәлгә ашырыла, Россия хөкүмәте Вице-премьеры Виталий Мутко җитәкчелегендә федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты эшли.

Киләсе атнада Татарстан Президенты Мәскәүгә барып, торак мәсьәләсенә бәйле утырыш җыячак. Рөстәм Миңнеханов торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыру мәсьәләсе буенча Россия Дәүләт Советының эшче төркеме утырышын уздырачак.

– Торак базарының эскроу счетка күчү өлкәсендәге вазгыять Мәскәүдә узасы утырышның төп мәсьәләсе булып каралачак. Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов һәрдаим банк вәкилләре һәм төзүчеләр белән очрашып тора. Сөйләшү барышында туган сораулар соңыннан федераль дәрәҗәдә карала, – диде Лилия Галимова. – Татарстанда барлыгы 86 төзүче оешма эшли, алар 218 күпфатирлы йорт төзи. Әлеге төзүчеләр ике төркемгә бүленгән. Беренче төркемгә – элекке кагыйдәләр буенча эшләүчеләр, икенчеләренә проектларны финанслауга күчкән төзүчеләр керә. Барлык объектлар буенча да күзәтү алып барыла, атна саен Президентка эш барышы турында хисап тоталар.

Брифингта чүп яндыру заводы турында да сүз булды. Әлеге проектка карата ризасызлык белдерүчеләр күптән түгел Осиново бистәсендә төзелергә тиешле завод мәйданы янында палатка корып яши башлады. Бу хәлне Казан Кремле күзәтәме?

– Рөстәм Миңнеханов халыкның борчылуын күрә. Аның кушуы буенча мэр Илсур Метшин активистлар, җирле халык белән очрашты. Мондый күрешү ике якка да кирәк иде, – дип аңлатты Лилия Галимова. – Без дә заводның, кешеләргә һәм тирә-юньгә зыян салмыйча, глобаль проблеманы хәл итүдә ярдәм итүе яклы. Проект буенча берничә белгеч инде ел азагында үз бәяләмәсен әйтәчәк. Калганнары ел башында җавап бирәчәк. Халыкара экспертизаны без проектның куркынычсыз булуына инаныр өчен үткәрәбез.

Халыкара допингка каршы көрәш агентлыгының (ВАДА) Россиягә карата кертелгән чикләүләре безне дүрт елга халыкара ярышлардан мәхрүм итәчәк. Казанда ниятләнгән спорт чараларын нинди язмыш көтә? Безнекеләр әлегә өметне өзми.

– Эшебезне туктатмыйбыз, әзерлек дәвам итә. Бездә узарга тиешле ярышлар туктатылмас дип уйлыйбыз, – диде Лилия Галимова.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү