Бизнес ачам дисәң, ярдәм бар

Эшкуарлар микрокредитларны ешрак ала башлаган. Лизинг программасыннан да файдаланалар. Анысы җиһазлар сатып алганда ярдәм итә. Узып баручы елда кече һәм урта бизнес вәкилләренә күрсәтелгән дәүләт ярдәмнәре турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Татарстанның Гарантия фонды ел башыннан 1,4 млрд сумлык 265 ышанычнамә  тапшырган. Бу – оешма өчен рекордлы күрсәткеч. Фонд җитәкчесе урынбасары Рәсим Усманов сөйләвенчә, узган ел белән чагыштырганда, быел тәкъдим ителгән ышанычнамәләр  саны 169 процентка арткан.

2014 елдан башлап урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына кредитлар буенча ышанычнамә бирү программасы нигезендә “Открытие” банкы Гарантия фонды белән хезмәттәшлек итә. Бу елның 11 аенда банк 495 млн сумга – тугыз кредит, Гарфонд карамагына 117,6  млн  сум акча биргән.

Күп очракта, үз эшеңне ачам дисәң, кәгазь боткасына чумасың, дөрес итеп документлар тутыруда кыенлыклар килеп чыга. Гарфонд базасында эшләүче кредитлаштыруның бердәм үзәге белгечләре (ЕЦК) быел 817 эшмәкәргә консультация үткәргән. Үзәк булышлыгы белән банкларга кредит алу өчен 262  гариза тапшырганнар, шуларның 31 проценты уңай җавап алган.

Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры урынбасары Линара Борһанова әйтүенчә, 2019 елда микрофинанслау сорап мөрәҗәгать итүләр арткан. Узган ел гомуми суммасы 381 млн тәшкил иткән 235 микрозайм биргән булсалар, быел аларның саны 382гә җиткән. Акча ягыннан карасаң, эшмәкәрләргә 906 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. Ел азагына тагын 28 килешү төзергә тиешләр.

– Безнең фонд 100 меңнән башлап 5 млн сумга кадәр микрозаймнар бирү белән генә чикләнми, эшмәкәрләргә товарларын һәм хезмәтләрен сертификацияләү, продукцияне электрон сату мәйданчыкларына урнаштыру, реклама, Россия һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашу кебек хезмәтләр өчен субсидияләр тәкъдим итәбез, матди булмаган ярдәм төрләре дә бар, – диде Линара Борһанова.

Татарстанның төбәк лизинг компаниясе оешмасы генераль директор урынбасары Алена Баздрева сөйләвенчә, эшкуарларга ярдәм итү буенча куелган план 102 процентка үтәлгән.

– Безнең  өстенлегебез – льготалы ставкаларда. Ставкалар нинди җиһаз сатып алуга бәйле. Әгәр  Россиядә җитештерелгән булса, аның күләме – 6, әгәр чит илнеке икән 8 процент булачак, – диде ул.

Ташламалы шартларда лизинг хезмәтеннән файдалану өчен химия, азык-төлек сәнәгате, авыл, урман хуҗалыгы һәм балыкчылык тармагына караган компанияләр мөрәҗәгать иткән. 2017 елдан башлап төбәк лизинг компаниясе 2,2  млрд сумга 69 проектны финанслаган.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү