“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә санаулы көннәр калды

Концерт-фестивальләрне оештыручылар, гадәттә, күп нәрсәне сер пәрдәсе артына яшереп калырга тырыша. “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе тантанасына бәйле матбугат очрашуында да кайбер сорауларга җавап табып булмады. Оештыручылар серләрне тантана көненә калдырды.

Нәтиҗә ясау көне
Җиде саны – бәхетле сан, диләр. “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә ул уңыш китерерме? Быел тантана җиденче мәртәбә тамашачысын җыя.
“Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов әйтүенчә, бу премияне — нәтиҗә ясау. Тик бөтен татар эстрадасына түгел. Сәхнәгә бары тик халык сайлаган, халык лаек дип тапкан җырчылар гына чыгачак. Тамашаның сценарий авторы үзгәрешсез калган. Аны Илфак Хафизов әзерли. Режиссер да шул ук – Алмаз Әкбәров. Аның сүзләренчә, быел сәхнә бизәлеше бөтенләй башка төрле булачак. “Асимметрия кулланачакбыз, яктырткыч җиһазларга өстенлек бирәчәкбез. Мондыйны халыкның әле бернинди тамашада күргәне юк”, – дип вәгъдә итәләр. Концертны әзерләгәндә төп игътибарны милли төсмерләргә биргәннәр. Бу киемнәрдә дә, сәхнә бизәлешендә дә, алып баручыларның сөйләмендә дә чагылачак.
Хореограф Ирина Алешина әйтүенчә, быел күп кенә артистларның чыгышлары халык белән аралашуга корылачак. Ягъни, интерактив күп булачак. Артистларның чыгышлары театральләштерелгән буласын да искәртте ул.


Казанда үтә торган башка концертлар белән чагыштырганда, “Болгар радиосы” премиясенең билет бәяләре “тешләми”. Бәяләр 1500 сумнан башлап 3 меңгә кадәр. Оештыручылар залның тулы буласына өметләнә: билетлар сатылып беткән диярлек.
“Концертта азрак сүз, күбрәк җыр булачак, чөнки бу – җыр бәйрәме”, – ди оештыручылар. Чара өч сәгать тирәсе барачак. Җыр бәйрәмен туры эфирда күрсәтмәячәкләр. Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә “Яңа гасыр” каналында күрсәтергә ниятләре бар.
Алдарак язганыбызча, матбугат очрашуында бөтен серләрне дә ачып салмадылар. Мисал өчен, өченче алып баручы хатын-кызның кем икәне, чараның бюджеты әлегә сер булып кала.


Бүләксез калмас беркем
Хәзер матур сәхнә бизәлеше, артистларның затлы костюмнары белән генә тамашачыны шаккатырам димә. “Болгар радиосы” премиясен оештыручылар да моны яхшы аңлый. Шуңа да чараны елдан-ел үзенчәлеклерәк итәргә тырыша. Быел менә “Пирамида”ның фойесыннан ук кунакларга бәйрәм ясамакчылар. Тамашачыларны музыка белән каршы алып, бүләкләр тапшыралачак. Менә инде ничәнче ел рәттән тамашачыларга музыкаль премиянең символы булган йолдызлар бүләк ителә. Быелның тагын бер үзенчәлеге – теләгән һәркемгә бушка фотомагнитлар өләшәчәкләр. Фойеда куелачак фотозоналарда фотога төшү мөмкинлеге булачак. Әзер фотомагнитларны антракт вакытында сатып алырга мөмкин.

https://vatantat.ru/2019/12/bezg%d3%99-nindi-%d2%97yrchy-kir%d3%99k-vtda-m%d3%99d%d3%99niyat-turynda-fiker-alyshular-czikly-video/

Җырчылар ни уйлый?
Быел чарада 36 номинациянең җиңүчеләрен ачыклау көтелә. Елдагыча, артистлар арасында иң халыкчаны, иң моңлысы, кабатланмас тавыш иясе, гаилә дуэты билгеләнәчәк. Өлкән буын артистларга – аерым хөрмәт. Ел саен тантанада “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация була. Элегрәк бу исемгә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова кебек олпат җырчылар лаек булган иде. Бу юлы оештыручылар әлеге номинация иясен көне килеп җиткәч кенә әйтергә вәгъдә бирде. Моңа өстәп, премияне җыр авторларына да тапшырачаклар.
Рузилә Хәертдинова мондый чарада беренче тапкыр катнаша. Аның “Көтәм” дигән җырына төшерелгән клибын тамашачы үз итеп, тавышларын биргән. Бу премияне алу яшь җырчыга ни дәрәҗәдә мөһим?
– Милли музыкаль премия – минем өчен дә, башка артистлар өчен дә зур вакыйга. Аны дулкынланып көтәбез. Тамашачы алдында еллык имтихан тотабыз. Татар сәхнәсендә мондый затлы чараларның булуы зур әһәмияткә ия. Популяр артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйм һәм моның белән горурланам, – диде ул.

Әнвәр Нургалиевның бу көнне Баулыда үзенең концерты. Кичен исә премия тапшыру тантанасына киләчәк. Аның өчен “Болгар радиосы” оештырган әлеге чарада катнашу – дуслар, хезмәттәшләр, тамашачы белән очрашу икән:
– Бу да – үзенә күрә бәйге бит. Монда катнашу үзе бер кызык. Минем иҗатыма бер нәтиҗә ясау да, сынау да, – диде ул. – Үз концертларымда минем тамашачым килә. Ә монда исә бүтән җырчыларныкы белән дә танышам. Бәлки, алар да безнең сафка өстәлер, минекеләр исә башка җырчы тамашачысы булып китәр.
Раяз Фасыйхов, татар телендә уза торган һәр проект татар җыр сәнгатенә генә түгел, гомумән, мәдәнияткә өлеш кертә, дип саный. Ул үзе премия тапшыру тантанасында бишенче мәртәбә катнаша.
– Бүген бит татар теле киләчәге турында борчылабыз. Менә шушы чаралар телне саклауның бер өлеше булып тора. “Болгар радиосы” премиясендә берәр җырым җиңә икән, әлбәттә, моңа сөенәм, чөнки аны халык яраткан дигән сүз, – диде җырчы.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү