“Болгар радиосы” премиясе тамашачыны нәрсә белән шаккатырды?

“Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясе яшь башкаручылар һәм өлкән буын вәкилләрен бер сәхнәгә җыйды. “Болгар”лылар тамашачыны нәрсә белән шаккатырды?

Премия лауреатлары барлыгы 36 номинациядә бүләкләнде. Әлеге тамашада ел буена “Болгар радиосы” тыңлаучылары сайлап алган җырлар яңгырый.

Тамаша башланганчы ук, халык бәйрәм атмосферасына чумды. Моңа кунакларны милли көйләр уйнап каршы алган бер төркем баянчылар сәбәпче булды. Ак шәл япкан ак йөзле әбиләрнең моны күреп сөенүләре!..

Тамашаны Рөстәм Гайзуллин белән Илфар Кәримов алып барырга тиеш иде, ә өченче алып баручыны оештыручылар сер итеп саклады. Кем икәнен тамаша башланып киткәч кенә белдек. Ике егет арасына “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы Эльвира Фазлыева чыгып басты. “Миллилек алып баручылар телендә, сценарийда чагыла. Мәзәкләр һәм шаяртулар урынлы булырга тиеш. Сөйләм әдәби телдә булсын дип тырышабыз. Киемнәрдә милли үзенчәлекләрне чагылдырырга телибез”, – дип вәгъдә иткән иде “Болгар радиосы” баш мөхәррире һәм продюсеры Илфар Кәримов. Шактый еш кабатланган әнә шул “миллилек” алып баручыларның киенү, сөйләмнәрендә җитеп бетмәде кебек. Шаяртуларның күбесе урынсыз иде.

“Бөтен шигырьләрем күңелемне ярып чыга…” 

Җырчылар белән беррәттән, җиңү яулаган җыр авторларын да зурладылар. Ни сәбәпледер, премия алырга күбесе килмәгән иде. Бүләкләре барып җитәчәк, диделәр диюен.

Җырчылар арасында аеруча популяр, тыңлаучыларга аеруча якын, ике-өч җыры өчен мәртәбәле премия алучы авторлар да бар иде. Тамашачы күңеленә үтеп керердәй җырлар язу серен сәхнәгә берничә мәртәбә күтәрелгән Гөлүсә Шаһбаннан сорадык.

– Минем бөтен шигырьләрем күңелемне ярып чыга. Аларның берсе дә заказ белән язылмаган. Барысы да нишләргә белмәгәнлектән язылган шигырьләр, – диде ул. – Тамашачы күңеленә җиткерә алуда шушы шигырьләремне җыр иткән көй авторлары һәм аларны тиешле дәрәҗәдә башкарган җырчыларның да өлеше зур, минемчә.

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов исә “Халык күңеленә кергән җырлар авторы” исемен алды.

– Ике каен арасындагы мәхәббәт, өч нарат арасындагы хыянәт турында җырлап кына озакка халык күңеленә кереп булмый. Бүген мәгънәсез җырларны “популяр” дип атап, ике-өч көн җырлыйлар да оныталар. Ә тирән мәгънәле, кешенең күңел халәтен әйтеп бирә алырдай җырлар – мәңгелек. Менә шундый җырларга өстенлек бирәм, — диде ул.

Берьюлы ике премия 

Җиңүчеләрне кем билгели соң, дигән сорау күпләрне борчыды. Оештыручылар исә премия лауреатларының бер өлеше – “Кайнар хит” проектында җиңү яулаган артистлар һәм ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар, дип аңлатты.

Халык алкышларына күмелгән җырчылар бу кичтә, чыннан да, җитәрлек иде. Мәсәлән, “Иң иҗади төркем”нең “әнисе” Илсөя Бәдретдинова, “Иң халыкчан җырчы” исемен алган Рифат Зарипов, “Татар эстрадасы легендасы” Рафаэль Ильясов, “Иң моңлы җырчы” Сиринә Зәйнетдинова, “Иң үзенчәлекле дуэт” Алмаз һәм Айдар Юнысовларга, шулай ук “Иң популяр җыр”ны башкаручы Әнвәр Нургалиев, “Ел җырчысы” Гүзәл Уразова, “Татар җыр сәнгатенең асылын саклап, дөньякүләм дәрәҗәдә иҗат иткәне өчен” җиңү яулаган Ришат Төхвәтуллинга алкышлар озак тынмады. Аларның әлеге исемнәргә лаеклы булулары тагын бер кат исбатланды, дисәм, ялгыш булмас.

– Тамашачыга ярарга, аны яратырга тырышучылар аз түгел бүген. Моны бит алар тиз аңлап ала. Тамашачыны әти-әниеңдәй күреп, ихластан яраткан очракта гына ул сине якын итәчәк, – ди Рифат Зарипов.

Сүз уңаеннан, әлеге премияне җиденче ел рәттән алучы Ришат Төхвәтуллин тагын бер мәртәбәле исем – Татарстанның атказанган артисты исеменә дә лаек булды. Ул да, аның тамашачысы да бик озак көткән әлеге хәбәрне беренчеләрдән булып “Болгар радиосы” премиясен тапшыру тантанасында әйттеләр. Күпләр өчен тамаша нәкъ менә шушы яңалык белән истә калачагына һич шигем юк.

“Спектакльләргә музыка иҗат иткәне өчен” композитор Эльмир Низамов та бүләкләнде. Оештыручыларның Эльмир шикелле талантлы яшьләрне онытмавы бик сөендерде.

Алтын сынны беренче тапкыр алучылар арасында Зәлилә, Илнар Миранов, Рузилә Хәертдинова, Айдар Ракипов һәм башка яшь җырчылар бар иде.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү