Былтыр – Чабаксар, быел – Сафаҗәй…

Үткән атнада Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Сафаҗәй мәктәбендә “Ислам мәдәнияте нигезләре” фәне буенча өченче төбәкара олимпиада уздырылды. Анда Чуашстан республикасы, Самара, Пенза, Түбән Новгород өлкәләренең IV–VI сыйныф укучылары катнашты. Ярышка сиксәннән артык бала килгән иде. Бер мәктәптән ике генә укучы катнаша алуын исәпкә алганда, кимендә кырык мәктәп дигән сүз бу.

Оештыручыларның төбәкара олимпиада үткәрү урыны итеп Сафаҗәйне сайлап алулары бик табигый. Элек-электән татар дөньясында дини гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап килүе белән мәшһүр авыл бу. Милли мәгарифебезнең алтын баганаларыннан берсен – күренекле мәгърифәтче Хөсәен Фәизхановны биргән авыл бу. Аерым алганда, хәзерге вакытта Финляндиядәге Татар җәмгыяте имамы булып эшләүче Рамил хәзрәт Беляев – шушы авыл егете. Бүген биш мәчет эшләп тору да биредә динебезне ихлас тотучы милләттәшләребез яшәве турында сөйли.

Ул гына да түгел: монда узган гасырның утызынчы, кырыгынчы елларында – репрессияләр вакытында җаны кыелган Түбән Новгород өлкәсе имамнары истәлеген кадерләп саклыйлар. Хәзер вафат булганнар җирләнми торган борынгы зиратта шәһитләр истәлегенә истәлек ташы – мәһабәт мәрмәр таш бастырып куйганнар. Анда иллеләп кешенең исем-фамилиясе уеп язылган. Истәлек дигәннән, күңелгә тигән бер нәрсәне әйтми кала алмыйм. Мәктәпнең беренче катында, диварда укытучылар авылдашлары Хөсәен Фәизхановка зур урын биргән. Ни кызганыч, узган гасырның җитмешенче, сиксәненче елларында язылган язулар болар. Әлеге плакат-аңлатмалар өченче катта – мәктәп музеенда урнаштырылган булса, гаҗәпләнмәс тә идең. Мондагы язуларны укыгач, Хөсәен ага социал-демократ, большевик булган икән, дигән фикергә килергә мөмкин. Дөрес, ул инкыйлабка хәтле тора алмаган, Ленин туганчы үлеп киткән.

Мәктәпнең тышкы диварында татарча алтакта булмау да сәер. Красная Горка дип башланган урысчасы янәшәсендә, Сафаҗәй урта мәктәбе дип тә язып куйсалар, беркем дә тыймас иде (әлеге авыл рәсми чыганакларда, карталарда шул исем белән билгеле; дөрес, хәзер авылга керә торган төштә кайсы елда нигез салынуын белдерүче “1451 ел, Сафаҗәй” дигән язу тора). Һәрхәлдә мәктәп эчендә татарча элмә такталар юк дәрәҗәсендә аз булса да, мәктәп эчендә татар мохите булу, балаларның татарча аралашуы күңелгә сары май булып ятты.

Ничәмә татар авылында булып, өч катлы мәктәп күргән юк иде әле. Тик, ни кызганыч, 2200 кеше яши торган данлыклы авыл да хәзер мәктәп балаларының ишлелеге белән мактана алмый. Бүген монда ике йөздән чак кына артык бала укый.

Мәктәп диварында чыгарылыш укучыларының бик матур фотосурәтләре куелган. Былтыр да, быел да мәктәпне 14әр укучы тәмамлаган. Дөрес, тугыздан соң коеп калдыру, бердәм дәүләт имтиханына китереп җиткермичә, көллиятләргә, һөнәри уку йортларына озатырга тырышу сафаҗәйлеләргә дә хас. Әмма мондый темплар белән барганда, укучы балаларның отыры кимеячәге котылгысыз.

Кызлар тырышрак

Сафаҗәй балаларын Чуашстанның Комсомол районындагы Тукай авылында ел да уздырылып килә торган шәкертләр бәйрәмендә күргәнгә, олимпиаданың быел Түбән Новгород җирендә үткәрелүе бик тә урынлы тоелды миңа. Сафаҗәйдә дә инде берничә ел, җәйге ислам лагерьлары тәмамлангач, шәкертләр бәйрәме оештыра башладылар. Әлеге төбәкара олимпиаданың беренчесе Чуашстанның Батыр районы үзәгендә, икенчесе Чабаксарда оештырылса, менә хәзер эстафетаны нижгарлылар алган.

Олимпиадага йомгак ясаганда шунысы гыйбрәтле булды: барча призлы урыннарны диярлек кызлар яулады. Кызлар тырышрак, ихласрак шул.

Без Казаннан Сафаҗәйгә дүрт журналист, өч РИУ шәкерте барган идек. Ни кызганыч, олимпиадада Татарстаннан бер генә укучы бала да катнашмады. Республикабыз мәктәпләрендә “Ислам мәдәнияте нигезләре” рәсми рәвештә укытылмаса да, әйтик, Балтач районы балалары факультатив рәвештә “Әхлак нигезләре”н үзләштерә бит. Мәктәптә дәресләре тәмамлангач, мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә дин сабагы тыңлаучы балаларыбыз да шактый күп. Шуңа күрә Татарстаннан бер генә укучы да бармавы, катнашмавы миңа бик сәер тоелды. Әле бит шунысы да бар: Казанда менә дистә ел инде “Госмания” мөселман урта мәктәбе эшләп килә, Әлмәттә мөселман башлангыч мәктәбе ачылганга икенче ел. Балтач районының Бөрбаш авылында оештырылган мөселман ир балалар пансионатында да, мәктәптән кайткач, төштән соң “Ислам мәдәнияте нигезләре” укытыла. Шулай икән, димәк, бу фән аерым мәктәпләрдә үзләштерелә. Шуңа күрә безгә читтә калу һич килешми.

Ярышка йомгак ясалгач, без, журналистлар, әлеге яңа фән буенча олимпиада оештыруны башлап йөрүче, Россия ислам мәгарифе советының Чуашстандагы ресурс-методик үзәге җитәкчесе Наил хәзрәт Җамалетдиновтан: “Бу яңа эштә иң зур кыенлык нәрсәдән гыйбарәт?” – дип сорадык. “Шөкер, хәзер балаларыбызга дини гыйлем бирелми дип әйтеп булмый. Кайбер мәхәлләләрдә җәй айларында гына түгел, кышкы каникул вакытларында да дини укулар оештырыла. Анда балаларны төшкә хәтле укытсак, төштән соң, төрле уеннар, спорт ярышлары оештырып, дини курсларны мавыктыргыч, җанга гына түгел, тәнгә дә дәрт-дәрман бирә торган итеп уздырырга тырышабыз. Дөрес, бер зур проблема бар. Әлегәчә “Ислам мәдәнияте нигезләре” дәреслеге урысча гына. Татар балаларының динебез нигезләрен урысча язылган дәреслекләрдән укып утыруы – гайре табигый хәл. Бу кимчелекне Татарстан галимнәре генә төзәтә ала. Сездә мондый дәреслек язарлык укытучылар да, методистлар да бар”, – дип сөйләде ул.

Хәзрәтнең сүзләрен раслагандай ярышны хөкем итүче жюри әгъзалары татарстанлылардан – Россия ислам университеты шәкертләреннән тупланган иде. Шәкерт дигәч тә, аларның берсе – Дамир Мусин гына теология факультетының дүртенче курсында гыйлем эсти. Быел шәригать факультетын тәмамлаган Әкбәр Вәлиуллин хәзер Мәскәү өлкәсенең Звенигород шәһәрендә имам-хатыйп булып хезмәт куя, бер үк вакытта РИУның теология факультетында читтән торып укый; 2016 елда РИУның шәригать факультетын тәмамлаган Айбәк Токтосопиев та хәзер РИУның теология факультетында читтән торып белем алуын дәвам иттерә, башкалабызның “Иман нуры” мәчетендә мөгаллим һәм бер ширкәттә монтажник(!) булып эшли икән. Кайсы төбәк балалары әзерлеклерәк, белемлерәк, дип кызыксындым мин алардан.

Айбәк дүртенчеләр арасында – чуашстанлыларның, Дамир бишенчеләр арасында – нижгарлыларның, Әкбәр алтынчылар арасында пензалыларның белемлерәк икәнен җиткерде. Кызык, татарстанлылылар катнашса, көчлеләр арасына эләгә алыр идеме икән? Миңа калса, йөзебезгә кызыллык китермәсләр иде.

“Ислам мәдәнияте нигезләре” дигән татарча дәреслек язу дигәннән. Татарстанның милләттәшләребез ишле яшәгән һәр республика-төбәк белән икътисади, мәдәни хезмәттәшлек итү турында килешүе бар. Шул килешүне тормышка ашыру өчен генә булса да, галимнәребез әлеге татар төбәкләрен туган телебездә язылган, ислам нигезләрен аңлаткан яңа дәреслек белән тәэмин итәргә тиеш, миңа калса.

Рәшит Минһаҗ

 

 


Фикер өстәү