Cез читкә чыгып китәргә ризамы? | Сораштыру

Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше, яхшы эш тәкъдим итсәләр, читкә чыгып китәргә әзер. “Работа.ру” сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Кайбер эш бирүчеләрнең югары квалификацияле белгечләрне башка ил һәм шәһәрләрдән эзләве дә билгеле булган. Мисал өчен, декабрьдә Германиянең төрле шәһәрләрендә Казан табибларына вакансияләр ачылган. Медицина өлкәсендә югары белеме булган, алман телен үзләштергән һәр табибка якынча дүрт мең евро хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Яхшы, акчалы эш тәкъдим итсәләр, сез башка шәһәргә яки чит илгә чыгып китәргә әзерме? Башкаларның бу гамәлен ничек кабул итәсез?

Фарил Дөлмиев, музыкант:

– Бу сорауны берничә ел элек бирсәгез, һич тә уйламыйча: “Юк”, – дип җавап кайтарыр идем. Минем төп эшем авыл балалары белән бәйле. Кызганыч, бүген аларның саны кимегәннән-кими бара, димәк, эшләргә мөмкинлек тә бетә. Шуңа күрә читкә китеп эшләү турындагы уйларны кире какмыйм. Башкаларны да тәнкыйтьләп булмый. Миңа калса, монда илне ярату-яратмауның бер катышы да юк. Язмыш сырты белән борыла икән, адәм баласы кая барсын инде? Планнарын, максатларын чынга ашырырга мөмкинлекне чит илдән яки башка шәһәрдән таба икән, чыга да китә.

Мирфатыйх Зәкиев, академик:

– Мине дә заманасында Төркиягә эшкә чакырганнар иде, тик бармадым. Татарстан Фәннәр академиясе академигы булгач, читкә китә дә алмыйм. Үзебездәге яшәү шартлары да канәгатьләндерә. Аннан яшем дә бар бит инде. Бу сорау миңа туры килмидер дә. Оныгым Эмиль исә Франциядә гомер озынлыгын өйрәнү буенча фәнни хезмәткәр булып эшли. 27 яшендә Сорбонна университетында докторлык диссертациясен яклады. Яхшы белгеч булгач, аны беркая да җибәрергә җыенмыйлар. Әгәр яшьләрне чит илгә

дәрәҗәле эшкә чакыралар икән, каршы килмәсеннәр. Тиктомалдан гына читкә китүне кирәк дип санамыйм.

Диләфрүз Гарифуллина, Франциянең ClubMed кунакханәләр челтәрендә балалар аниматоры:

– Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлауга, мин чит илгә китәргә мәҗбүр булдым, чөнки Россиядә туризм өлкәсендә эш табу мөмкин түгел диярлек. Телләр өйрәнергә һәм сәяхәт итәргә көчле теләгем дә этәргеч булды. Башта Төркиядә идем, ә хәзер Франциядә кунакханәләр челтәрендә эшлим. Эшләү белән беррәттән ял итәргә дә мөмкинлекләрем күп. Шулай да мин илемнән аерылуны башыма да китерә алмыйм. Туган җирдән дә кадерлерәк нәрсә юк инде ул.

Тәнзилә Идиятуллина, сыер савучы (Кукмара, Вахит авылы):

– Читкә берәү дә рәхәттән яки рәхәт эзләп китмидер инде ул. Күпләр яшь чакта бик еракка чыгып китәләр дә аннан туган якларына кайтып егылалар. Безнең авылда гына да әллә ничә шундый гаилә бар. Яшьрәк вакытта сизелми, олыгая барган саен, туган як тарта ул, сагынасың. Киткәннәрнең берсе дә череп баеп кайтмады. Минем үземнең беркая да китәсе килми. Әллә нәрсәләр вәгъдә итсеннәр шунда. Авылым, фермам исән булсын да, авырмыйча эшләргә язсын.


Фикер өстәү