“Чәчәк кебек бала иде”

Актаныш районының Ахун авылында яшәүче Сафиннар могҗиза көтә. Гөлгенә 2 июльдә куркыныч юл фаҗигасенә очрый. Хәзерге вакытта кыз әнисе белән чит илдә дәвалана. Хәле бик авыр булса да, якыннары өметен өзми.

– Күрәчәкне алдан белеп булса икән аны! Ул көнне кичкә таба юлга чыгармаган булыр идем. Иртәгесен үзем дә илтеп куя ала идем бит, – дип уфтана әнисе Ландыш. – Кызым 9 нчы сыйныфны бетергәч, Чаллыдагы медицина көллиятенә укырга керде. Укуы авыр булса да, зарланмады. Практикага йөри башлагач, шатланып туя алмады. Кызыбыз һөнәрле булачак, дип без дә сөендек. Юлда йөргәндә гел хәбәрләшеп тордык. Бу юлы, шактый вакыт узса да, шалтыратмавына эчем пошты. Аптырагач, номерын җыйдым, тик кызымның телефоны сүнгән иде…

Гөлгенә утырган машина Минзәлә районының Аю авылы янында һәлакәткә очрый. Рульдәге Фаяз исемле егет шундук үлә. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозып, каршыга чыккан машина йөртүчесе дә урында һәлак була. Гөлгенәнең дә хәле бик авыр була.

– Ул әле дә аңсыз ята. Дүрт операция ясадылар. Чаллыда 36 көн яткач, чит илгә чыгып киттек. Андагы табиблар, алты ай тулганчы безгә килсәгез, терелү өмете бар, дип ышандырды. Әмма алар да хәзер, тернәкләнү өчен еллар кирәк булачак, ди. Мин исә тизрәк баламның аңга килүен көтәм. Кызыма карап ничек өзгәләнүемне белсәгез иде. Чәчәк кебек бала иде бит. Хәзер инде бар да үзгәрде. Элеккеге Гөлгенә түгел инде ул. Башы нык бәрелгән, эчәгеләре өзелгән, үпкәләре, диафрагмасы ертылган, берничә кабыргасы сынган. Чаллыда баш мие шешә, кысыла, дип, баш сөяген бөтенләй алып куеп, тиресен тектеләр. Хәзер баш сөяге дә юк. Аның күз чокырлары, борыны да сынган. Бер күзенә зыян килгән. Уң кулы сынган, анысы әле төзәлеп бетә алмый, – ди Ландыш ханым. – Бер мизгелдә бар да чәлпәрәмә килде. Кызымның 19 яшь тулган көнендә чит ил хастаханәсендә ятарбыз дип кем уйлаган? Ичмасам, берәр алга китеш булса иде. Әмма өметебезне җуймыйбыз. Күңел көн дә нидер көтә. Дөрес, мондагы табиблар кулдан килгәннең барысын да эшли. Хәзер бөтен өмет – Гөлгенәдә. Күзләрен генә ачса иде.

Гөлгенә Сафинага чит илдә дәваланган өчен 1 милллион 300 мең сум түләргә кирәк. Бу гаиләнең алар сораган акчаны бирер мөмкинлеге юк. Шуңа да алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм көтә. Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе Ландыш Өлфәт кызы исемендәге “Ак Барс Банк” картасы номеры: 2200 5301 2995 9151;

Саклык банкы картасы номеры: 4276 8620 2168 2101.

Хәбәрләшү өчен телефон: +7960 087 86 81.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү