Чаллыда дүрт көн эзләгәннән соң югалган мәктәп укучысы табылды

«Челнинские известия» ачыклаганча, 12 яшьлек кыз өйдән 22 декабрьдә үк чыгып киткән булган.

Аны эзләүдә волонтерлар ярдәм итә. Укучыны кичә 32нче комплекста тапканнар. Кызның нинди сәбәпләр аркасында әти-әниләренә шалтыратмавы, әлегә билгесез. Бу хәл турында мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырылган. Тикшерү үткәрер өчен, алар гаиләгә килергә тиеш. Эш шунда ки, бала элек тә өйдән чыгып китә торган була.

https://vatantat.ru/2019/12/challyda-d%d2%afrtenche-k%d3%a9n-r%d3%99tt%d3%99n-12-yashlek-yugalgan-ukuchyny-ezlil%d3%99r/


Фикер өстәү