Чаллыда «КАМАЗ» өчен запчастьләр җитештерүче цехта чыккан янгыннан 10 кеше коткарылган

Янгын сүндерүчеләр Яр Чаллыда янган җитештерү цехыннан 10 кешене коткардылар, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген иртән гадәттән тыш хәлләр министрлыгына юл урамында урнашкан «Ростар» предприятиесе территориясендәге янгын турында хәбәр килә.

Шунда ук янгынның резинотехник эшләнмәләр ясала торган цехта булуы ачыклана. Яну мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бинадан 60 кеше эвакуацияләнә, тагын ун эшчене ГТХМ хезмәткәрләре чыгарган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләрен белгечләр ачыклый.


Фикер өстәү