Чимал эшкәртү заводы кирәк

Җитештерүчегә – чимал эшкәртү заводы, чит илгә – май, этләргә – приют, кешеләргә – ял урыны. Депутатлар Дәүләт Советының Казан май комбинатында узган күчмә утырышында әнә шул хакта сөйләште. Очрашу урыны итеп май комбинатын сайлаулары юкка түгел – җитештерү буенча әлегә аңа тиңнәр юк икән.

– Республикадан читкә чыгарылучы продукциянең күләмен арттыруда Казан май комбинатының эшчәнлеге үрнәк булып тора, — диде Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров җиткерде. — Киләчәктә без читкә товар чыгаруны ике мәртәбә арттырырга уйлыйбыз. Бу җәһәттән Татарстанда чимал эшкәртү заводы төзергә кирәк. Бер проблема бар: товар читкә башка төбәкләр аша чыгарыла. Безгә аны турыдан-туры эшләргә кирәк. Моның өчен ветеринария, таможня документлары әзерлибез. Бөтен өмет – эре сәнәгать оешмаларында.

Сүз уңаеннан, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм җитештерү сәясәте комитетының беренче утырышы нәкъ менә бу комбинатта уздырылуының тагын бер сәбәбе дә аларның иң заманча технологияләрне куллануда да үрнәк булуы. Казан май комбинатының директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин аена 13 тонна майонез, 7 тонна кетчуп җитештерелүен әйтте.
– Моңарчы авыл хуҗалыгы белгечләре көнбагышка карата бүтән фикердә иде. Аны утырткан җирләр кибә, дип тә әйтүче булды. Без моның ялгыш фикер икәнлегенә инандык. Краснодардагы хезмәттәшләребез белән киңәштек. Зыяны юк, файдасын күрәбез, – диде ул.

Тик бер проблема – май ясар алдыннан көнбагышны киптереп өлгермиләр икән. Авыл хуҗалыгы министры моннан чыгу юлы барлыгын әйтте. Киләчәктә көнбагыш районнардан киптереп китереләчәк. Депутатлар, аның уңышын кайчан җыярга кирәк, дигән сорауга да тукталды. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов фикеренчә, әлеге культураны сентябрь уртасыннан да калмыйча җыеп алырга кирәк.

Очрашудан соң көнбагышка гына түгел, этләргә дә игътибар артмагае. Тиздән аларны теркәргә җыеналар. Әлегә Татарстанда исәптә торучы этләрнең саны 5–6 мең икән. Әгәр теркәлү номеры булса, югалган очракта хуҗасына кайтарып бирергә, күп кенә авыруларны булдырмый калырга мөмкин, ди.

– Йорт хайваннарын асрау буенча кагыйдәләрне закон проектына кертергә, дигән тәкъдимебез бар. Бездә әлегә кадәр этләр өчен җавап бирүче орган юк. Республиканың һәр районында приют төзү кирәк. Бер уйлаганда, хуҗасыз эт булмый инде ул. Урамда йөрүчесен дә кемдер ташлаган булып чыга. Әмма иясе булмаса, җавап бирүче дә табылмый. Хайваннар якланырга тиеш, – диде комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев. – Сак хезмәтен үтәүче этләр дә беркемгә кирәк түгел. Аларның да исәбе алып барылмый. Үзгәрешләр кирәк.

Депутатлар хайваннарны кайгыртса, “Халык фронты” вәкилләре Казанда тагын бер урында парк кирәк дигән фикердә.
– Безгә ял итү өчен урын сорап килүчеләр бар. Кешеләрнең мөрәҗәгатен тыңлагач, шәһәр эчендә Горки-Әмәт паркы кебек урын кирәк дип таптык. Бу хакта Иҗтимагый палата вәкилләренә җиткергән идек. Алар исә депутатларга мөрәҗәгать итте. Әлегә урын сайлау эшләре бара. Шәһәр хакимияте безгә берничә җирдән урын бирә. Кайда буласын төгәл әйтә алмыйбыз, – ди “Халык фронты” вәкиле Ринат Фазыйлов.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү