Чирең кайсы ай “бүләге”?

Кешенең теге яки бу чирдән интегүе аның кайсы айда тууына бәйле. АКШтагы Колумбия университеты галимнәре шулай дип ышандыра. Белгечләр 1900–2000 еллар аралыгында туган 1,75 миллион авыруның сәламәтлеген тикшергән. Нәтиҗәдә 55 төрле чирнең кешенең кайсы айда тууына бәйле булуын ачыклаган алар.

Гыйнварда туучыларга йөрәгенә игьтибарлы булырга кирәк. Кандагы холестерин күләме белән гәүдә авырлыгы да һәрчак контрольдә булсын!

Февраль. Кышның соңгы аенда туучылар арасында бронхит белән үпкә яман шеше авыруларыннан интегүчеләр күбрәк очрый. Шуңа күрә тәмәке тарту кебек начар гадәтегез булса, кичекмәстән ташларга кирәк.

Март. Гыйнварда туучылар кебек үк мартта дөньяга килүчеләр дә, нигездә, йөрәк, кан тамыры авыруларыннан интегә.

Апрель. Йөрәгегезне саклагыз!

Май. Иң сәламәт кешеләр май аенда туа икән. Тикшерү барышында галимнәр бу айга бәйле бер генә чир дә тапмаган.

Июнь. Бу айда туучыларның “иң йомшак” урыны – сулыш юллары. Алар арасында астма диагнозы куелучылар да күбрәк очрый.

Июль. Галимнәр июль аена гына хас булган авыруларны да тапмаган.

Август. Җәйнең соңгы аенда туучылардан күзләргә игътибарлы булу сорала.

Сентябрь “җимеш”ләренә күз һәм сулыш юллары авырулары, астма, психик тайпылышлар куркынычы күбрәк яный.

Октябрь. Бу айда туучылардан грипп чорына алдан әзерләнү сорала. Моннан тыш аларда үпкә, ашказаны, күз авырулары ачыклану ихтималы да зуррак.

Ноябрьдә туган сабыйлар арасында укуда яшьтәшләреннән артта калучылар күбрәк очрый. Алар тонзиллит дигән тамак авырту, эчәк чирләре белән дә яхшы таныш.

Декабрь. Бу айда туучылар арасында да үзгә чирләр юк. Аның каравы кара көйгән урыннар аларда тиз беленә.


Фикер өстәү