Чит авылда бәхет бармы? Ят кешеләр Аланга җан өрмәкче

Йортлары бар, ә кешеләре кайда? Мамадыш районындагы Алан авылына баргач әнә шулай дип аптырыйсың. Озакка китмәгәннәрдер, кайчан да булса кайтырлар кебек тоела. Ә менә табигатенә кызыгып читтән килгән ике гаилә бер кая да китәргә җыенмый. Ташландык авылга өметле язмыш юраучылар да бар.

 Эш бетсә,  тормыш та бетә?

Бу ике хуҗалыклы авыл түгелдер, без юлны бутаганбыз ахры дип урамнарны кат-кат әйләнеп йөрдек башта. Капкалар ябык, кар көрәлмәгән, димәк, монда кешеләр чынлап та яшәмиләр дип, морҗасыннан төтен чыккан йортларны эзли башладык. Авылда 15ләп йорт исән калган әле. Ринат белән Володяның йортлары кайсы икән? Володя – Алабугадан, Ринат гаиләсе белән Биектау районыннан күченеп килгән. Аларны казлар каңгылдаган, сарыклар бәтелдәгән йортлардан эзләп таптык.

Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов әйтүенчә, элек авыл шау-гөр килеп торган. Заманында йөздән артык кеше яшәгән биредә. Һәрхәлдә, ул шулай хәтерли. Кибете, клубы гына түгел, мунчала, чүлмәк ясау, чана табанын бөгү, агач эшкәртү цехларына кадәр булган. Авылда һөнәрчеләр яшәгән, димәк. Тик мәктәп дигән нәрсә булмаган, укучылары гомер буе күрше авыл мәктәбенә йөргән. Халыкның күпчелеге Мамадыш агач эшкәртү заводының авылдагы филиалында эшләгән. Саланың язмышын шушы оешманың ябылуы хәл иткән дә инде. Авылдагы филиал 35 еллар элек ябылгач, предприятие хезмәткәрләренә районда йорт салып, эшчеләрен шунда күчергән. Халык яхшырак тормышка кызыгып, читкә чыгып киткән. Өлкәннәр картаеп, бакыйлыкка күчкән, эш булмагач, яшьләрнең киләчәксез авылда каласы килмәгән. Хәер, мондый язмышка бер Алан гына дучар булмаган инде.

Киткәннәрне гаепләп булмый, алар хәзер дә туган нигезләренә кайткалый, зиратка барып, әби-бабайлары рухына дога кыла. Авылда Сабан туйлары үткәрү гадәте дә онытылмаган әле. Ел саен үткәннәрне сагынып, бәйрәмгә кайта авылдашлар. Кемнәрдер җәй көне яшәргә дә кайта икән. Андыйлар 5–6 гаиләгә җыелган. Кызларына киткән әбиләр, умарта тоткан гаиләләр янә авыл тормышына чума. Авылның табигатенә кызыгып килүче дачниклар да бар. Аланда яшәргә теләүчеләр киләчәктә күбәеп тә китәргә мөмкин. 2020 елда авыл юл салу программасына кертелгән, моның өчен 2,6 миллион сум акча бүлеп бирергә җыеналар. Беткән авылга нигә кирәк соң ул юл, дигән сорауга яңа танышыбыз Булат Хәсәнов шунда ук җавап та биреп өлгерә:

– Алан авылына кергәндә күргәнсездер инде, фермер Ринат Мостафин берничә гектар җирдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. 100 мең төп алмагач утыртты, 10 гектарда виктория, шулай ук кәбестә-кишер үстерә. Аланга кадәр юлны да үз акчасына салдырды. Ике буа буды. Анда балык тотарга мөмкин. Ул кешеләрне эшле дә итә, авылны яңартырга исәбе. Хәзер пропискада өч кеше булса, бу сан 11гә җитәргә мөмкин, – ди Булат – Авылның киләчәге – дачниклар кулында. Кешеләрнең урман уртасындагы авылда яшәүләрен кыргыйлык дип санамыйм. Алар шәһәр шау-шуыннан туеп, җанына тынычлык эзләп килә.

“Һәр күзәнәгебез ял итә”

Әлегә биредә ике генә гаилә яши. Фәхретдиновлар элек Уралда яшәгән. Ринат шахтада эшләгән, Эльвира һөнәре буенча – медицина хезмәткәре. Күмер предприятиесе ябылгач, Татарстанга күченеп кайтканнар. Түбән Камада туганнары яши икән. Тик экологиясе сәламәтлеккә килешми, суы начар дип 12 елдан Яшел Үзәнгә күченәләр. Соңрак Биектауга китәргә дә сәбәп табыла. Бүген инде алар – Аланда. Тегендә-монда күченү көйсезлектән дә, сайланудан да түгел, адәм баласының үзе теләгән җирдә яшәргә хакы бар. Һәрхәлдә, Фәхретдиновлар шулай дип уйлый.  Алан авылындагы йортны алар ун ел элек үк сатып алган.

– Урта Кирмән авылында туганнарым яши. Кунакка кайткач, бал кирәк булды. Туганнар безне шушы авылга алып килде. Ирем мондагы матурлыкка гашыйк булып, их, пенсиягә чыккач, монда яшәсәң иде, дигән иде. Аллаһның амин дигән сүзенә туры килде ахры. Башта ирем кышны үзе генә чыкты, аннан мин дә күчендем. Менә инде өченче ел яшибез. Монда шулкадәр тыныч, һәр күзәнәгебез ял итә, – ди Эльвира ханым.

Биектауда фатирда яшәгәннәр, ә монда мал-туар, кош-корт асрыйлар. Сөйләшкәндә, безне монда җир тартты, дип берничә мәртәбә кабатладылар. Көч булганда, җир җимертеп эшләргә исәпләре. Кәҗәсен, сарыгын асрыйлар, быел казлар да сатып алганнар. Кәҗәләре күп булганда, сырын да ясаганнар, хәзер дә эремчек белән каймак – табын түрендә. Киләсе елда казларын да ишәйтмәкчеләр. Умарта тотарга дигән планнары да бар.

Фәхретдиновлар үзләрен цивилизациядән аерылган, кешеләрдән читләшкән дип санамый. Алар янында 5 нче сыйныфта укучы кызлары-оныклары да бар. Моңа кадәр Мәрьям татарча начар белсә, татар мәктәбендә бик тиз өйрәнгән, хәзер үзе әби-бабасын татарчага өйрәтә. Дини гаилә өчен монысы да мөһим. Бабасы Ринат оныгын көн саен мәктәпкә илтә, алып кайта. Күрше авыл мәчетенә җомга намазына йөри. Алар ялгыз түгел. Уллары, оныклары кунакка кайтып, хәл белешә. Җәй көне кунакка кайтырга теләгән туганнары, дуслары да аз түгел икән. Чөнки ишелеп үскән җиләге дә, саф һавасы да, су буендагы буасы да кызыктыра. Эльвира үзе дә оныгы белән буага балык тотарга төшә икән. Кыш көне гаиләләре белән чаңгы, чана шуалар. Спорт – беренче урында! Телевизор бар, интернет тота. Табын ризык белән тулган. Икмәкне Эльвира үзе пешерә, ит, сөт бар. Үзләре әйтмешли, экологик яктан чиста ризык ашыйлар. Ике чакрым ераклыктагы күрше авылда кибет бар. Өч ел элек яңаны салганнар, анда уңайлыклар шәһәрнекеннән ким түгел. Тагын ни кирәк? Бернинди мохтаҗлык кичермибез, диләр.

Ялгызлык фәлсәфәсе

Күршедәге Володя да аларга туган кебек. Ул монда бер елга озаграк яши. Куян асрау белән шөгыльләнә. Нефтьче булып эшләгән ир Алабугадан күченеп килгән. Володяны да авылның табигате, тынлык җәлеп иткән. Кайчак табигать хәтта авылдагы йортларга иңгән сорылыкка да пәрдә кора, кешеләрнең моңа исе китми башлый, рухи кыйммәтләр, тормыш фәлсәфәсе өстенрәк чыга. Монда да шулай.

Кышын күңелсезрәк булса, аның каравы җәен күңелле булачак. Кайбер авылдашлары яз җитеп, көннәр җылытуга ук кайтып җитәбез, дип хәбәр биргәннәр инде. Үзләре дә, фәлән әби, фәлән абый кайтачак, дип көтеп тора. Халыкны үзебезнекеләр һәм килмешәккә бүлү юк биредә. Алар барысы да – алан кешеләре, һәрхәлдә, әлегә шулай.

– Монда ишекне ябып кую, урлашу дигән нәрсә дә юк. Тормышта каралык юк, бары аклык-пакьлек кенә. Монда яшәү бөтенләй башка. Сулавы ук рәхәт, – ди авылда яшәүчеләр.

Чит кешенең җанына тынычлык эзләп, кемдер ташлап киткән авылны тергезеп яшәп маташуы гына безгә гаҗәп тоелды. Уйларга да куркыныч: шау-гөр килеп яткан теләсә кемнең авылы шушы хәлгә калырга мөмкин. Булганның кадерен белик. Сукмаклар эзләп йөрергә язмасын.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү