Дүртне алты итәргәме?

Дүрт түгел, алты булсын! Вузларда бүген гамәлдә булган ике баскычлы укыту системасы өметләрне акламады. Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая бакалавриат белән магистратурадан баш тартып, укуны алты елга җиткерергә тәкъдим итә. Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенко да күп нәрсәне югалттык дип саный. Хаталар кайда, башта нәрсә карамаганнар?

Ике баскычлы укытуга күчтек?

Барысы да 1999 елда төрле илләрдән җыелган мәгариф белгечләренең Италиянең Болонья шәһәрендә ике баскычлы укыту системасына күчү турында фикер алышудан башланды. Анда 2010 елга кадәр югары белемнең сыйфатын арттыру, ике баскычлы укытуга күчү, студентларның берничә вузда белем алуына юл ачу, моның өчен кредитлар бирү системасын булдыру кебек мәсьәләләр карала. Таләпләр арасында студентларның белемен баллар аша бәяләү, билгеле бер баллны җыймыйча, сессиягә кертмәү дә бар. Шушы килешүгә бәйле рәвештә ике баскычлы укыту системасын Болонья процессы дип йөртәләр.

Россия вузларында да белемне яңача “казырга” әзерләнеп кенә җиткәннәр иде кебек. Югары уку йортларында студентлар бакалавриатта 4 ел укый. Белемен арттырырга теләгәннәргә магистратура бар, анысында тагын ике ел укыйсы. Татарстан вузлары яңа төр укытуга 2012 елда күчеп бетте. Дөрес, медицина вузлары гына, яхшы табибларны дүрт ел эчендә әзерләп булмый дип, үзгәрешләрдән читтә калырга тырышты. Кулланылышта булган йөзләгән программа кыскартылып, яңалары төзелде. Барысы да баштанаяк үзгәрде. Болонья системасы талантлы яшьләрнең чит илгә китүенә юл ачты. Димәк, бу әле хыялын үз илендә тормышка ашыра алмаган “акыллы баш”ларны чит илгә суыру коралы да булып тора. Эш бирүчеләр арасында исә бакалаврларга карата “чиле-пешле белгечләр” дигән карашны гына үзгәртеп булмый.

Күп нәрсә алдык һәм югалттык

Болонья системасы турындагы бәхәсләр әледән-әле чыгып торса да, хакимият һәм мәгариф түрәләренең һаман да билгеле фикергә килгәне юк. Ноябрь аенда әлеге системаның кимчелекләрен Президент Владимир Путин да телгә алды. Ул аның рус теле укытучылары өчен бик үк файдалы булмавын әйтте. Россия мәгариф министры Ольга Васильева да гуманитар белгечлек алу өчен бакалавриат кына җитми, аларның белеме тулы түгел, ди.

Күптән түгел Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко да, бу система өметләрне акламады, дип белдерде. “Без бик күп уңай нәрсәләр алдык, шул ук вакытта күп нәрсәне югалттык та. Табиб, инженер, башка белгечләр әзерләүче югары мәктәпнең дәрәҗәсен кире кайтару турында уйларга кирәк”, –дип белдерде Матвиенко. Аңа кадәр Ирина Яровая да бүгенге вуз системасын тәнкыйтьләгән иде. Ул проблемаларны хәл итү өчен профильле министрлык вәкилләреннән торган комиссия төзергә тәкъдим итә.

Берәүне дә аермыйбыз

Бу хакта безнең белгечләр нәрсә уйлый? Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов Болонья процессына кушылуны хата дип саный. “Иң уңышлысы – специалитет, ягъни биш ел уку иде. Шушы вакыт эчендә студентлар сыйфатлы белем алып чыкты, бу берәүдә дә шик уятмады. Дүрт ел эчендә генә чын белгеч әзерләп булмый. Предприятиеләрдә дә бакалаврларны эшкә алырга ашыкмыйлар, белемнәренә шикләнеп карау гадәте бар, – ди, – академик. – Алты ел уку күп булачак. Яшьләргә өйләнешкән очракта гаиләләрен туендырырга кирәк. Стипендиягә генә яшәп булмый бит. Бу яшьләрне югары белем алудан читләштерергә мөмкин”.

“КазанОргсинтез” оешмасының кадрлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Елена Тюринадан эшкә алудагы таләпләр турында сөйләштек.

– Берәүне дә белеменә карап аермыйбыз. Бакалаврмы, специалитет бетерүчеме – дипломга карап кына белгечне бәяләп булмый. Барысы да эш барышында күренә. Кайбер чакта бакалаврлар, магистрларга караганда да эшне яхшырак та башкарырга мөмкин. Күбрәк эшче белгечләр буенча кабул итәбез. Бакалаврларның күбесе укуларын магистратурада дәвам иттерергә тырыша, – ди кадрлар буенча белгеч.

– Кешедән калышмыйм әле, дип магистратурага кергән идем. Әнинең дә теләген тормышка ашырасы килде. Магистратурада укымаудан әллә ни югалтмыйсың икән. Даһига әйләндем, дип әйтә алмыйм, практик белемнәрем артты. Минемчә, биш ел уку күпкә файдалырак. Ә менә алты ел буе ыштан туздырырга кирәкми, – ди магистратура тәмамлаган Лиана Мәрданова.

Студентларның үз мантыйгы, тик студентларны өйрәтүчеләр алай уйламый. Бәлкем, кемнеңдер тиз генә укып, эшкә урнашасы киләдер. Хәзер бит хезмәт базарына тиз арада әзерләнгән белгечләр кирәк. Бүген тормышта югалып калмау өчен, кешенең берничә һөнәре булырга тиеш, дип әйтүче түрәләр дә бар. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ) кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Роман Моисеев ике баскычлы уку системасын уңай бәяли.

– Болонья процессына кушылып китү җиңел булмады. Моның өчен уку программаларын камилләштерергә, грантлар системасы булдырырга, күп нәрсәне үзгәртергә туры килде. Хәзер барлык башкарган эшне кире җимерергәме? Бу бит дөрес түгел. Сыйфатлы белем бирү өчен яхшырак белгечләрне чакырып була. Бакалавриатны тулы булмаган белем диләр, әмма фәнни яктан үсәр, белемне ныгыту өчен магистратура бар. Әгәр бу төр укудан баш тартсак, югалту булачак, – ди Роман Моисеев. – БДИны сайладык, хәзер аны камилләштерү юлларын эзлиләр. Бу очракта да шулай булырга тиеш. Без бакалавриатта кайбер белгечләрне 4,5 ел укытабыз, специалитет та саклана. Бакалавриатны тәмамлап, бөтенләй башка белгечлек үзләштереп була. Бу инде  бер юлы ике куянның койрыгын тоту була. Магистратурада урыннар аз, күбесе түләүле дигән сүз белән килешмим. Әйтик, бездә быел бакалавриатта – 1200, магистратурада  800 урын бүлеп бирелгән иде. Бу – нормаль хәл.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү