Дәүләт Советында: таудан барасы иде

Татарстан парламенты үзенең еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Журналистлар белән очрашуны Дәүсовет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Хатымның беренче юлында сезне Яңа ел белән котлыйм!” – дип башлап җибәрде. Кәефе күтәренке иде аның.

Сайлаудан соң яртылаш диярлек (45 процентка) үзгәрсә дә, парламентыбыз ниятләгән эшләрне үкенечкә калмаслык итеп башкарып чыкты. “Үкенечкә” диюем шуңа, елга йомгак ясаганда Дәүсовет җитәкчелеге авызыннан “кызганыч, монысына өлгерә алмадык, теге мәсьәлә хәл ителми калды…” кебек сүзләрне дә ишеткәләргә туры килә иде. Өч айдан аз гына артык вакыт эчендә яңа парламент 158 мәсьәлә карады. Иң куанычлысы: Дәүсовет үзе кабул иткән законнарның ничек гамәлгә ашуын ныклы күзәтү астына алды.  8 комитет каршында да экспертлар комиссияләре төзелеп, законнарның ничек үтәлүенә яки ни өчен эшләп китә алмавына даими анализ ясала.

Алай гына да түгел, законнар язучыларның даирәсе дә киңәйде. Хөкүмәт әһелләреннән, депутатлардан, белгечләрдән тыш, халык үзе дә закон язарга алынды, дисәм дә, артык күпертү булмас. Чөнки законнар халык фикерен, халык гозерен исәпкә алып эшләнә. Сентябрьдә узган сайлау алдыннан халыктан 8 мең наказ, мөрәҗәгать кергән булган. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, алар төрле министрлыкларга һәм ведомстволарга таратылган. Әлбәттә, “бушка сандугач та сайрамаган” бу заманда һәр нәрсә өчен акча кирәк. Халыктан кергән наказларның бер өлешен үтәү өчен 2020 ел бюджетына шактый гына акча салынган да инде. Әйткән сүзе җилгә очмаганны тора-бара халык үзе сизәр.

Халык димәктән, парламент җитәкчесе кабинетларны калдырып кеше арасына чыгуны бик кулай күрә. Ни дисәң дә, демократия дигәннәренә бераз ияләшә башладык бит инде. Халык хәзер “ә” дигәнгә “мә” дип кенә тормый, депутатларга да, җитәкчеләргә дә уңайсыз сорау бирүдән дә курыкмый. Алай гына да түгел, кайсыдыр районга баргач, халык арасыннан: “Бу Мөхәммәтшин безгә ничек курыкмыйча килде икән?” – диючеләр дә табылган. Хәзер моны Фәрит әфәнде елмаеп искә ала. Искә ала да: “Дөресен әйтүдән курыкмасаң, халык белән һәрчак уртак тел табып була”, – ди. Кешене ишетә, тыңлый белүчеләрне бәхетлеләр дип саный ул. Парламент рәисенең үзен дә шул бәхетлеләр рәтенә кертеп буладыр. Без парламентта еллар буе эшләп, аның иң кыен, уңайсыз сорауларга да кешечә җавап бирүенә күнегеп беттек инде.

Әлеге очрашуда да күптин-күп сорауларыбызга төгәл җавап алдык. Ә арада шактый төрткелеләре дә бар иде. Хәтта Фәрит әфәнденең хатыны сүзен тыңлап эш йөртәме-юкмы икәне белән дә кызыксындык. Баксаң-күрсәң дигәндәй, 25 декабрьдә, нәкъ менә безнең белән очрашу көнне, Фәрит әфәнденең хатыны Луиза белән язылышуына 49 ел тулган икән. “Шул гомер бергә яшәп, хатын сүзенә ничек колак салмыйсың ди инде. Миңа хатынның да яхшысы туры килде”, – дип шаяртты ул һәм: “Хәер, аны үзем сайлап алдым”, – дип тә өстәде. Сүз үзеннән-үзе кайбер гаиләләрдә ызгыш-талаш, кул күтәрү мәсьәләләренә барып тоташты. Журналистлар гаилә мөнәсәбәтләрен закон нигезендә хәл итү турында кызыксынганнар иде. Әмма көчләп яраттырып булмый бит. Фәрит әфәнде әйтмешли, берәүне дә мәҗбүри өйләндермиләр һәм кияүгә дә бирмиләр. Гаиләнең нигезендә җаваплылык, мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт ятарга тиеш. Ничек бу темага кереп киттек – аңышмый да калдым. Әмма югары дәрәҗәдәге җитәкче белән гаилә турында ачылып китеп сөйләшү кызык иде. “Президентлыкка үз кандидатурагызны куясызмы, дип сорагач, Рөстәм Миңнеханов та: “Хатын белән киңәшим әле, ни әйтер бит!” – дип шаярткан, имеш.

Cүз уңаеннан, Мөхәммәтшиннан киләсе елда узасы Президент сайлавы турында да сорадылар. “Бердәм Россия” партиясенең Президент сайлавына кандидат чыгарачагы аңлашыла. Парламентта күпчелекне тәшкил иткән партия буларак, без читтә кала алмыйбыз. Хәзерге Президент, “Бердәм Россия” партиясе Югары советының бюро әгъзасы Миңнеханов ризалык бирсә, без аны чыгарырга әзер, – диде парламент башлыгы. – Аның закон буенча тагын бер срокка сайлану хокукы бар. Узган сайлауда халык тарафыннан сайланып, 94 проценттан артык тавыш җыйган иде. Без Рөстәм Нургалиевичка кандидатурасын күрсәтергә тәкъдим итәчәкбез”.

Мин бу язмамда кашларны җыерып уйланырлык мәсьәләләрне күп күтәрмәскә тырыштым. Ни дисәң дә, “Гаилә бәйрәме” дип күңелгә кереп калган Яңа ел җитә бит. Фәрит Мөхәммәтшин да сүзен бәйрәм белән башлады һәм котлаулар белән тәмамлады. Парламентның киләсе елда да халык сүзенә колак салып нәтиҗәле эшләячәгенә ышана ул. Шөкер, Дәүсоветның илдә дә, дөнья сәхнәсендә дә абруе зур. Инде  аска төшмичә, таудан барасы иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү