Дәреслексез дә укып була

Киләсе елның февраль аенда башкалада “Сбербанк” белем бирү проекты нигезендә ачылачак “Мәктәп-21”дә ни укытучылар, ни дәреслекләр булмаячак, билгеләр дә куелмаячак.

Кызык, ә ничек белем бирергә җыеналар соң? “Бүген XVI гасырдагы кебек кырны китмән белән эшкәртмиләр бит. Һәр өлкә үзгәреш кичерә. Димәк, укыту алымнарының да башкача булуы гаҗәп түгел”, – ди яңа мәктәп директоры Айрат Хасьянов.

Ялгыз укуга караганда, бергәләп уку күпкә җиңелрәк, диде директор яңа белем йорты ачылуга багышланган матбугат киңәшмәсендә. Укучылар электрон чыганакларны кулланып, биремнәр эшләячәк, бер-берсенең белемнәрен тикшерәчәк. Дәреслекләр булмау да аптыратмый, аны интернет алыштыра ала. Белгеч бүген онлайн-китапханәләр, Инстаграм һәм башка чыганаклардан да күп нәрсәгә өйрәнеп була дип саный.

Айрат Казанның 131 нче мәктәбен тәмамлаган. Моңа кадәр ул КФУның мәгълүмат технологияләре һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбен җитәкләгән. Әлеге мәктәпнең абитуриентларны кабул итү сыйфаты буенча алдынгы саналганын беләбез. Берничә телдә аралаша, программалаштыру серләрен яхшы белә. Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов яңа җитәкчене журналистларга шулай дип тәкъдим итте.

Яңа мәктәптә укыр өчен әлегә 21 меңнән артык кеше гариза биргән. Аларның яртысы – чит төбәкләрдән. Мәктәпкә эләгү өчен гариза язарга, ике онлайн-уен уйнарга, әңгәмәдә катнашырга, аннан бер ай дәвамында программалаштыру курсы (монысын “бассейн” дип йөртәләр) үтәргә кирәк.

Уку өчен акча түләргә кирәкми. Монысы проектның бер өстенлеге булса, икенчесе – белем ягыннан ташламалар. Әйтик, БДИ нәтиҗәләрен сорамыйлар. Димәк, берничә балл белән вузларга укырга керә алмаганнар кабат белемен сыный ала. Инглиз теле белмәү дә куркыныч түгел, анысына тора-бара өйрәнергә була. Математика белән дуслык булмау да киртә түгел. Мәктәпкә эләгүчеләрнең яртысы бер мәртәбә дә программа төзеп карамаган. Тик бер шарт бар: мәктәпкә 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә кабул ителә. Кызларның математикага сәләте көчлерәк дип, аларны да чакырдылар. Монда эләгүчеләр укуларын дөньяның 12 мәктәбендә дәвам итә алачак. Бернинди чикләүләр дә, таләпләр дә юк. Белгечләрне халыкара таләпләргә туры китереп әзерләячәкләр. Диплом алгач, әлеге банк системасында эшләү мәҗбүри түгел.

Сәрия Мифтахова 

 

ФОТО: sberbank.com

Фикер өстәү