Доминиканада авариягә очраган Казан кешеләре әлегә кадәр өйләренә кайтмаган

 26 ноябрьдә Доминикана Республикасында автобус катнашындагы юл һәлакәтендә 51 кеше зыян күргән, шуларның 41е хастаханәгә озатылган. Имгәнүчеләрнең дүртесе Казан кешеләре. Аларның өчесе авыр хәлдә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә билгеле булганча, пациентларны ике кешенең хәле тотрыклы төс алганнан соң (чама белән ике атна узгач) туган ягына кайтарачаклар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Игуэй шәһәрендәге дәвалау учреждениесе белән элемтәгә кереп, Татарстан кешеләренең сәламәтлеген даими контрольдә тота.


Фикер өстәү