ЭКСКЛЮЗИВ: Илгиз Зәйниевның баш режиссёр вазыйфасында беренче интервьюсы

Драматург буларак иң күп куелган, режиссер булып иң күп эшләгән Илгиз ЗӘЙНИнең “Әкият” курчак театрына баш режиссер итеп билгеләнүе көтелгәнчә дә, көтелмәгәнчә дә булды. Төп йортының Камал театры булуына инде ияләшеп тә беткән иде. Яңа урынга билгеләнгәч үк Илгиз җиң сызганып эшли дә башлады. Балалар театрына әти-әниләрне дә җәлеп итте һәм бу юнәлештә эшен дәвам итәчәк. Бик авыр әсәр белән… Хәер, анысы турында үзе сөйләсен әле.

 – Театр елы тәмамланып килә. Аның татар театрына ниндидер йогынтысы булдымы?

– Турыдан-туры йогынтысы булмаса да, игътибар сизелде. Каядыр ул әйбәт мәгънәдә, Россия масштабында карасаң, начары да булды түгел. Әйтик, минем тормышымда кискен үзгәрешләр булды. Ике эш урыныннан китеп, конкрет бер җирдә эшли башладым. Бу – иҗатымда башкарак юнәлешкә кереп китү дигән сүз дә. Режиссер буларак беренче тапкыр үземне яңа коллективларда да сынап карадым. Болар – Кариев, Тинчурин һәм “Әкият” курчак театрлары. Яңа дуслар барлыкка килде, яңа кичерешләр, яңа тәҗрибә алдым. Минем өчен нәтиҗәле ел булды.

– Барлыгы ничә театрда спектакль куелды? Иҗади ниятләреңнең барысы да тормышка аштымы?

– Бу елда, режиссер буларак, алты спектакль куйдым. “Бәби” спектакле (Илгиз Зәйни пьесасы. – Ред.) – рус ТЮЗында, “Тапшырыл…ган хатлар” – Кариев театрында, аннары янә рус ТЮЗында – “Капитан кызы”, “Әкият”тә – “Әлфия”, Тинчуринда – “Өч аршын җир”, янә “Әкият”тә “Диснейның тылсымлы төшләре” дигән әсәр (Илгиз Зәйни пьесасы. – Ред.) куелды. Драматург буларак нәтиҗәләргә тукталсак, Бакуда “Борһан йорты” чыкты. Зөя утрау-шәһәрчегендә Тимур Бикмамбетов белән “Хуҗа Насретдин”ның яңа вариантын эшләдек. Театрның юбилеен, “Шомбай-фест”ны үткәрдек. Вакыйгалар шактый булды. Курчак театры өчен Казан театр училищесында актерлар җыйдык, аларны укытабыз. Ниятләр тормышка ашты дип, шөкер итәрлек булды.

– Һәр премьерадан соң рәхмәте дә, тәнкыйте дә була. Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

– Тәнкыйть сөендерә дигән кеше алдаша инде ул. Тәнкыйть башта хисләндерә, аннары уйландыра, анализлана. Шунысы хак: сәнгать кешесе беркайчан да начар булсын дип эшләми. Билгеле бер вакыт эчендә, билгеле шартларда, хәлеңнән килгәнчә эшлисең. Спектакль бик әйбәт тә, уртача да булырга мөмкин. Әгәр репетициягә йөрмәсәң яки әзерләнеп килмәсәң, тагын башка ярамаган эшләр белән мавыксаң, шул очракта тәнкыйть урынлы. Әгәр инде хәлеңнән килгәнне эшлисең икән… Без бит сәнгать дөньясында эшлибез, кеше рәнҗетмибез, җинаять кылмыйбыз, ниятебез изгелектә, яхшылыкта. Дөрес, вакыт, йә булмаса белем җитеп бетмәгән чаклар да була. Тәнкыйть булмасын, димим, ул бик тә кирәкле. Профессиональ тәнкыйтьне әйтәм. Ләкин театр өлкәсендә театраль белемле тәнкыйтьчеләр бик аз. Күбесе гомуми белемлерәк тамашачылар – алар тәнкыйтьче түгел.

https://vatantat.ru/2019/11/kurchak-teatryny%d2%a3-s%d3%99hn%d3%99-artynda-nil%d3%99r-bar/

– Спектакльләреңдә фикерләр кискен, хәтта яңакны чәбәкләгән кебек тәэсир итә. Әйтик, “Көтәм сине”…

– Миңа калса, киресенчә. Кайбер кешеләр хәтта йомшаклыкта, тамашачыга ярарга тырышуда гаепләргә мөмкин. Хәзер бит икенче караш та бар, спектакльгә тамашачы зал тутырып йөри икән, димәк, ул – начар. Имеш, спектакль чын сәнгать әсәре булса, аны халык аңлап бетермәскә тиеш. Ә бит комедия формасына төреп, тирәнрәк фикерләрне әйтеп була. Аңа халык йөри һәм шул фикерләрне ишетеп китә. Ә тирән фикерле, җитди спектакльгә кеше йөрмәсә, аның тирәнлегендә ни фәтва? Максат бит – хис һәм фикер тудыру. Миңа калса, яшереп әйткәндә, ул бәлки күбрәк тә сәнгатьтер әле. Кискен фикерләр, бәлки юктыр да, ә бәлки бардыр. Үзең турында сөйләргә кыен. Фикереңнең куәте, тоны җәмгыятькә бәйле. Ачуланып әйтәсеңме, көлепме, тыныч кынамы – болар җәмгыятьнең бүгенге яшәешенә бәйле.

– Театрларның яңа сезон ачылышына багышланган матбугат очрашуында курчак театрында Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” спектаклен куярга теләвеңне әйттең. Бу – бик авыр әсәр. Аның актуальлеге нәрсәдә?

– Ул бик авыр спектакль булырга тиеш һәм бүтәнчә була да алмый. Без аны барыбер башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Театр әһелләре берлеге ул спектакльне куяр өчен грант бирмәде, без башка юлларын эзлибез һәм, Алла боерса, чыгарачакбыз. Әйе, аны укуы да бик авыр. Үзем дә укып чыктым да башта алынмадым. Аннан янә шул әсәрне кулыма алдым. Чөнки без бу вакыйгаларны, геноцид кичергәнне белергә тиеш. Киләчәктә шушы хәлләр кабатланмасын өчен безнең аны онытырга хакыбыз юк. Шуңа күрә спектакль хәтта ки физиологик дәрәҗәдә җирәнгеч булырга тиеш. Анда аз гына да матурлык, сәнгать юк.

– Шул ук вакытта безнең классик әсәрләрдән дә шикләнү бар. Татар яшьләре, мәсәлән, халыктан акча җыеп, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәрен чыгардылар. Татарның фаҗигасе турындагы хәтта ки шушы әсәрдән дә милләтләр арасында ызгыш тудыруда, шовинизмда гаепләүчеләр бар.

– Ул – безнең тарихыбыз, безнең фаҗига. Без аны берничек тә оныта алмыйбыз. Кызганыч, безнең илдә шовинизм бер яклы гына. Монда бер генә юл бар. Безне тыйсалар да, без алга барырга һәм эшләргә тиеш.

– Мәдәният – бүген иң тәнкыйтьләнә торган тармак. Бу нилектән шулай? Телен югалтуга дучар булган милләтнең чәбәләнүеме, үз-үзен уятырга тырышуымы?

– Миңа калса, башка өлкәләргә күптән кул селтәделәр, ә мәдәнияттә барысы да – белгеч. Чөнки бөтен кеше кечкенә чагында сәхнәдә әни турында шигырь сөйләп карый. Әле ул шигырьне язып та карый, инша булса да яза. Шуңа күрә үзен белгеч дип саный. Белгечләр арасында төрлесе бар: кайсыдыр үз сүзен сәнгать өчен чын күңелдән борчылып әйтә, кайсысы артистны сүгеп үзен күрсәтә, пиар эшли. Аңа карап кына эш тукталмый инде. Тәнкыйтьне ишетергә кирәк, билгеле. Әйтик, эш барышында үзең дә шикләнгән күренешләр була. Бу гамәлнең дөресме, юкмы икәнлеге турында син үзең дә төгәл җавап бирә алмыйсың. Әгәр дә инде рәттән, бу – дөрес түгел, дип әйтеп торалар икән, тәнкыйтькә колак салырга кирәк. Шул ук вакытта син дөрес дип санаган эшләр була. Ләкин син ул фикерне җәмгыятьнең кабул итәргә әзер булмавын да чамалыйсың. Бу очракта җәмгыять негативы синең хаклы булуыңны күрсәтә.

– Театр дөньясында яңа юнәлешләр барлыкка килде. Мәсәлән, “Әлиф” иҗат төркеме. Аларның һәрбер эше җәмгыятьтә зур дулкынланулар барлыкка китерә. Бу юнәлешнең киләчәге бармы?

– Бу төркемне бик хөрмәт итәм. Аларның үз юнәлешләре. Аллаһы Тәгалә безне төрле итеп яраткан кебек, театрлар да төрле булырга тиеш. Дөньяның матурлыгы да төрлелектә. Без бер-беребездән яңа буяулар алабыз, бер-беребезне баетабыз. Алар бик зур эш башкара. Әгәр инде яңа юнәлешләрне яралгы чагында ук буарга тырышабыз икән, бу инде – тирания. Беркайчан да бер генә фикер була алмый. Бер юнәлешне генә өстенлекле итәргә тырышу – ул җинаять.

– Курчак театрына синең белән нинди үзгәрешләр килде? Монда билгеләнү синең өчен көтелгән хәл идеме?

– Миңа Татарстанның мөмкин булган бөтен театрларын тәкъдим итеп чыкканнар иде инде. Чаллы театры да чакырды, Әлмәткә дә тәкъдим булды. Көнкүрешем монда корылганлыктан, Казаннан берничек тә китә алмадым. “Әкият”кә тәкъдим итү, бер яктан, көтелгән, икенче яктан, көтелмәгәнчә булды. Күрәсең, татар телен белгән һәм курчак театрында спектакль куеп караган кеше мин генә булганмындыр. Бер урында утыру, гомумән, дөрес түгел. Үзгәреш кирәк, үзеңне һәрвакыт селкетергә кирәк.

– Без сине Фәрит Бикчәнтәевнең дәвамчысы дип кабул иткән идек.

– Фәрит абый – көчле кеше һәм әле иҗатының гөрләп торган чагы. Андый шәхесләр барлыгына шатланырга кирәк. Миңа килгәндә, 17 яшем тулгач, әти йортыннан чыгып киттем. 32 яшемдә иҗади әти йортыннан башка чыктым. Тормыш шулай бара. Ата йортында яту дөрес түгел. Үз йортыңны төзергә кирәк.

– Синең белән театрга татар рухы кайтты, дисәк, дөрес булырмы?

– “Әкият”тән татар рухының югалганы да юк. Син инде журналистларның узган ел Яңа ел тамашасы урысча дип шаулашуларын искә төшермәкче буласыңдыр. Бу – аңлашылмаучанлык. Татар чыршы бәйрәме узган ел да, быел да бар. Яңа кеше килгәч, аның артыннан игътибар да килә, шул гына. Мәсәлән “Әлфия” спектаклен куйдык, зал шыгрым тулы булды. Ике көн алдан ачык репетицияләргә татар зыялыларын чакырдык. Шул көннәрдә килгән кешеләрнең күбесе “Әкият” бусагасын беренче тапкыр атлап керде. Ничек ул кешеләр монда татар рухы булу-булмавы турында сүз йөртә ала?

https://vatantat.ru/2019/11/%d3%99kiyat-kurchak-teatry-%d3%a9chen-kurchaklar-nichek-yasala-fotoreportazh/

Киләсе елда театрда нинди яңалыклар көтелә?

– Беренче мәртәбә курчак театрлары өчен лаборатория үтәчәк. Гыйнвар аенда Петербургтан өч режиссер, өч рәссам киләчәк һәм Муса Җәлил, Аркадий Гайдар, Владимир Маяковский әсәрләре буенча эскизлар эшләячәк. Башкарып чыга алсалар, аларны спектакль итеп тәкъдим итәчәкбез. Бөек Ватан сугышына багышланган спектакль дә булачак. Аны Рафаэль Таһиров куячак. Аның планында “Маугли” спектакле дә бар. “La Primavera” оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязов “Шүрәле” балетын бергә сәхнәләштерергә тәкъдим итте. Әлегә формасын эзлибез. Бәләкәй балалар өчен дә спектакльләр әзерләнә.

– Режиссер буларак, башка театрлар белән хезмәттәшлегең дәвам итәчәкме?

– Бик алай җәелеп китеп эшләп булмас инде. Камал театрына чакыру бар.

– Театрда иң зур проблема нәрсә?

– Тәнкыйтьчеләр…

– Драматургия ни хәлдә?

– Драматурглар бар. Рәдиф Сәгъди әсәрләр калдырып китте. Ркаил Зәйдуллага, Мансур Гыйләҗевкә язарга тәкъдим иттем. Театрның 2021 елның апреленә кадәр планнары билгеле. Тәкъдимнәр күп, ләкин… Бүген театрның кая барганын белмичә, балачагыңдагы күзаллау белән пьеса язып, аны куелыр дип көтү сәеррәк. Заман баласы синнән ни көтә? Бу сорау җентекләп өйрәнүне таләп итә. Бүген куян булып сикереп йөреп кенә баланы кызыксындырып булмый.

– Чөнки алар Диснейның мавыктыргыч әкиятләре тәэсирендә үсә.

– Шулай да совет чорындагы мәрхәмәтлек рухын сакларга кирәк. Чөнки чит ил әкиятләрендә физик көч куллану, дорфалык күп. Анда бөтен юмор шуңа корылган. Герой егылса, аның өстенә рояль килеп төшсә, ул кызык. “Том һәм Джерри”ны әйтүем. Чынлыкта тычкан өстенә предмет килеп төшүне күз алдына китереп кара әле. Бер дә кызык түгел. Шуңа заман белән бер адымда барсак та, үзебезнекен югалтмаска кирәк.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү