Эмиль Талипов: “Хәзер тормышта сер калмады”

Аралашам, дисәң, җырчыларны, театр артистларын хәзер социаль челтәрләр аша да җиңел генә эзләп табарга була. Тик замана шаукымына бирелмәүчеләр дә калган икән әле. Ул социаль челтәрләрдә юк! Үзен “оялчан артист” ди. Сүзебез – Татарстанның атказанган артисты Эмиль ТАЛИПОВ турында.

Күптән түгел “Миркәй белән Айсылу” спектакленнән карарга бардым. Бер мәлгә спектаклькә Миркәй урынына “Мәхәббәт FM”нан Ильяс килеп кергәндәй булды. Узган ел “Җилкәнсезләр”дәге Батырхан ролендә дә сизелде бу. Башка рольләрнең бүтән спектакльләргә килеп кергәнен үзегез сизәсезме?

Шулайдыр инде… Кайбер вакытта сәхнәдә үзеңне интектерәсе килми бит. Бер шаблон аласың да шуның буенча барасың. Кайбер вакытта нәрсә эшләргә белмәүдән шулай кабатланасың инде. Безнең төрле режиссерлар белән эшләгән бар. Кем беләндер эшлисе бик җиңел, кайсылары белән – авыр. Икенче очракта, синең нинди рольләрең, нинди штампларың бар, шулар белән спектакльне уйнап чыгасың. Кайчак шул рәвешле үзеңне коткарырга тырышасың. Кабатланудан курку да бар инде…

Тамаша залына кереп утыру белән, телефоннар шалтырый башлый, социаль челтәрләр “уяна”, йөткерешә башлыйлар. Болар барысы да артистларга да ишетелә бит инде?

Ишетәбез, әлбәттә. Әмма безгә спектакль вакытында тамашачы белән элемтәгә керергә ярамый. Без андый тавышларны ишетмәскә, сизмәскә тиеш. Беренчедән, спектакльне өзәргә минем хокукым юк. Әле, кайчакта, залдагылар ике сәгать буе актер белән сөйләшеп тә утыра! Хәтерлим, берсендә “Кара чикмән” дигән спектакльгә Кадышево бистәсеннән укытучылар килгән иде. Без анда биибез, ак буркаларыбызны идәндә җәеп калдырырга тиешбез, янәсе, кар ява да, без аларны киябез. Шулчак беренче рәттә утырган апа, “безнеке”нең киеме матур торсын әле дип, минекен үзенчә рәтләп, төреп куйган. Ә без бит ул бурканы тиз генә киеп, бии башларга тиеш. Сәхнәгә чыктык, кияргә маташам, булмый бит: катлы-катлы, пөхтә итеп төрелгән! Бүтәннәр инде бии башлады. Үзем киенәм, үзем теге апага: “Рәхмәт!” – дип пышылдыйм. Бу апа минем райондаш булып чыкты. Күңелле инде. Безгә тамашачы менә ничек ышана бит. Кайвакыт залдан: “Әйдә, пой!” – дип кычкырып утыручылар да табыла.

Спектакльне зәвыклы тамашачыга уйныйм дип саныйсызмы?

Мәскәү белән чагыштырып карыйк. Анда спектакльгә соңга калсаң, кертмәячәкләр. Ишекләрне шап итеп ябалар да куялар. Бер юлы моно-спектакль белән Евгений Гришковец килгән иде. Ул да ишекләрне яптырды. Баскычта утырып торган студентларны исә буш урыннарга утыртты. Тамашачы: “Бу бит – бүтән кеше урыны”, – ди башлагач, ул: “Сез самолетка соңга калмыйсыз бит, поезд китте, самолет очты дип уйлагыз”, – диде. Алар шулай тамашачыны өйрәтә. Бездә алай ук түгел бит. Татар халкы театрга һәрвакыт үз бәрәңгесе, үз ризыгы белән килә. Безнең эш исә – тамаша кую. Андый кимчелекләрне ишетмәскә, күрмәскә, сизмәскә тырышабыз. Әмма мондый тамашачы үз янында утырган башка тамашачыга комачаулый бит – шунысы борчый.

Классик театрлар, экспериментлардан курыкмый торган театрлар бар. Шәхсән сезгә эксперименталь жанрларда эшләү ошыймы?

Театраль лабораторияләр булырга тиеш инде ул. Әмма милли театрларда булсынмы икән алар? Экспериментлар өчен аерым театрлар булырга тиештер бездә. Милли театрның вазифалары башка бит. Милли театр бүген татарларны туплап торган бер җиргә әйләнде. Халык үз милләтенең моңын, җырларын ишетү, әсәрләрен күрү, танышу өчен безгә килә. Театрның бурычлары күп: телне, әдәбиятны, көйне саклау, шул ук вакытта алга бару. Театрыбызны йөзек кашы дип күрсәтәсебез килә икән, тамашачының ышанычын югалтмаска кирәк. Лаборатор театрлар яшь талантларны ача, актерларга үсеш бирә. Ләкин анда күп вакытта профессорлар эшли бит. Кайчакта аларга мин дә эләккәлим. Камал театрының Кече сәхнәсендә лабораторияләр, эзләнү өчен бер мәйданчык булсын иде. Әмма барыбызга да лабораториядә генә эшләргә димәгән. Безнең бит әле төп эшебез, куеласы әсәрләребез бар. Студент чагым булса, мин гел шундый лабораторияләрдә генә ятар идем. Студент чак дигәннән, бездә укыганда да күбрәк практикага басым ясалды. Барысы да күзәтүдән башлана иде. Без зоопаркка йөрдек, беренче елны шулай хайваннар күрсәтеп укыдык инде. Әле минем шул чакта: “Кая эләктем мин? Нәрсә инде бу?” – дип уйлаганым булды. 20 яшьтән узгач, “шул яшькә җитеп тә, хайванны уйнап йөр инде” дигән уйлар да килгәләде. Фәрит Бикчәнтәевка: “Мин болай йөрмим, китәм”, – дигәнем дә булды. Әмма мин бу һөнәремдә бәхетле. Мәктәптә апаларым әйбәт укыды, әти-әнием аларны мактап торды. Хәзер инде минем белән дә горурланалардыр, миңа да чират җитте, дим (көлә).

Бүген сезне: “Акчалы, эшле-ашлы итәрбез, безгә уйнарга кил!” – дип, Мәскәү театры чакырып алса, нишләр идегез икән?

Әй, белмим дә инде. Миңа тәкъдимнәр килгәне бар үзе. Кем белгән бит, әйеме? Кызыгып китәрсең дә… Самара театрына чакырганнар иде. “Юк, Самара Мәскәү түгел. Казан да түгел!” – дип уйладым да бармадым. Мин үзебезнең Камал театрын шулкадәр яратам бит. Халкыбызны яратам! Минем бүтән халкым юк ич. Үзебезнең халкыбызга, Татарстанга хезмәт итәсе килә. Чакырсалар да, Мәскәүдә кем көтеп тора соң? Азмы-күпме, Казанда мин үземне таптым дип уйлыйм. Читтә исә барысын да яңадан башлыйсы булачак. Үз җиребездә миңа рәхәт, мин канәгать.

Спектакль тәмамлангач, сез халыкка түгел, ә балконнан аз гына өстәрәк бер ноктага карыйсыз. Ник алай ул? Тамашачы күзләренә карарга ояласызмы әллә?

Минем гадәтем шундый. Өскә карап: “Аллаһка шөкер, бүген дә уйнап чыктык”, – дип, рәхмәт әйтәм. Сәхнәгә чыкканда исә, белгәннәремне укыйм. Тамашага кадәр тәсбих тартып йөрим. Ярдәм итә ул. Тынычланам. Төрле вакытлар була бит. Минем хәтта премьераларны 40 градустемпература белән уйнаганым бар. Бездә озаклап, яратып баш ия торган артистлар да бар. Миңа калса, баш ию вакытында теләсә нәрсә кыланыга ярамый. Бу бит тамашачыга рәхмәт әйтү мизгеле. Миңа Раушания апа Юкачеваның да: “Нишләп карамыйсың син залга, куркасыңмы әллә?” – дигәне бар. “Соң мин анда берни күрмим, караңгы бит”, – дип җавап бирәм.

Социаль челтәрләрдә дә табып булмый бит сезне… Оялчан артист диюегезгә бәйлеме бу?

Мин бу әйберне кирәк дип тапмыйм, шул гына. Миңа сер ошый. Бүген исә һәркем нәрсә ашаганын, нәрсә кигәнен, кая баруын – барысын да интернетка урнаштыра. Бу нәрсәгә кирәк? Кайберәүләр уйнаган көннәрен күрсәтеп, килегез дип, театрга тамашачы да чакыра. Мин андый кеше түгел, димәк. Гомумән, мин телевидениегә дә бармас, интервьюларга да, очрашуларга да йөрмәс, бары тик театр белән генә шөгыльләнер идем. Һәркем үз һөнәре белән күңелен биреп шөгыльләнергә тиеш. Менә театр, менә син, менә материал – эшлә. Хәзер тормышта сер калмады. Мин театрда да тамашачыны алып кереп, экскурсиядә йөрткәннәрен яратмыйм. Миңа бит телевизордагы апа-абыйларның шунда булулары турында уйлау рәхәт. Ә аның эчен тикшереп, монда аның микросхемалары, монда утлары дию…Миңа бит телевизор экраны эчендә ни булуы кирәкми, миңа аны карау ошый. Ниндидер сер булырга тиеш. Кайберәүләр белән аралашу да җитеп бетми. Күптән очрашмаган дуслар белән җыелгач та, барысы да телефон дөньясына чума. Социаль челтәрдә теркәлдем, ди. Ул минем күпме вакытымны алачак бит. “Менә авылга кайттым әле”, “Менә себерке җыям әле” Теләсә нәрсә язып утырырмын инде… Интернеттан үземә кирәкле мәгълүматны укып барам. Гомеремдә дә фотога төшәргә яратмадым. Инстаграмда булмавымның тагын бер сәбәбе дә шулдыр әле.

Татар театрына нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

Безгә, гомумән, милли үзаң җитмидер. Алга таба фикердәш булып, бергә барырга кирәк. Тамашачы алга барырга кирәклеген дә аңларга тиеш. Шул ук вакытта милли булып калу да мөһим. Хәзерге көндә татар театры милләтне саклауда зур роль уйный. Без тупланабыз, театрга киләбез. Чит җиргә чыгып китсәк, андагы милләттәшләребезне берләштерәбез. Бүген без хыянәт итмичә, бар спектакльне дә татарча уйныйбыз. Кызганыч, күп кенә театрлар балалар өчен урыс телендә спектакль куя. Имеш, балалар телне белми, аңламый. Нәрсә җитми, дисең… Барысы да бар, әмма үзебезне үзебез аңламыйбыз, милләтебез белән горурлану җитми. Җитди әсәрне тамашачының күбесе кабул итә алмый. “Ой, монда да уйланырга мәҗбүр итәсезме?” – дип, хәзер кешенең уйлыйсы да килми башлады. Аның вакыты юкмы, фикер йөртәсе килмиме… Җиңелрәк әйберләргә тартылалар. Үзебез дә моны беләбез. Хәзер кешенең язучы буласы килми, чөнки ул бәяләнми. Уку юк, китап уку бетте. Урысча да укымыйбыз. Кешенең бары тик акча эшлисе килә. Театрга бүген драматурглар да, режиссерлар да җитми.

Чулпан Гарифуллина


Эмиль Талипов: “Хәзер тормышта сер калмады”” язмасына фикерләр

Фикер өстәү