Энҗе бөртекләре

Казанда “Татарстан энҗесе – 2019” бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйге физик мөмкинлеге чикле булган хатын-кызлар арасында алтынчы ел рәттән оештырыла. Шушы вакыт эчендә бу конкурста катнашкан 69 хатын-кызның дүртесе гаилә корган, алтысы әни булу бәхетен татыган, унсигезе яңа һөнәр үзләштергән, унөче үзенә яңа шөгыль тапкан.

– Республикада башка мондый бәйге юк. Ул – бигрәк тә күңелне кузгата, хисләрне уята торганнардан. Бу сәхнәгә күтәрелү дә аларның җиңүче икәнен күрсәтә, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.
Финалда катнашкан 10 кыз өчен да депутат ханымнар җаваплы. Аларның һәркайсы “үз” кызы өчен җан атты.


Кайчандыр “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашкан, республика күләмендә зур уңышларга ирешкән кызларны да атап үттеләр. Араларында эшмәкәр Миләүшә Зарипова, “Ярдәм” мәчетендә эшләп, бик күпләргә булышкан Лилия Сәләхетдинова, “Россия иреклесе – 2019” исеменә лаек булган Инесса Клюкина да бар.
Инессаны бәйге барышында да тагын бер кат котладылар. Кыз таяк белән генә йөрергә мәҗбүр. Ул авыру балалар өчен “Э-моция” студиясен оештырган. Аңа әле бу атнада гына Россия Президенты үзе бүләк тапшырды. Кыздан, Владимир Путинның колагына ни әйттең, дип тә кызыксынучылар булды. “Киләчәктә истәлекләр язачакмын”, – дигән кыз.


Бу кызларның һәркайсын хыял яшәтә. Алар моны үзләре дә яшерми. Кемдер кияүгә чыгу хакында, кайберләре бәби сөю, парашюттан сикерү, Һиндстанга бару, үз аякларына басу турында хыяллана. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Яңа ел алдыннан хыяллар чынга аша дип, аларның күңелен күтәреп җибәрде.
– Бу бәйге физик мөмкинлеге чикләнгән гүзәл затларга үз-үзләрен күрсәтергә, күңелләрендә ышаныч арттырырга ярдәм итә, – дип тә өстәде.


Чынлап та, бәйге күңелгә үтеп керерлек итеп оештырылган. Иң элек гүзәл затлар үзләре белән таныштыра. Икенче өлештә иҗади шөгыльләрен күрсәтәләр. Кемдер бии, кайберләре җырлый, шигырь сөйләүче, хәтта әкият күрсәтүче дә булды.

Әлмәт кызы Аделина Хәлилова “Абилимпикс” бәйгесендә катнашып, призлы урыннар алган. Ул – гаиләдә бик бәхетле бала. Чаллы кызы Анастасия өчен исә бәйгедә катнашу зур тәҗрибә булган. Моңа кадәр Чаллыда берничә тапкыр чыгыш ясаган, мәктәптә укыганда бәйрәмнәр алып барган. Аңа хәзер 29 яшь. Югары белем алып, үзләштергән һөнәре буена эшли. Тормыш алып барырга җитәрлек акча да эшли икән. Анастасия күп кенә чараларда актив катнаша. Оста итеп рәсем дә ясый. Ангелина Кобкованы бәйгегә узган елгы “Татарстан энҗесе” Регина Иванова чакырган. Регина дигәннән, җиңгәннән соң аның әйткән сүзе һич күңелдән китми. Ул, мин Аллаһы Тәгаләгә мине шушы килеш яратканга рәхмәтле, дигән иде. Кыз кыска буйлы. Киләчәктә үзе кебекләрне дә кеше арасына чыгарга оялмаска өйрәтмәкче.
– Минем өчен бәйгедә җиңү түгел, катнашу да җитә. Бер генә теләгем бар: башкалар кебек, гаилә корасым, бәхетле буласым килә, – ди ул.
Быел бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде. Һәр кыз төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Ә “Татарстан энҗесе – 2019” исеменә Казан кызы Анастасия Плеханова лаек булды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

ФОТО: Владимир Гаранин


Фикер өстәү