Фәрит Мөхәммәтшин: Республикадагы һәр закон проекты ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза

Ришвәт алучылар исемлегендә беренче өчлектә — табиблар, вуз укытучылары, ЮХИДИ хезмәткәрләре. Узган ел Россиядә яшәүче һәр миллион кешедән 24енең ришвәткә катнашы барлыгы ачыкланган. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республикакүләм коррупциягә каршы яшьләр форумында җиткерде.

Быел Татарстанда ришвәтчелек буенча 788 җинаять ачылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 8 процентка артыграк. Ел буена әлеге җинаятьләр аркасында 586 млрд сумнан артык зыян килгән, шуның 8 млрд 65 миллион сумы кире кайтарылган.
– Республикадагы һәр закон проекты ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза. Биш ел эчендә 577 закон проекты тикшерелде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Кайбер җитешсезлекләр хакимияткә булган ышанычны киметергә тиеш түгел. Бу форумда без яшьләр белән нәкъ менә шул хакта сөйләшәбез. Озакламый бар да алар кулында булачак бит.
Республика яшьләре чынлап та бик актив. Форумда аларның үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап эзләве дә — моңа дәлил. Алар ел буена ришвәтчелеккә каршы төрле чаралар уздыралар. Әйтик, “Ришвәт бирмим”, “Белем – ул көч”, “Намуслы каникуллар” дигән акцияләр оештыралар.
Форумда, ришвәтчелектән ничек котылып була, дигән сорауга җавап үзләделәр. Белгечләр, иң үтемле юлы дип, документлар әйләнешен электронлаштыруны атадылар. Болай эшләгәндә, акча төртүләргә юл калмый. Әйтик, табибка, ЗАГС бүлекләренә, балалар бакчасына чиратка язылу ачык тиеш. Ә мәктәп белән нишләргә? Яшьләр арасында шул сораудан башлары каткан әниләр дә бар иде. Алар зур проблема күтәрә. Үзләре яшәгән урындагы мәктәпкә баласын укырга кертә алмаганга борчылалар.
– Иң элек мәктәпләргә пропискасы булган сабыйларны кабул итәләр. Ә башкаларның урнашу-урнашмавын директор хәл итә. Закон буенча баланы беренче сыйныфка кабул итүне 1 февральдә башлыйлар, ә пропискасы булмаган әниләрне, 1 июльдә килегез, дип кайтарып җибәрәләр. Җәй көне килгәч, урын юк, дип кире боралар , – ди Ольга ханым.
Редакциягә дә әлеге сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. “Нишләргә дә белгән юк. Акча биреп кертеп, укып китә алмаса нишләрбез. Ишегалдында гына урнашкан мәктәп бит, шуңа анда бирәсе килә”, – диде исемен күрсәтмәвебезне сораган ханым. Мондый тәртипсезлекләрдән Яшьләр парламенты җитәкчесе Нина Шимина да хәбәрдар булып чыкты. Аларга да әлеге сорау белән еш киләләр икән. Үзләре исә социаль челтәрләрдә шул темага сораштыру үткәргәннәр. Ата-аналарның 69 проценты баланы беренче сыйныфка керткәндә төрле авырлыклар белән очраша икән.
Монда да ярдәмче — интернет. “Халык контроле” порталына кереп, бу хакта хәбәр калдырырга мөмкин. 2015 елда шул темага кагылышлы ришвәтчелеккә каршы хәбәрләр 3әү генә булса, 2019 елда бу сан 43 кә җиткән. Озакламый мәктәпкә урнаштыру процессын да электронлаштырмакчылар. Хәтта 10-11 сыйныфка баручылар да мәктәпне интернет аша сайлый алачак.
Яшьләрне мәктәптән башка да күп кенә проблемалар борчый.
– Татарстан Президенты ярдәме белән транспорт гранты откан идек. Ул иң актив укучыларга дип ишеттек. Әмма ул акчалар мохтаҗ гаиләләрдә яшәүче студентларга бирелде. Безнең ул грантның нинди максатларда тотылганын белеп торасыбыз килә, – диде Олеся. Аңа шундук җавап табылды.
– Быел элеге грантның күләме ике мәртәбә артты. Былтыр 30 миллион сум булса, хәзер 60 миллионга җитте. Без аны Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә иң элек авыр хәлдәге студентларга бирергә булдык. Социаль ярдәм алучы, ятимнәр өчен түләүләрдән кулланучы укучыларга бу акча бирелми. Киләчәктә актив студентларга да транспортта бушлай йөрү мөмкинлеге булачак, – диде Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы вәкиле. Районнарга эшкә кайткан яшьләр өчен бирелә торган торак сертификатының озак тапшырылуы, чиратның дөрес бармавы хакында да җиткерделәр. Бүген чиратта бишенче торган кеше, иртәгесен 25нче дә булып куя икән. Монда да тәртип кертмәкчеләр. Белгечләр район прокуратурасы ныклап эшләргә тиеш ди. Яшьләр тарихи урыннарны төзекләндерү өчен акчаларны ник күп сораулары хакында да, темага бәйле булмаса да, чүп реформасы турында да фикерләрен җиткерделәр. Фикерле, үзләренә ни тиешлеген белә торган яшьләр үсеп килә. Шуңа да Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр парламентына ышанып, четерекле сорауларның кайберләренә үзләренә җавап эзләргә кушадыр.
Сүз уңаеннан, 2020 елның мартында Казанда Бөтенроссия коррупциягә каршы яшьләр форумы узачак. Әле тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү