Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда ришвәтчеләрне ешрак ачыклый башладылар

Быел Татарстанда коррупция булган 788 җинаять ачылган, бу үткән ел белән чагыштырганда 8 процентка артык. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикакүләм коррупциягә каршы яшьләр форумында әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, коррупция юнәлешендәге җинаятьләрдән 56,4 млрд сумлык зыян килгән, әлегә 8 млрд 65 млн сум акча кире кайтарылган.

«Монда законнар да артта кала, турыдан-туры әйтергә кирәк, норматив документация. Милекне алу, суд процедуралары, залог эшләре, туганнарына законсыз тупланган милекне яздыру — болар барысы да коррупционерлар алган намуссыз акчаларны кайтару процедурасын суза», — дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар Информ"

Фикер өстәү