Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиядә алтын медаль яулады

Тимераякта фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиянең Турин шәһәрендә уза торган юниорлар арасында Гран-при финалында җиңде. Бу турыда «Беренче канал» хәбәр итте.

Тренер Этери Тутберидзе төркеме спортчысы турнирда алтын медаль яулады. Ике программа буенча ул 207,47 балл җыйды. Икенче урында Америка спортчысы Алиса Лью, ул 204,65 балл җыйды. Өченче урында кабат Россия спортчысы — Дарья Усачева булды, ул 200,37 балл җыйды.

13 яшьлек Камилә Вәлиева — Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе шәкерте. Тутберидзе — олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар Юлия Липницкая, Алинә Заһитова һәм Евгений Медведеваны әзерләгән тренер. Камилә Казанда туып үскән. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши.

 

«Татар-Информ»

 


Фикер өстәү