Физик мөмкинлеге чикле Райнур 18 ел элек фермерлык белән шөгыльләнә

Кукмара районында яшәүче фермер авыл туризмын үстермәкче. Моның өчен Райнур Әсхәдуллин өе янәшәсендә генә җир алган. Физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен Ядегәр авылында ял итү урыны ясарга җыена. Ә килгән кешегә Райнурның күрсәтерлек әйберләре җитәрлек.

Сау-сәламәт егет 19 яшендә бәлагә тарый, күзе җәрәхәтләнә. Бер мәлдә бар нәрсә чәлпәрәмә килә. Бер-бер артлы катлаулы операцияләр кичерә ул.

– Беренче елны – берне, икенче елда икене ясаттым. Шуннан соң уң күзем бөтенләй сукырайды. Хәзер менә 30 процент күргән сул күз белән яшим. Башта бик авыр булды. Әмма тора-бара үземдә яшәргә көч таба алдым, – дип сөйли Райнур. – Бәхетемә күрше авыл кызы Миләүшә очрады. Ул фельдшер булып эшли. Очрашуыбыз да хастаханәдә булды. Аллага шөкер, инде хәзер ике балабыз буй җитте. Улым Рәмис Казанда эшли, кызыбыз Нәргизә дә абыйсы янында, быел укырга керде.

Райнур моннан 18 ел элек фермерлык эшенә алына. Башлаганда авыр була аңа. Үзе әйтмешли, дәүләттән хәзерге кебек ярдәм юк, җирләрне дә судлашып алырга туры килә.

– Җирдә эшлисем килде. Без бит – авыл балалары. Шәһәрдә яшәүне күз алдына да китермәдем. Авылымда рәхәтләнеп иркен сулыш алам. Иртәнге биштә чыгып китәм, кичке сигездә кайтып керәм. Шушы тормышым миңа бик ошый, – ди ул. – Элек 14 сыер тоттык. Хәзер аларны икегә калдырып, тавык-чебеш, күркә, бытбылдык, каз-үрдәкләр үстерәбез, күркә алырга исәп. Йомыркалар да сатабыз әле. Сыерны да үзем савам бит мин. Эшне хатынныкына, ирнекенә бүлеп тормыйм. Мал-туар, кош-корт минем өстә.

Райнур февраль айларында бер тәүлеклек чеби ала икән. Кайчак үзем дә инкубаторда чыгарам, ди. Йомыркаларны да теләсә кайдан түгел, чит илнекен кайтарта. Менә быел 1 меңләп йомырканы Чехиядән җибәргәннәр. 1 мең 500ен Уфадан китерткән. Март аенда 2 мең 700 чебине бер айга җиткереп, сатып та бетергән. Реклама да биргәне юк икән. Халык каяндыр ишетеп, үзе килеп ала, ди.

– Үзебездәге йомыркалардан рәтле чеби чыкмый. Чит ил йомыркасыннан чыкканнары терерәк һәм зуррак булып  үсә. Быел 7–8 килога җиткән тавыклар да була. Мин аларны курыкмыйча сатам. Чөнки барлык ризыкны үзем әзерлим. Кош-кортларга файдалы ризык кына ашатам Россиядә “СК-4” комбайны бер миндә генә калгандыр инде. Әле дә сәгать кебек эшли. Менә шуның ярдәмендә печән чабам, ашлык чәчәм, урам, – ди Райнур.

Фермер бодай, арпа, солы, кукуруз, балык оннары, бәрәңге, акбур кушып, катнаш азык ясый икән. Үзе ясаганның бар серен ачып бетерми. Акчаның кадерен белә. Шуңа да аңа печәнне төргәкләп түгел, он ясап сату файдалырак икән. Чебеш асрау исә үгез симертеп сатудан отышлы, ди Райнур.

– Бер үгезне ике ел үстерәсе. Мин исә, чебиләрне ике айда үстереп, шул акчаны алам. Әле бит каз, үрдәк, бройлер тавыклар да бар. Хәзер халык бытбылдык та ашый башлады. Йомыркасы да сатыла, ите дә, – ди ул. – Бөтен кирәкле җиһазларны үзем ясарга тырышам. Интернеттан да карамыйм, башка нәрсә китереп суга, шулай итеп эшлим. Инкубаторларны да үзем әмәлләдем. Әнием дә кош-кортларны үзе чыгара хәзер. Азык ясар өчен дә бөтен кирәкле әйберем бар. Хәтта тавык йолкуны да җиңеләйттем. Йонын 30 секундта йолкый торган машина уйлап таптым. Акча керми дип булмый, менә быел 500 мең сумга  абзар җиткереп куйдык.

Әле Райнур талдан кәрҗиннәр дә үрә икән. Узган ел Казанда узган “Абилимпикс” бәйгесендә катнашып, 1 урын алган. Мәскәүдә узган ярышта дүртенче булган.

Авыл кешесенең эше тавык чүпләп бетермәслек, диләр. Райнурны тыңлагач, аныкын чүпләр өчен күркәләр дә җитмәс.

– Гел эшләп кенә тормыйбыз. Кызу чак яздан көзгә кадәр була инде безнең. Чит илгә дә барып кайтырга мөмкинлек табабыз. Әмма минем өчен ял – ярышларга йөрү. Районның физик мөмкинлеге чикләнгән “Аргамак” җыелма командасында чыгыш ясыйм. Спортның барлык төре дә күңелемә якын. Йөзәм дә, йөгерәм дә, волейбол да уйныйм. Кышын чаңгыда йөрим. Тик торганым юк. Әнә шул ярышларда үземә җитәрлек көч туплап кайтам, – ди ул.

Әле Райнур кичләрен мәчеткә дә йөри икән. Мәет озатуны да аңа йөкләгәннәр.

– Мин тормышта үз юлымны тапканга бик сөенәм. Әнием, туганнарым исән-сау. Гаиләм бар. Балаларым минем өчен өзелеп тора. Абзар тулы малым бар. Басуларга чыгып, ял алам. Әле менә авыл туризмын җәелдерү өчен бәйгедә катнашкан идем. Белеп булмый, бәлки грант та отып куярмын, – ди ул киләчәккә планнар корып. – Мин дә кайчандыр, күзем сукырайды дип, төшенкелеккә бирелгән идем. Әмма эш коткарды. Шуңа да физик мөмкинлеге чикле кешеләргә куркып тормаска, үзе белгән эшкә тотынырга киңәш итәм. Сукранып, зарланып яшәгәнче, кирәкле булуыңны тою – бәхет. Минем кебек яшәсеннәр. Бу эшем – күңелгә ял, кесәгә акча бирә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Физик мөмкинлеге чикле Райнур 18 ел элек фермерлык белән шөгыльләнә” язмасына фикерләр

  1. Күрше авыл егете. Быел аннан чебиләр алдык. Исән сау бер дигән булып үстеләр. Молодец егет. Нәрсәгә тотынса да, кулында ут уйната…

Фикер өстәү