Французларга ни җитми?

Үткән атна француз халкының социаль хокукларын яклау өчен көрәше белән тарихка кереп калды. Хәтерлик: бер ел элек Парижда сары жилетлар хәрәкәте кузгалып, бөтен Европага җәелгән иде. Җәмгыятьнең актив катлавының басымы астында француз президенты Макрон күп кенә ташламаларга барырга мәҗбүр булды. Югыйсә хакимиятне югалту куркынычы туган иде.

Күрәсең, француз бюджеты такы-токырактыр, быел Париж идарәчеләре пенсия реформасы кузгалтып, халыкның ачуын китерде. Белмәгәннәр өчен әйтик: Франциядә пенсиягә чыгу яше – 62. Әмма анда 42 аерым пенсия режимы бар. Күп кенә профессия вәкилләре пенсиягә дә иртәрәк чыга, картлык акчасын да бик мул ала. Макрон менә шул өстенлекләрне бетерә торган яңа система кертергә ниятли. Пенсия яше элеккечә кала, әмма социаль түләүләр 64 яшьтән генә тулысынча бирелә башлый. Француз халкы яңа пенсия реформасын сөңгеләр белән каршы алды. Франциядә илкүләм каршылык чаралары башланды. Нефть эшкәртү заводлары ягулык озатудан туктады, тимерюлчыларның 85,7 проценты эш ташлады, Парижда җәмәгать транспорты йөрми диярлек. Метроның ике линиясендә “беспилотник” поездлар гына кеше ташый. Air France авиакомпаниясе ил эчендәге очышларның 30 процентын, чит ил рейсларының 15 процентын туктатты. Эйфель манарасы һәм Лувр туристларны кабул итми диярлек. Мәктәпләр ябылды, хастаханәләр авырулар кабул итүне чикләде.

“Безнең өметләр гади: Макрон үз реформасын чүплеккә ташласын”, – диде “Эшче көч” профсоюзы вәкиле Марен Гийотен. Реформа, чынлап та, халыкның ачуын китерә торган: күбрәк эшләп, азрак пенсия алырга туры киләчәк. Моңарчы пенсиягә чыкканда картлык акчасын 25 ел стажның иң күп хезмәт хакы алган чорын исәпләп түлиләр иде, хәзер бөтен эшләгән елларны бергә кушып саныйлар. Бу инде – азрак пенсия алырга туры киләчәк дигән сүз. Французлар шуңа дулый да инде. Илнең төрле шәһәрләрендә меңләгән кеше катнашында демонстрацияләр узды. Тулуза шәһәрендә полиция белән бәрелешләр килеп чыкты. Француз газетасы “Le Figaro” каршылык хәрәкәтендә 806 мең кеше катнаша дип исәпләп чыгарган.

Илнең премьер-министры Эдуар Филипп үткән пәнҗешәмбедә профсоюзлар белән сөйләшүләр үткәрде. Бу атнада реформа турында халыкка игълан итәргә тиеш. Француз реформасын безгә китерсәләр, без сөенер генә идек, хәтта йомшарту дип тә кабул итәр идек. Чөнки пенсия яше кимер, акчасы артыр иде. Без катырак шартларга да түздек. Сабыр шул россиялеләр. Ә французларга ни җитми инде?

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү