Газ миче шартлау аркасында йорт җимерелгән (ФОТО)

Кичә Белгород өлкәсенең Яковлево бистәсендәге дүрт катлы йортта газ миче шартлаган.

Шуның нәтиҗәсендә йортның бер стенасы (беренче каттан дүртенчесенә кадәр) җимерелеп төшкән.

Шартлау булган якта 4 фатир булып, анда 23 кеше яшәгән. Шуларның 18е эвакуацияләнгән. Алты кеше тән җәрәхәте алган, икесенең тәне пешкән, берсе – реанимациядә.

 

Коткаручылар җимерекләр астында бер ирнең үле гәүдәсен тапкан.
Тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү