Хәмдүнә Тимергалиева: “Буш башак башын югары чөя”

“Бу фестиваль булмаса, мин инде күптән оекбаш бәйләп, кеше сөйләп, эскәмиядә утырасы идем”. “Татар җыры”на багышланган матбугат очрашуы дилбегәсен үз кулына алган Хәмдүнә Тимергалиева әнә шулай дип, сөйләшүне җанландырып җибәрде. Берәм-берәм яшь җырчыларга сүз биреп, үз фикерен җөпләтергә дә онытмады халык артисты. Егерменче яше белән барган “Татар җыры”ның әһәмияте, яңалыклары турында күбрәк Хәмдүнә Тимергалиева сөйләде.

Егерме ел аз да түгел, күп тә түгел. “Барс-Медиа” компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев әнә шул фикердә. “Бу вакыт эчендә фестивальдә 200 дән артык җыр башкарылды, татар эстрадасының күп җырчылары безнең белән эшли. Күпме яңа исем ачтык. Гүзәл Уразова – безнең горурлыгыбыз”– диде ул.
Очрашуда катнашкан Элвин Грей исә быел тыныч кына чыгыш ясаячагы, Салават белән дә, Гүзәл белән дә интригалар булмаячагы турында әйтте.

Шулкадәр әйбәт фестиваль булгач, нигә аның офыкларын киңәйтмәскә? Фестивальнең режиссеры бу уңайдан чараны “Россия” каналы аша күрсәтеп була дигән фикердә. Аны Элвин Грей да куәтләде, “Татар җырын” Россия эстрадасына да күрсәтергә оят түгел, диде.

Фестиваль “Татар радиосы”нда яңгыраган җырлардан төзелә, анда “Барс медиа” белән хезмәттәшлек иткән җырчылар гына катнаша, диделәр журналистлар. Камил Гәрәев бу уңайдан Фирдүс Тямаевның һәм башка җырчыларның да чакырылуын, әмма аларның баш тартуын әйтте. Хәмдүнә апа моңа, буш башакларның башы күккә чөелә, дип җавап бирде:

– “Татар җыры”ның вакыты күптән игълан ителә. Җырчы, анда катнашырга тели икән, ул көнгә графигында буш урын калдыра ала. Артистлар азрак таныла башласа, башларын күккә чөяләр. Бу турыда Фән Вәлиәхмәтов белән дә сөйләшкән булды. Ул: “Нигә аптырыйсың, буш башак өскә карап тора инде ул, тулысы исә, башын ия”,– дип җавап бирде. Чыннан да шулай бит, азрак халыкка күренә башласалар, кеше танымас дәрәҗәгә җитәләр. Алай ярамый. Без халык белән яшәдек. Төшегез җиргә, матур гына йөрегез.

Бу фикер, бәлки Тямаевка, үзе чыгыш ясый алмаса да, “Татар җыры” сынын тапшырырга кирәктер, дигән тәкъдимнән соң яңгыраган иде. Олпат җырчыга андый тәкъдим бик ошап җитмәде. Эшләп ашаган буын шул ул.

Журналистларны “Барс-медиа” компаниясендәге үзгәрешләр дә кызыксындырмый калмады. Җитәкче алмашыну эшчәнлеккә ни дәрәҗдә тәэсир итә дигә сорауга Камил Гәрәев: “Компаниядә барысы да әйбәт, үзгәрешләр юк. Берничә ай элек генераль директор гына алмашынды”, – дип әйтү белән чикләнде. Алга таба планнар зур, яңалыклар күп булачак дип тә ышандырды барслылар.

“Татар җыры”ның кайбер үзенчәлекләренә килгәндә, режиссер аны туган көн атмосферасында үтәчәк, дип ышандырды. Залга кереп утырган һәр тамашачы үзен бәйрәмгә эләккән кебек хис итәчәк икән. Миллилек сакланачак, әмма җырчылар образларында яңалыклар да булачак. Ә инде эчтәлеккә килгәндә, Камил Гәрәев Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев сүзләрен искә төшерде:

– Башланган чорда ук ни өчен халык җырларын башкармыйсыз, Илһам абый кебек җырчылар юк, дип әйтүчеләр күп булды. Минтимер Шәймиев шул вакытта, безгә халык җыры да, заманчасы да кирәк. Без – бай халык, дип җавап бирде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү