Хөрмәт күрсәтмәү һәлакәткә китерә

Культура дигәннәре юлда да кирәк. Татарстан Президенты Хөкүмәт йортында узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында шулай дип белдерде. Ике район башлыгына тәнкыйть сүзе дә эләкте. Юлтранспорт һәлакәтләре өчен кем җавап тота?

Быел Татарстанда 4107 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда 321 кешенең гомере өзелгән. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин белдергәнчә, соңгы җиде елда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән. Исерек килеш машинага утырган кешеләр һәм “права”сы булмаганнар саны да кими бара. Шулай ук пассажир һәм йөк транспорты аркасында килеп чыккан аварияләр саны да азая. Аның каравы федераль трассада үлүчеләр арта бара. Быел гына да һәлак булучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 14 кешегә күбрәк. Иң куркыныч юллар исемлегенә Казан – Оренбург, Казан – Ульяновск, Йошкар Ола – Яшел Үзән керә. Беренчесендә, мәсәлән, быел 29 авария теркәлгән. Шулар аркасында 23 үлүче һәм 67 зыян күрүче кеше бар.

– 2024 елга юлларда үлүчеләр саны тагын да кимергә – 100 мең кеше исәбенә 3,14  булырга тиеш. Хәзер ул – 8,23. Бу – Россия буенча иң кечкенә сан, – дип искәртте министр.

Районнар иминлеген кайгыртуда җирле комиссияләр дә катнашырга тиеш.  Әмма кайбер җирлекләрдә алар да эшләп бетерми. Районнарда юл иминлеген кайгыртуны арттыру өчен акча бүленергә һәм чаралар күрелергә тиеш.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanda-yul-transport-%d2%bb%d3%99lak%d3%99tend%d3%99-hatyn-kyz-%d2%bb%d3%99lak-bulgan/

– Әгерҗе, Балтач, Чүпрәле, Тукай, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш районнарында җирле бюджеттан юллардагы чокыр-чакырларны ямау һәм юл сызыгы ясау өчен акча бүлеп бирелгән иде. Әлкидә исә бернинди чараларга да акча тотылмый, – диде министр.

Менделеевск районындагы вазгыять белән таныштырганда, җирле башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хәмматов, юл иминлеген кайгырту өчен кулдан килгәнне эшлибез, дип чыгыш ясады. Әмма куркыныч саннар аны эшсез калдырды. Президент район түрәсенә “күңеленә ятышлы башка эш” табарга киңәш итте. Чирмешән башлыгы Фердинанд Дәүләтшинга кисәтү ясады.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanda-yuhidi-inspektorlary-yulda-mashinalary-vatylyp-kalgan-gail%d3%99g%d3%99-yard%d3%99m-itk%d3%99n/

Иң аянычлысы – юлларда балаларның гомере өзелә. Соңгы 11 айда гына Татарстанда 15 бала һәлак булган. Аларның саксызлыгы аркасында 142 юл-транспорт һәлакәте килеп чыга, шунда өчесе үлә һәм 141 бала җәрәхәтләнә.

– Мондый бәла-казалар балаларның юл иминлеге буенча белемнәре юклыктан килә, – диде Артем Хохорин. – Юл йөрү кагыйдәләрен “Әйләнә-тирә дөнья” кысасында гына өйрәнәләр, дәресләр үткәрү сәгатьләре бик аз. Алар бит, үскәч, рульгә утырачак.

Генерал республика Мәгариф министрлыгына юлларда имин тәртип кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен укыту программасына кертү мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә күтәрергә тәкъдим итте. Хохорин сүзләренә караганда, вакытлыча машина алып тору, ягъни каршеринг хезмәтендә дә тәртип салырга вакыт. Андый машиналар катнашында Татарстанда 255 авария килеп чыккан. 50 кешене исерек килеш эләктергәннәр. Җинаять кылу очраклары булган.

https://vatantat.ru/2019/12/aktanyshta-motorly-pychky-bel%d3%99n-boz-kisep-nishlil%d3%99r/#1241;n-boz-kisep-nishlilәr/

Юлларда аварияләр саны кешеләрнең тәрбиясенә дә бәйле. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, куркыныч саннарны киметү өчен, машина йөртү культурасын гадәткә кертү кирәк.

– Кагыйдә бозмау гадәти хәлгә әверелергә тиеш. Европада кул күтәрсәң, машина йөртүчеләр бер-берсенә юл бирә. Ә бездә нәрсә күрсәткәннәрен үзегез беләсез, – дип сөйләде Президент. – Статистика буенча, юлларда һәлакәтләрнең төп сәбәпләре – әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамсызлык, тизлекне арттыру һәм гаджетлар куллану. Иң куркыныч хокук бозу –  автомобиль белән исерек килеш идарә итү. Исерек машина йөртүче  –  җинаятьче ул! Андыйларның машинасын тартып алу фикерен хуплыйбыз.

Илнар Хөснуллин

САН

Татарстанда җәяүлеләр өчен төрле шартлар тудырыла һәм шәһәр юллары иминләшә бара. Быел Казанда 163 җәяүлеләр кичүендә диодлы утлар урнаштырылды. Мондый эшләр “Имин һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысасында башкарыла.

2024 елга республикадагы таләпләргә туры килерлек юллар саны 46,3 проценттан 50 процентка кадәр артырга, аварияләр еш була торган урыннар саны исә 2 мәртәбә кимергә тиеш.


Фикер өстәү