Хивә шәһәре 2020 елның төрки дөнья мәдәният башкаласы итеп игълан ителде

Үзбәкстанның борынгы шәһәре Хивә 2020 елның төрки дөнья мәдәният башкаласы итеп игълан ителде. Бу хакта ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы интернет сәхифәсендә хәбәр ителә.

Карар 30 ноябрьдә ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы даими шурасының Ош (Кыргызстан) шәһәрендә узган 37нче утырышында ачыкланган.

Хивәне төрки дөнья мәдәният башкаласы итеп Үзбәкстан мәдәният министры урынбасары Камола Акилова тәкъдим иткән.

Хивәдәге тарихи истәлекләр турында К.Акилова: “Тарихи каладагы “Ичан кала” — Үзбәкстанның иң борынгы музейларыннан санала. Ул өсте ачык музей, анда 54 тарихи корылма, 369 йорт урнашкан. Кирмән 3 мең еллык Харәзем тарихының мадди һәм рухи мәдәниятен чагылдырган 40 мең объектка ия”, — дип сөйләгән һәм кала турында фильм тәкъдим иткән, диелә хәбәрдә.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү