Иҗатның урыны базардамы?

Татарның беренче профессиональ хатын-кыз рәссамы Гайшә Рахманкулованың картиналары сатуга куелган. Алар сатуда ничек пәйда булган? Картиналарның кыйммәте нидә һәм Татарстанның байлыгын ничек саклап калырга була? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

“Ренессанс”

Бу күргәзмә булмаса, Рахманкулованы искә төшерүче дә булмас иде, бәлки. “Ренессанс” антиквар салон-галереясе директоры Адел Фәйзуллинның тел төбендә әнә шул фикер ята. Чынлап та хак: без шәхесләребезне белмибез һәм кадерләмибез. Адел Гайшә Рахманкулова картиналарын дүрт ел элек туплый башлаган.

– Рәсемнәрне төрле кешеләр алып килде. Базарда очраганнарын да сатып алдым. Антиквариат белән шөгыльләнүчеләрдән дә алдым, “Авито”га да куелган иде, – диде ул. – Шактый гына туплангач, күргәзмә оештырырга булдым. Ачылышка Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре дә, рәссамнар да килде. Гайшә Рахманкулова – ТАССР Рәссамнар берлегенә кабул ителгән беренче хатын-кыз. Бу факт кына да күп нәрсә сөйли. 1974 елда аңа – атказанган, 1984 елда “Халык рәссамы” исемен бирәләр. Мәскәүдә булган бөтенсоюз күргәзмәләренә Татарстаннан барган вәкил дә ул була. Миңа аның барлыгы 85 шундый күргәзмәдә катнашканлыгын әйттеләр.

“Ренессанс”тагы күргәзмәдә Татарстанның бөтен үткәне чагыла. Анда – Казан театрлары, эшчеләр, КамАЗ төзелеше, шәхесләр. Сара Садыйкова портреты гына да ни тора!

Менә шуңа, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, әлеге картиналарның сатуга куелуын күргәч, аһ итә. Мәдәният министрлыгына барып, бу картиналарны шәхси коллекцияләргә җибәрүгә юл куймаска, Татарстанда калдырырга кирәк, дигән мәсьәләне күтәрә. Министрлыктан җавап алынмаган әле.

– Беләсезме, мине нәрсә сагайтты: күргәзмәдә Гайшә Рахманкулованың варисы Алла хәтта музейга да бирергә теләмәгән картиналар куелган, – ди Зөфәр Гыймаев. – Элегрәк ул өеннән шушы картиналарның урланганын әйткән иде. Ә хәзер алар – сатуда. Мин аларны Татарстанның горурлыгы дип саныйм. Хөкүмәт әлеге әсәрләрне музейга сатып алсын иде. Аларда бит Татарстанның тулы бер чоры чагыла.

Дуслык

Гайшә Рахманкулова белән Зөфәр Гыймаев дуслыгы күптәннән килә.

– Мәскәүдә укып кайткан еллар гына иде ул. Остаханәдә туктатты да: “Синең портретыңны ясыйсым килә”, – диде. “Ә мин сезне ясармын, рөхсәтме?” – дидем. Шулай килештек тә. Ул чакта Рәссамнар берлеге рәисе Әмир Мәҗитов иде әле. Бервакыт бүлмәгә килеп керде дә: “Гайшә апа портретын музейга алабыз”, – ди. Ясалып та бетмәгән иде әле ул, болай да яхшы дип алып киттеләр. Гайшә апа белән шуннан аралаша башладык. Ә бервакыт ул мине Алла белән таныштырды. Мөгаен, кайчандыр бу кызның язмышында бик авыр чорлар булачагын сизенгәндер. Мин дә аны үз иттем. Гайшә апаның иҗаты шома гына бармады. Үзешчән дип кимсетүләр дә булды, портретларын да  тәнкыйтьләдерләр. Кимчелекләре булса да, ул образ тудыра белде. Ә натюрмортлар ясаганда, үзенә генә хас алым булдырды. Андый картиналары кабатланмас аның. Бакый ага Урманче аны колорист дип әйтә иде, иҗатын бик югары бәяләде, – ди Зөфәр абый.

Зөфәр Гыймаев әйтүенчә, картиналарның ничек итеп сатуга чыгуына бары  рәссамның варисы гына ачыклык кертә ала. Ләкин ул аның белән ике айлап аралашмаган. Рәссам, Алла яшәгән йортка барып, күршеләре белән сөйләшкән. Алар аны хастаханәгә алып китүләре турында әйтәләр. Алланы эзләүгә без дә кушылдык. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе белән бергә бер хастаханәдән икенчесенә бардык һәм, ниһаять, эзенә төштек.

“Мине эзләгәнең өчен рәхмәт

Хастаханәгә Алла ханымны сентябрь аенда ук китергәннәр. Шөкер, табиблар аның белән очрашырга рөхсәт иттеләр. Ул Зөфәр абыйны ерактан ук танып алды, “Мине эзләгәнең өчен рәхмәт, тапканыңа рәхмәт”, – дип, кат-кат кабатлады. Үзәк өзгеч күренеш иде ул. Хастаханә киеме өстеннән бәйләнгән жилет кигән, башына яулык япкан кечкенә генә гәүдәле ханым, Зөфәр абыйга әллә ниләр сөйләмәкче була. Әмма хикәят бик кыска булып чыга һәм “хәтерләмим” дигән сүз белән тәмамлана. Ул үзенең авырып киткәнен әйтә, ләкин монда ничек эләккәнен хәтерләми. Картиналар югалу-югалмавын да, полициягә гариза язу-язмавын да төгәл әйтә алмый, фәкать Зөфәр абыйны гаҗәпләнеп тыңлый бирә.

Без Алла ханымны дәвалаган табиб белән дә сөйләштек. Доктор әйтүенчә, ул үзен карарлык хәлдә түгел. Шуңа күрә шушы барлы-юклы өч ай эчендә өстеннән опекунлык рәсмиләштерүче табылган. Табиб аны ерак туганы дип атый. Зөфәр абый да туганнары булуын, әмма берсенең дә Алланың тормышында катнашмавын сөйләде:

– Ул берничә мәртәбә паспортын югалтты. Документ ясатырга булыштык. Тагын югалттым дип килде. Ышаныргамы, юкмы – белмибез. Ашаганым юк, дигәч, акчалата ярдәм иттем, рәссамнар үзләре белән алып килгән ризыкны бирәләр иде. Шул чакта бер генә туганы да юк иде бит янәшәсендә.

Кызганыч, без опекунлык рәсмиләштергән кеше белән сөйләшә алмадык. Фамилиясен генә ачыклый алдык. Зөфәр абый да таба алмаган аны. Әмма эзләүне дәвам иттерәчәген ныгытып әйтә. Ләкин Зөфәр абыйның үзенең дә сәламәтлеге мактанырлык түгел. Әгәр ул булмаса, бәһасез сәнгать әсәрләре язмышын кем кайгыртачак?

Татарстан Рәссамнар берлеге рәисен шушы сорау борчый да инде. Ялгыз рәссамнарның иҗаты ниндидер юллар аша базарга чыга, дип чаң суга ул. Элек, Советлар союзы вакытында мондый хәлләр юк иде, дип тә өсти. Татарстанның горурлыгы булган картиналар язмышын кем кайгыртырга тиеш? Без бу сорауны Мәдәният министрлыгына, җәмәгатьчелеккә юллыйбыз.

Гөлинә Гыймадова

 Юрист Роберт ТУКТАРОВ:

– Закон нигезендә, сәнгать әсәрләренә авторлык хокукы рәссамның бөтен гомере дәверендә һәм ул үлгәннән соң да әле 70 ел дәвамында саклана. Шушы вакыт эчендә беркем дә, хәтта дәүләт тә рәссамның мирасы белән эш итүгә (сату, бүләк итү һ.б.) хокуклы була алмый. Нотариус мирас ачылган көннән үк (ягъни рәссам үлгән көннән үк) мираска калган мөлкәтне саклау чараларын күрүгә: ике шаһит алдында мөлкәтнең, шул исәптән сәнгать әсәрләренең исемлеген төзеп, аны ышанычлы затларга (кайбер очракларда – дәүләт органнарына) саклауга тапшыруга бурычлы. Мәрхүм рәссамның варисы, авыру сәбәпле, үз хокукларын, шул исәптән мираска хокукларын яклый алмаса, бу хокукларны вәкаләтле затлар: беренче чиратта, варисның опекуны (попечителе); опека һәм попечительлек органы (сүз уңаеннан, опекунның намуслылыгына да нәкъ менә шушы органның күз-колак булып торуын, кирәк икән – опекунны да алыштыра алуын  әйтеп үтәргә кирәк); эчке эшләр органы якларга тиеш. Эчке эшләр органы теге яки бу чыганактан сәнгать мирасының (картина һ.б.) башка затларга законсыз күчүе (милеккә, файдалануга) турында мәгълүмат кабул итүгә,  җинаять эше кузгатуга һәм картиналарны эзләүгә, аларны билгеләнгән тәртиптә тартып алып, шул исәптән хәтта, үзләре фикеренчә, картиналарны намуслы төстә сатып алган кешеләрдән дә тартып алып, законлы милекчесенә тапшыруга бурычлы. Бу җәһәттән бәхәс килеп туган очракта, прокурор Россия Федерациясе Гражданлык-процессуаль кодексының 45 нче статьясы нигезендә, суд эшен кузгата һәм рәссамның авыру варисының санга сугылмаган хокукларын яклый.

 

  • Гайшә Рахманкулова (1913–1991) иҗатын Бөек Ватан сугышы елларында башлый. 1941 елның 22 июнендә Казан сәнгать училищесын тәмамлый һәм сугыш елларында башлыча тыл хезмәтчәннәре портретларын, шигарьләр язу белән шөгыльләнә. Сугыштан соң исә станок алымы белән рәсем ясауга керешә.
  • 1960 елларда рәссам акварель техникасына күчә, натюрморт, портрет, көндәлек картиналар ясый. Аның әсәрләре төсләргә бай, позитив энергия белән сугарылган.
  • Тууына 100 ел тулу уңаеннан, 2014 елда “Хәзинә” галереясенда “Гайшә Рахманкулова. Казан аквареле” дигән күргәзмә оештырылган.

Фикер өстәү