Иң яхшы актриса – Татарстаннан

Узган шимбәдә “Театраль Идел буе” төбәкара фестивале тәмамланды. Тавыш бирү юлы белән Түбән Новгородта җиңүчеләрне билгеләделәр. Алар арасында Татарстан кызы да бар.

Әлеге бәйге март аенда ук башланып китте. “Идел буе федераль округының иң яхшы мәктәп һәм студентлар театры” исеменә лаек булу өчен 14 төбәктән 28 коллектив көч сынашты. Тавыш бирүнең соңгы этабына Татарстан исеменнән ике спектакль чыкты. Аның берсе Сөмбел Гаффарованың “Парковка” спектакле (режиссеры – Олег Кинҗәгулов) һәм  Чаллының 61 нче гимназиясе “РИФ” театр студиясе куйган “Яшәгән ди бер көчек” әсәре.

30 ноябрьдә җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. “Иң яхшы актриса” номинациясендә “Парковка” спектаклендә Фатыйма ролен башкарган Ләйсән Гатауллина җиңеп чыкты.

Башка номинацияләргә килгәндә, “Иң яхшы мәктәп театры” исеменә Башкортстанның “Пауза” театр студиясе лаек булды. Алар “Ялкау Емеля турында әкият” әсәрен сәхнәләштерде. “Иң яхшы студентлар театры” номинациясендә Чуашстанның “Абрикос бакчасы” театры җиңеп чыкты. Алар “Минем бабай чия иде” дигән тамаша күрсәтте. “Студентлар театрлары арасында иң яхшы режиссер” номинациясенә жюри шушы театр режиссеры Дмитрий Мироновны лаек дип тапты. Мәктәп театрлары арасында иң яхшы режиссер булып Пенза өлкәсеннән Наталья Кучишкина танылды. “Студентлар арасындагы иң яхшы актер” исемен Чуашстаннан Вячеслав Краснов йөртәчәк. Мәктәп укучылары арасында бу номинациядә Роза Коробова җиңде.

Түбән Новгород өлкәсе бернинди номинациядә дә җиңә алмады. Өлкә губернаторы урынбасары Александр Югов әйтүенчә, иң зур җиңү – катнашу, үзеңнең көчеңә ышану. Киләсе елларда катнашу өчен этәргеч кенә бу, ди ул.

Проектта барлыгы 130 студентлар театры, йөзгә якын мәктәп театрлары, 7 меңгә якын яшь актер катнашты. Аларның спектакльләрен 100 меңнән артык кеше карады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 декабрьдә Түбән Новгородта үтәчәк. Җиңүчеләр бүләкләр һәм яңа әсәрләр сәхнәләштерүгә  акчалата грант алачак.


Фикер өстәү