Илдә ниләр бар икән?

Аксубай районы мәдәният йортында   бөек Хәсән Туфанга  багышланган чираттагы “ Туфан укулары” белән  иҗади конкурска ут күрше  районнардан йөзләгән әдәбият сөюче җыелды. Туфан каләменнән төшкән шигырьне сәхнә мөнбәреннән олысы-кечесе: әйтик, “Радуга” балалар бакчасына йөрүче  5 яшьлек Михаил  Янилкиннан алып, Яңа Үзи авылыннан  инде җиденче дистәне ваклап килүче  Рифа Идиатуллинадай  өлкәннәргә хәтле укыды. Шагыйрьне яд итү белән бергә, аның рухы алдында хисап тоту өчен изге мәйдан да иде бу әдәбият кичәсе.

Иҗат сынавы йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде, шөкер. Чирмешән районы лицее  укучысы Милена Манукянның “Аккош” шигырен урыс телендә тәэсирле, сәнгатьле итеп укуын да ошаттылар. Иске Мукшы мәктәбе укучысы 11 яшьлек Назыйм Вәлиев үлемсез “Юкмыш бабай әкияте”ннән бер өзек көйләп җибәрүгә, тамаша залы җанланып китте.  Кыскасы, бер генә шигырь дә битараф  калдырмады, Туфан аганың фаҗигале язмышына гына ишарәләп, гел җанны тетрәтә торган әсәрләре белән генә мавыкмадылар. Бунтарь, гыйсъян холкын чагылдырган “Урал эскизлары”на да нәүбәт җитте. Тик менә нәкъ шушы изге җирдә “Кармәт истәлекләре” циклыннан бер генә юл да яңгырамау ничектер күңелдә ризасызлык уятты…

Туфанга  багышлап язган авторлар әллә ни күп тә булмады ул көнне. Әмма һәрберсенең иҗат җимеше күңел  кылларын тибрәтерлек иде. Шагыйрьнең  шигырен ифрат сәнгатьле итеп яттан сөйләгән 17 яшьлек Иван Непомнящийны (Кәкре Күл урта мәктәбе) сокланып тыңлый торгач, жюри өстәлендә янәшәмдә утыручы шагыйрә Нәҗибә Сафина белән: “Бу, мөгаен, үзе дә шигырь язадыр”, – диештек. Фараз рас килде. Сүз җаеннан, Нәҗибә ханым үзенең ире, Тукай бүләге лауреаты Мөдәррис Әгъләмовның Туфан белән очрашулары турында хатирәләрен яңартуы да нур өстенә нур булды.

“Туфан укулары” бер тында  үтте. Җанны талкыган күп сорауларга җавап ачыклана төште сыман. Аны оештыруда башлап йөргән “Ак калфак” татар хатын-кызлар җәмгыятенең Аксубай район бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Нурхәммәтовага, Туфан музее хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Шигърият бәйгесендә җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр өләшү белән бергә, Туфан әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләрен йомгаклап, яшь рәссамнарга да шундый ук хөрмәт билгеләрен тапшырырга өлгерде.

 

Илдус Диндаров 


Фикер өстәү