Иммунитетны ныгытучы 9 азык-төлек

Иммунитетны ныгытуның иң яхшы юлы – дөрес туклану. Нинди ризыклар кулланырга кирәклеген беләсезме?

Сарымсак. Аны чи килеш ашарга кирәк. Ваклап икмәккә ягарга, соусларга кушарга да була.

Майлы балык. Анда иммунитет өчен бик файдалы цинк бар.

Шоколадның какао проценты күп булганын кулланыгыз. Ул организмны бактерияләрдән саклый.

Гөмбә лейкоцитларның организмны саклау функциясен көчәйтә.

Имбирны салкын тию авырулары башланганда төнәтеп эчәргә, чәйгә кушарга кирәк.

Лимонны кайнар чәйгә салмыйча кулланыгыз. Югыйсә, аның файдалы сыйфатлары бетә.

Бал иммун һәм нерв системаларын ныгыта, тизрәк савыктыра.

Кефир эчәклекне микроблардан саклый, авыруларга каршы торырга ярдәм итә.

Кабактагы бета-каротин иммун системасын тәртипкә сала.


Фикер өстәү