Ипотекага түләр өчен кайдан акча табарга?

– Бөгелмәдә яшәүче улым Азатның хатыны үлеп китте. Улын армиягә алдылар. Олы кызы Мәскәүдә эшкә урнашты. Заманында эретеп ябыштыручы булып эшләгән улым Азат пенсиядә, төпчеге – биш яшьлек инвалид кызы белән генә яши. Хатыны исән вакытта, эшләп торганда ипотекага өч бүлмәле фатир алганнар иде. Пенсия акчасыннан ничек итеп ипотека бурычларын каплап барырга? Әле бит инвалид баланы да тәрбиялисе бар. Зинһар, бер-бер чарасын табуда булышсагыз иде.

Әнвәр Әхмәтбаев. Зәй шәһәре.

Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, башкарма комитет хезмәткәрләре Азат Әхмәтбаевның өендә булып, гаилә хәлен белешкән.

“Хәзерге вакытта әти кеше кече кызы Лияне тәрбияләп, карап тора. Азат Әхмәтбаев 13034 сум пенсия ала. Лиянең инвалидлык буенча пособиесе – 15461 сум. Өй тыйнак кына җиһазландырылган. Әз генә төзекләндерәсе бар, – дип хәбәр итә хакимияттәгеләр. – Азатның сөйләвенә караганда, Лия балалар бакчасына сәгать 8дән 12гә хәтле генә йөрү сәбәпле, әти кеше эшкә урнаша алмый. Әхмәтбаев гаиләсе тармакара исәптә тормый, гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан аларга социаль хезмәт күрсәтелми. Белгечләребез Азат Әхмәтбаевка кыен хәлдә калганнарга социаль хезмәт күрсәтү тәртибен аңлатты. Киләчәктә киңәшләшеп тору өчен тиешле телефон номерларыбыз калдырдык”.


Фикер өстәү