Ире үтергән хатынны һәм аның балаларын җирләү өчен акча җыялар

3 декабрьдә төнендә Менделеевск каласында 38 яшьлек хатын-кыз һәм аның 19 һәм 2 яшьлек ике баласының мәетләре табыла

Үтерелгән хатын-кыз белән яшәгән 41 яшьлек ир-ат көнчелек аркасында элеккеге хатынына, 2 яшьлек улына һәм 19 яшьлек үги улына пычак белән кадаган. 12 яшьлек тагын бер малай качып өлгерә алган.

Менделеевск шәһәрендә әлеге фаҗигада җан биргән хатынны һәм аның ике улын җирләүдә туганнарына ярдәм итү өчен акча җыя башлаган. Акчаны мәрхүмәнең әнисенең хисап номерына җыялар, дип хәбәр итәләр соөиаль челтәрләрдә.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanda-%d3%99tise-%d2%aftererg%d3%99-tel%d3%99g%d3%99n-kanga-batkan-eget-pekarnyaga-yard%d3%99m-sorap-kil%d3%99-video/

Ирне кулга алганнар, ул якыннарын көнләшү аркасында үтерүен әйткән.


Фикер өстәү