Исламия Мәхмүтова белән хушлашу кайда узачагы билгеле булды

Бүген каты авырудан соң РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова 76 яшендә  вафат булды.

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 4 декабрендә, 10:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. Актриса Самосырово бистәсе зиратында тормыш иптәше Хәлил Мәхмүтов янына җирләнәчәк.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanny%d2%a3-halyk-artisty-islamiya-m%d3%99hm%d2%aftova-vafat/

Исламия Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килә, махсус һөнәри белеме булмаган килеш, 19 яшендә элеккеге Республика татар күчмә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшли башлый. Шушы театрда 55 елдан артык эшли.

https://vatantat.ru/2019/12/islamiya-teatry/

 


Фикер өстәү