Йолдызлар безгә елмая

Татарстанның тагын бер ядкаре, тарихи һәм мәдәни казаныш буларак,  ЮНЕСКО исемлегенә кертеләчәк. Сүз КФУ обсерваторияләре турында бара. Кичә башкалабызда Италия, Франция, Германия, Ирландия, Мексика, Кытай, Үзбәкстан, Казахстан, Эстония, Греция кебек егермеләп илдән килгән галимнәр, экспертлар катнашында “Астрономия һәм дөнья мирасы” халыкара җыены башланды.

Беренче чыгышлардан ук аңлашылганча, галимнәр һәм белгечләр йолдызларны, чиксез күкне өйрәнүче гыйлем учагын – обсерваторияләрне кешелекнең йөзек кашы итеп тануны һәм кадерләп тотуны кабыргасы белән куя. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәгенең әлеге проекты кысаcында уздырылучы чара нәкъ менә астрономиягә бәйле, бөтен дөнья күләмендә тарихи, мәдәни әһәмияткә ия булган корылмаларны ачыклау һәм саклауны күз уңында тота.

https://vatantat.ru/2019/12/kajsygyzny%d2%a3-kuly-%d2%97yly-respublikada-invalidlar-unk%d3%a9nlege-bashlandy/

Хәер, бу максат ун ел элек, башкалабызда уздырылган “AstroKazan-2009” астрономнар конференциясендә үк куелган иде. КФУның астрономик обсерваторияләрен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү башлангычын 2017 елны ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бочкова хуплап чыкты. КФУ обсерваторияләре дигәндә, әлбәттә, беренче чиратта, Казан янындагы Энгельгардт исемендәге обсерватория турында сүз бара. Халыкара җыенны ачып, галимнәрне сәламләгән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара аңлашуны ныгыту буенча махсус илчесе, республика “Яңарыш” фондының химаячеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тә Дрезден белән Казан, Россия белән Германия хезмәттәшлеген ныгытуга зур өлеш керткән Василий Энгельгардтка мәдхия укыды. Укырсың да! Астрономия фәненә бөтен гомерен багышлаган, үз акчасына Дрезденда астрономия обсерваториясе ачкан, соңрак аның җиһазларын Казан обсерваториясенә бүләк иткән, җан биргәндә барча мөлкәтен йолдызларны өйрәнүче якташларыбызга мирас итеп калдырган бөек фән әһеле бит ул. Биш ел элек алман галименең васыятен үтәп, җәсәден бирегә алып кайттылар, обсерватория биләмәсендә җирләнгән дусты, фикердәше, Казан император университеты ректоры, профессоры булган Дмитрий Дубяго янәшәсендә гүргә иңдерделәр.

– Борын-борын заманнарда ук кешеләр бик күп сорауларына җавапларны йолдызлардан эзләгән. Татар халкы иң якты йолдызга Чулпан дип исем биргән. Бездә кыз балаларга, яратып, Чулпан дип исем кушалар. Очсыз-кырыйсыз күк шагыйрьләрне, музыкантларны илһамландырган. Астрономия белеме халык хуҗалыгында да кулланылган. Мөселманнарыбыз намаз вакытын исәпләп чыгару, төгәл вакытны, Кәгъбәне билгеләү өчен йолдызларга баккан. “Зенит”, “азимут” дигән сүзләр халыкара кулланышка гарәп теленнән кергән. Борынгы Болгар дәүләтендә, Алтын Урдада йолдызлар серенә төшенергә тырышканнар. Әйтик, Максуди әл-Болгариның Кояш, Ай тотылу көннәрен ачыклавы билгеле. Татар халкы мәчет, төрбә, мунча салганда да астрономия мәгълүматларыннан файдаланган, – дип, Минтимер Шәймиев астрономия фәненең, аннан бүленеп чыккан геодезия тармагының халык хуҗалыгында, гамәли тормышта искиткеч зур әһәмияткә ия булуын тәфсилләп бәян итте.

https://vatantat.ru/2019/12/kamal-teatry-selfi-b%d3%99jgese-iglan-itte/

Бик күп илләрнең милли академияләре әгъзасы булган мәшһүр милләттәшебез, атаклы астроном, Германиядәге Макс Планк исемендәге Астрофизика институты директоры Рәшит Сөнәевнең халыкара җыенда катнашучыларга видеомөрәҗәгате дә бик урынлы, кызыклы булды. Ул да астрономия фәненең Алтын Урдада зур үсеш алуын искә төшерде.

– Сәйфи Сараи 1394 елда язган бер поэмасында гүзәл кыз турында: “Җир Кояш тирәсендә әйләнгән шикелле, ул егеткә борылып-борылып карады”, – дип яза шагыйрь, – дип сөйләде милләттәшебез. Ул да Казан галимнәренең галәмне өйрәнүгә зур игътибар бирүләрен әйтте.

Россия Фәннәр академиясе академигы Михаил Маров американнарның 2024 елдан Айны кабат җентекләп өйрәнә башлаячакларын, бу җәһәттә Россия галимнәренең дә Айны игътибардан ычкындырырга җыенмауларын, әлеге уңайдан ил башлыгы Владимир Путинның махсус күрсәтмәсе булуын хәбәр итте, КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү тәкъдимен яклавын җиткерде. Төштән соң галимнәр секцияләргә бүленеп эшләде. Бүген “түгәрәк өстәл” янында фикер алышуларны дәвам иттерәчәкләр.

Әйе, астрономия фәне бүген дә иң мөһим фән тармакларының берсе булып кала. Әйләнә-тирә мохитне өйрәнү, галәмдәге үзгәрешләрне белеп тору киләчәгебезне фаразлау өчен зарур. Мондый җыеннарның Казанда үткәрелүе бер яктан үткәндәге казанышларыбызны тану булса, икенче яктан, Җир шарының киләчәген күзаллаучы  бер  гыйльми учакның Татарстан булуын күрсәтүе белән дә зур әһәмияткә ия.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү