Йортка ремонт ясау өчен җиде көн дә җитә!

Тиз арада йортка ремонт ясарга кирәк булганда, аны бер атна эчендә дә өлгертеп була. Моның өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:

1 нче көн. Бүлмәләрне бушату. Ремонт ясалачак бүлмәләрдәге җиһазларны чыгарып, стенадагы иске обойларны кубарыгыз. 10 литр суга бер стакан уксус салып, шуны обой өстенә сиптереп чыксаң, ул тизрәк һәм җиңелрәк кубачак. Яңартылачак бүлмәдә тузан, пәрәвез әсәре дә булмаска тиеш.

2 нче көн. Түшәм-стеналарны грунтлау. Кулы эш белгәннәр алдаларга ирек бирмәс: артык катлаулы эш түгел бу. Грунтовка 4–12 сәгать дәвамында кибә. Шуңа күрә бу көнне әлеге бүлмәләрдә башка эш башкарып булмаячак. Аның каравы, кибеткә барып, обой сайлый тора аласыз.

3 нче көн. Стена һәм түшәмне шпаклевкалап, тигезләп чыгабыз.

4 нче көн. Наждаклы кәгазь белән стена һәм түшәмне шомарту. Соңрак бу өслекне кабат грунтларга кирәк.  Бу көнне сез батареяларны да буйый тора аласыз.

5 нче көн. Түшәмне эшлибез. Аны эмульсияле буяу белән буяп куярга да була. Теләге булган кеше пенопласт плитәләр дә ябыштыра ала. Акча ягы иркенрәк булса, тарттырылган түшәмгә өстенлек бирергә мөмкин.

6 нчы көн. Дивар көне. Игътибар иткәнегез бардыр: хәзер күпләр фатир, йортлардагы стеналарны буяп кына куя. Диварга күңелеңә хуш килгән обой да ябыштырырга мөмкин. Икесенә дә бер чама вакыт сарыф ителәчәк.

7 нче көн. Идәнне яңартабыз. Аңа линолеум яки ламинат җәяргә мөмкин. Матди яктан икесенә дә бер үк күләмдә акча сарыф ителәчәк. Шунысы гына бар: ламинат түшәү өчен күбрәк вакыт  кирәк. Ахырдан ремонт ясалган бүлмәләрне җыештырасы гына калачак.


Фикер өстәү