Күл өстендә – кыр үрдәкләре

Айгөл Фазыйлованың улы Әмирнең хәлен белергә теләп, кемнәр генә язмады да, кемнәр генә шалтыратмады. Арада бик өзгәләнеп елаучылары, ул баланы алыр идем, диючеләре дә булды. Сарманда яшәүче Миләүшә Галиуллина – шундыйларның берсе.

– Язмыш мине күп сынады. Кияүгә дә чыктым. Тик ана булу бәхетен татый алмадым. Катлаулы операция кичергәч, әни булу турында хыялланмый башладым. Башка кирәкмәгән уйлар килгән чаклар да булды. Әмма яшәргә көч таптым. Шушы балалар бәхетенә яшәгәнмендер инде, – диде ул.

Иң элек, ире үлгәч, шешә белән дуслашкан дус кызы Кадриянең балаларын тәрбиягә ала. Дөресрәге, олы кызы Чулпан: “Миләүшә апа, безне үзеңә ал әле”, – дип, аның янына килә.

Ул Чулпан белән Ләйсәнне алыр өчен сигез ай буе документ җыя. Үз сабые, җитмәсә, ире булмаган кешегә беркем дә бала бирергә атлыгып тормый. Йөри торгач, ниһаять, аңа кызларны бирәләр. Миләүшә балалар караган өчен бирелгән акчаны ала да дус кызы янына китә. Теләге – аны дәвалау була. Тик Кадрия каршы килә. “Бу акчага балаларга берәр нәрсә ал. Мине инде үзгәртеп булмый”, – ди. Күрәчәктер инде, озак та үтми, янгын чыгып, һәлак була.

Кызларны үстергәндә Миләүшә апа үзе дә әни булырга өйрәнә. Беркөнне аны бер вакыйга сискәндереп җибәрә. Ләйсәнгә беренче тапкыр кышкы аяк киеме алалар. Миләүшә, искесен атарсың инде, дип киңәш бирә. Әмма кыз моңсу гына, аны әни алган иде, дип әйтеп куя. Шуннан соң ул әни кешенең, нинди генә булса да, кадерле, кирәкле булганын аңлый. Кызның аяк киемен, урамга киярсең дип, читкә алып куя. Олы кызы кияүгә чыкканда, әнисе исән була әле. Никахына да бара. Шунда балаларына: “Миләүшә апагызга әнкәй диегез”, – дип әйтеп калдыра. Инде хәзер, шөкер, кечесе дә тормыш корган.

Кызлар белән яши башлагач, ул бер төш күрә. Имеш, шундый матур күл өсте. Анда бик күп кыр үрдәкләре йөзә икән. Уянгач, күл өстендәге кыр үрдәкләре – чит балалар бит инде ул, дип юрап куя. Юраган юш килә. Күп тә үтми, аңа тагын өч бертуган – Илнур, Руслан, Лилияне тәрбиягә бирәләр.

– Бу балаларның әниләре авырып киткән икән. Өйдә дус кызымны калдырдым да сабыйларны алырга киттем. Башта тамаклары туймады. Авыр яшәгәннәрдер инде, мөгаен. Кулларында гел ипи булыр иде. Әмма тора-бара ризыкны өстәл янында ашарга өйрәнделәр. Аш ашарга өйрәттем, – дип сөйли Миләүшә апа.

Ул бу балаларга әти дә, әни дә була. Кайчак кырыслык та күрсәтә. Кеше әйберенә тияргә ярамаганны, сорап алырга кирәклекне аңлата. Малайлар белән уртак тел табу җиңелрәк кебек тоела аңа. Шуңа да тагын Илмир һәм Адел исемле бертуган малайларны алып кайта. Сабыйлар ятимнәр йортында, берәрсе килеп алсын иде, дигән бер генә теләк белән яшәгән була. Өйгә кайткач, шатлыкларының чиге булмый. “Монда шундый рәхәт”, – диләр. Тик баштарак үз әниләрен сагыналар.

– Кечкенәсе бик тә көтте. Бервакыт, әйдә шалтыратыйк, дидем. Сабый бик куанган иде, әнисенең исерек икәне беленде. Шуннан соң башка шалтыратмадык. Хәтта әниләре үзе элемтәгә чыкса да, алмаска куша иде, – дип искә ала Миләүшә апа.

Бу йортка Айгөл исемле кыз да кайта. Ул да бик күпне күргән, аны да әнисе җәберләгән. Аллага шөкер, инде кияүгә чыгып, үз оясын корган. Миләүшә апа сөйләвенчә, аның өендә вакытлыча яшәп торучы ятимнәр дә була. Марат исемле малайны бер гаилә тәрбиягә алган була. Әмма, ни сәбәпледер, кире кайтаралар. Ул малайны пропискага кертә, үзендә яшәргә алып кала. Куллары алтын икән егетнең. Кыш көне оешмаларга боздан сыннар ясый, ди.

– Мин үземдә үскән, яшәгән балаларның исәбен алып бармыйм. Иң мөһиме, кайда гына булсалар да, минем яратуымны тойсыннар. Барысын да көтеп калам. Чыгып киткәннәре кунакка кайтсыннар. Алар миңа сулар һава кебек, яшәргә көч бирәләр. Өйдә бала тавышын ишетсәм, очып кына йөрим. Авырырга да вакыт юк, яшисе килеп тора, – ди олы йөрәкле ханым. – Үз балаларымны сөяргә насыйп булмаса да, ятимнәргә җылымны бирергә тырышам. Барысын да бик яратам. Арада төрле холыклысы бар, әмма ничек тә уртак тел табарга тырышам. Алар да миңа рәхмәтледер дип уйлыйм. Шулай булмаса, олыгайган көнемдә мондый бәхетне татымас идем!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Күл өстендә – кыр үрдәкләре” язмасына фикерләр

  1. Искиткеч изге кунелле кешелэр бар. Милэушэнен шундый кин кунелле булуы, балалар язмышына битараф калмавы сокландыра. Э никадэр кэч тэлэп итэ бит шулхэтле балалаоны тэрбиялэу, никадэр ярату булырга тиеш хатын-кыз кунелендэ. Ходай Сезгэ исэнлек, бетмэс-тэкэнмэс энергия бирсен

Фикер өстәү