“Күршегә дә керә алмый идек бит”

Авыл ул – тел, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау чыганагы. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин муниципаль берәмлекләр советының XIV съездында әнә шулай диде. Ә соңгы биш ел эчендә авылда яшәүчеләр саны 15 мең кешегә кимегән. Биш авылның берсендә 50дән кимрәк кеше яши. Жыенда сала тормышын тагын яхшырту турында сөйләштеләр. Киләсе елда республика программалары 50гә җитәчәк.

Зур утырыш алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Республика авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре 100 яңа автомобиль ачкычы алды. “Бу машиналар сезгә бурычларыгызны тизрәк башкарырга булышачак”, – диде Миңнеханов.

Бүген республикада 956 муниципаль берәмлек, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 39 шәһәр, 872 авыл җирлеге исәпләнә. Әгъзам Гобәйдуллин белдергәнчә, халык ихтыяҗын республика программаларыннан башка канәгатьләндерү мөмкин түгел. “Аларның саны 40ка җитте, шуның нәтиҗәсендә без икенче мохиткә ия булдык. Халык алдында торган бурычларны үти алабыз. Әмма авылда кеше саны кимүгә кагылышлы социаль проблеманы да әйтмичә кала алмыйбыз, – диде ул үз чыгышында. – Соңгы елларда саланы үстерү буенча шактый эшләр башкарылды. Авыллар газлаштырылган, мәктәпләр, бакчалар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, юллар ремонтлана. Кешегә мөмкинлекләрен тормышка ашыру буенча шартлар булдыру зарур. Эшкуарлыкны, авыл продукциясен эшкәртү предприятиеләре, кооперативлар хәрәкәтен актив үстерергә кирәк. Югары технологияләр турында бергәләп уйлыйсы бар. Яшь гаиләләргә шартлар тудыру, җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләрен карау сорала”.

Жыенда үзара салым программасын уңай яктан телгә алдылар. Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов әйтүенчә, аларда һәр тиен исәптә. Акчаның кайда киткәне турында кибетләрдә мәгълүмат эленгән. Авыллар урамнарына 1800 заманча яктырткыч куйганнар. Бу чыгымны ике тапкыр киметә икән. Урамнар яктырган, аның каравы районда белгечләр җитми икән. Сәбәбе хезмәт хакы белән бәйле.

Апас районының Зур Күккүз авылы җирлеге башлыгы Рузия Низамова авылның яхшы якка үзгәрүен әйтте. Үзара салым программасы кертелгәч, юллар төзекләндерелгән. “Элек көзге пычракта каршы як күршегә дә керә алмый идек. Мин авыл – баласы: шунда тудым, шунда яшим. Барыгыз да белә, авылны яратмаган, сулышын тоймаган кеше җирлек башлыгы була алмыйдыр. Халык белән эшләү зур җаваплылык, – диде башлык һәм уңышка ирешүнең бер шартын да әйтте. – Республикада халык проблемаларын хәл итү буенча бик күп программалар эшли, киләчәктә аларны тормышка ашыру өчен Рөстәм Нургалиевич, Сезнең кебек Президент кирәк. Киләсе елда буласы сайлауда кандидатурагызны тәкъдим итүегезне көтәбез”. Залдагылар бу сүзләрне алкышлар белән куәтләде.

Бөгелмә районының Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров исә шәһәр тибында бистәләр проблемасын күтәрде. Карабаштан тыш, республикада Васильево, Актүбә, Җәлил, Кама Аланы кебек берничә зур бистә бар. Аларга ул махсус программа кертүне сорады. Башка җирлекләр белән бертөрле күләмдә каралган акча инфраструктураны тәэмин итәргә җитми. Карабашта, әйтик, юллары 30 елдан артык яңартылмаган урамнар бар икән.

– Без шәһәр дә, район үзәге дә, авыл җирлеге дә түгел. Шуңа күрә бүген гамәлгә ашырыла торган программаларда тулысынча катнаша алмыйбыз. Дәүләт программаларын булдырганда, бистәләрнең мәнфәгатьләрен аерым нормативлар буенча исәпкә алып булмасмы икән, – дип мөрәҗәгать итте ул Президентка.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узып баручы елның уңышлы булуын әйтте. Киләсе елга да зур өметләр баглый ул, программалар саны 50гә җитәчәк. Яңалары арасында тиңдәше булмаган “Безнең ишегалды” проекты да бар. Аны өч елда төгәлләргә җыеналар. “Хастаханә стационарлары” проекты исә биш ел эчендә 103 объектны төзекләндерүне күздә тота.

– “Безнең ишегалды” программасы нигезендә 6 мең 772 күп фатирлы йорт ишегаллары төзекләндереләчәк. Монда юллар, тротуарлар, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыклары, чүп савытларын булдыру буенча 7 төрле эш башкарылачак. Өч ел эчендә юллар, спорт мәйданчыклары булдыру, яктырту мәсьәләсен башкарачакбыз, тик шәһәр халкы да бу эшләргә кушылса, ишегаллары ямьлерәк булыр иде, – диде ул.

Президент үзара салым программасына тукталып, аның уңышлы булуын билгеләп узды. “Аңа каршы чыгучылар да очрый. Программада катнашып, авыл җирлекләре зур мәсьәләләрне хәл итә ала. Үзара салым акча җыю гына түгел, – диде ул. – Бурычларны хәл итү буенча ирекле проект”.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү