Күзләремә бер каравың җитә 

Быел хезмәт урынында имгәнгән, һөнәри чир алган хезмәткәрләр 2 миллиард сумнан артык түләү алган. Шул ук хисапка хезмәткә вакытлыча яраксызлык вакытында түләү, медицина, социаль, һөнәри тернәкләндерү, санаторий-курортлар белән тәэмин итү, җитештерү тармагында имгәнүләрне булдырмау эшләре дә керә. Бу хакта ел йомгаклары киңәшмәсендә Россия иминият фондының Татарстан буенча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Павел Лоханов сөйләде.

Быелдан башлап пенсиягә якынлашып килүчеләрне һәм пенсия яшендәгеләрне шифаханәгә җибәрү мөмкинлеге булдырылды. Республикада 377 иминиятче хезмәткәрләрен дәвалауга 102 миллион сум акча күчергән һәм шуның буенча 3 мең кеше шифаханәдә дәваланып кайткан. Утырышта катнашкан Россия Социаль иминият фонды җитәкчесенең беренче урынбасары Татьяна Лотоцкая әйтүенчә, бу бик аз. Оешмалар әлеге мөмкинлектән тиешенчә файдаланмаган. Кемдер ул хакта белмичә калган, кайберсе, белсә дә, әһәмият бирмәгән.

Павел Лоханов әйтүенчә, инвалидларга быел 7,5 меңгә якын юллама бирелгән, шуларның 500дән артыгы – балаларга. Меңнән артык юллама инвалидларны озата баручы кешеләргә каралган. Тик бу саннар гына чиратны юкка чыгара алмый, чөнки чират җитүен бишәр ел көтүчеләр бар. Казанда яшәүче Илнур Хәмидуллинның күзләре күрми. Юлламаны ул 2014 елдан бирле көтә. Пикетка чыгучылар арасында ул да бар иде. “Илнурга шифаханәгә чакыру килмәде әле. Шулай да, быелгы сөйләшүләрдән соң боз кузгалды кебек. Җыелып килгән бурычлары күп булгач, алар тиз генә чишелә алмас шул”, – ди Илнурның әтисе Илгизәр Хәмидуллин.

Социаль иминият фонды физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне техник тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итәргә тиеш. Павел Лоханов чыгышында әйтеп үткәнчә, быел бу эшкә 1 миллиард 57 миллион сум акча бүленгән. Татарстан Социаль иминият фонды бүлекчәсе өчен ел тыныч узмады. Техник тернәкләндерү чараларын вакытында ала алмаучылар һәм аларның сыйфатыннан риза булмаучылар пикетка чыкты. Шикаятьләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерелде. Ул мәсьәләләр координацион советта да күтәрелде. Физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче ата-аналар дәүләт заказы буенча бирелүче “подгузник”ларның, коляскаларның, аяк киемнәренең сыйфатыннан канәгать түгел иде. Гомумән быел түрәләр һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында киңәшмәләр шактый булды. Октябрь аендагысына Россия Социаль иминият фонды рәисе урынбасары Алексей Кошелев, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та катнашты. Инвалид бала тәрбияләүчеләр компенсацияләрне вакытында ала алмаудан зарланды.

Әнә шундый мөрәҗәгатьләр азрак булсын өчен Социаль иминият фонды бүлекчәсе халык белән даими элемтәдә тору өчен колл-үзәк оештырган. Хезмәткәрләр бер генә шалтыратучыны да җавапсыз калдырырга тиеш түгел. Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, республика үзе генә хәл итә алмаган мәсьәләләр дә бар. Анда федераль үзәкнең булышуы, кайберсендә законнарга өстәмәләр кертү, боерыкларны үзгәртү кирәк. Әмма һәр җирдә эшчәнлек ачык булырга тиеш, проблемаларны яшереп калырга ярамый. Кайбер авырткан мәсьәләләрне бездән нәтиҗәлерәк эшләүче төбәкләрдән өйрәнү дә зыян итми. Татарстан түрәләре халыкның гозерен тәнкыйть буларак түгел, ә тәкъдим дип кабул иткән. Техник тернәкләндерү чаралары бирүне оештыру буенча билгеле бер стандартларның булуы кирәк. Бу уңайдан федераль үзәккә махсус хат әзерләнә икән.

Хәзер Социаль иминият фондында да күп кенә хезмәтләр электрон форматта башкарыла. Өйдән чыкмый гына гариза тапшырырга, пособие алырга мөмкин. Тик һәрбер кеше дә, бигрәк тә инвалид бала тәрбияләүчеләр, көн-төн интернетта утыра, дип уйлау дөрес түгел. Кемгәдер гозерне язмача тапшырганчы, күзгә-күз карап сөйләшкәндә аңлату уңайлырак. “Бөтен йортта да интернет юк. Шуңа күрә кеше турыдан-туры бүлекчәгә килеп ярдәм сорый. Килгән кешегә битараф булмасагыз иде”, – ди Татьяна Лотоцкая.

Сүз уңаеннан, кеше авырып эш калдырганда, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен электрон форматта җибәрү буенча Татарстан иң алдынгы. Узган ел ук 85 төбәк арасында беренче урынны яулаганбыз һәм быел да ул баскычтан төшмәгәнбез. Безнең тәҗрибәне башка төбәкләр өйрәнә. Бюллетеньне электрон формада бирү быел 2,5 тапкыр арткан.  Бу эштә Сәламәтлек саклау министрлыгының өлешен уңай бәяләделәр.

Фәния Арсланова     

 


Фикер өстәү