Кәнәфи гомерлек түгел

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе соңгы көннәрнең халыкара яңалыклар тасмасыннан ике мөһим хәбәрне аерып алды. Беренчесен, Гыйрак Премьер-министрының отставкасын, Төркиянең дәүләт радиосы һәм “Би-би-си” хәбәр итә. Якшәмбе көнне, 1 декабрьдә, Гыйрак парламенты 241 тавыш белән хөкүмәт җитәкчесе Әдил Абдул-Мәһдине эшеннән алырга дигән карар кабул итте.

Премьер-миниср әле урындыгын да җылытып өлгермәгән иде: дилбегәне кулга алуына 1 елдан аз гына артык вакыт үтте. Быелның 1 октябрендә Гыйракта массакүләм каршылык акцияләре башланды, хөкүмәт аларны көч кулланып бастырырга азапланды. Демонстрантларга ут ачылды. Корбаннар күп. Үткән пәнҗешәмбе аеруча канлы булды. Халыкара амнистия оешмасы (Amnesty International) 28 ноябрьне «канлы мунча» дип атады. БМО генераль секретаре Антонио Гутьерреш Гыйракта барган вәхшәт уңаеннан борчылу белдерде. Рим папасы Франциск кан коючы куркынычсызлык көчләрен кискен гаепләде. Мәгълүмат кырындагы көчле басымга карамастан, якшәмбе көнне бәрелешләр Багдадта да, башка Гыйрак шәһәрләрендә дә дәвам итте. Гыйрак шигыйларының рухи лидеры Систани Кербеладагы җомга вәгазендә көч куллануы өчен хөкүмәтне гаепләп һәм яңа сайлау таләп итеп чыгыш ясады. Аның чыгышы Абдул-Мәһдине отставка игълан итәргә этәргән төп сәбәп булды да инде.

Гыйрак гыйсъянчылары урамнарга коррупциягә, эшсезлеккә, хөкүмәтнең шигыйлардан гына төзелүенә протест белдереп чыккан иде. Хәзер парламент 15 көн эчендә яңа хөкүмәт җитәкчесен сайларга тиеш. Яңа Премьер-министр сайлау белән генә фетнә ялкынын сүндереп булырмы, анысын алдагы көннәр күрсәтер.

Евросоюзга кергән кәрлә дәүләт Мальтада да демонстрантлар Премьер-министр Джозеф Мускатны кууны таләп итә. Үткән җомгага каршы төндә хөкүмәт җитәкчесе ашыгыч рәвештә хөкүмәт утырышын җыйды һәм 12 гыйнвардан эш ташлаячагын игълан итте. Ләкин халык аның хәзер үк идарәдән китүен таләп итә. Байлыгы ташып торган Мальтада Лейбористлар партиясен җитәкләгән Мускат иң уңышлы һәм популяр Премьер-министр булып санала иде. Тик премьер аппаратының җитәкчесен журналист Дафна Каруан Галицияне үтертүдә гаепләп кулга алдылар. Мальтаның иң бай бизнесмены Йорген Фенек та нәкъ менә шул эш белән бәйле рәвештә кулларына богау кигән иде. Фенек үтерүне оештыручы дип хөкүмәт администрациясе башлыгы Кита Шембрины атады да инде. Хәлләр менә шуннан соң кызып китте. Министрлар кабинеты бизнесмен Фенекны гафу итү турында карар кабул итмәкче булган дигән хәбәрләр таралуга горур Мальта халкы моңа түзмәде. Хәзер инде Премьер-министрга урындыкны бушатырга туры киләчәк. Соңгы көннәрдә ике министр хөкүмәтне ташлап чыктылар инде.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү