Көрәшчеләр батырны искә алдылар

Бу көнне Балык Бистәсе районының ” Дельфин” спорт- сәламәтләндерү үзәгенә Казан шәһәреннән, күрше- тирә районнардан 100 якын көрәшче бәйгегә җыелды. Бәйге шушы төбәктә туып үскән, 2018 елда район Сабантуеның абсолют батыры, күптән түгел, вакытсыз бакыйлыкка күчкән Рамил Гыйзетдинов истәлегенә оештырылды.

Ярышларның барлык финанс чыгымнарын Рамилнең әти- әнисе, туганнары үз өсләренә алган булып чыкты. Чарага район җитәкчелегенең, республикакүләм танылган тренерлары, спорт осталары, көрәшчеләрнең, дусларының килүе егетебезгә ихтирамның зур булуына бер дәлил иде булса кирәк. Күз алдына Рамилнең көрәше белән бәйле хатирәләре килеп баса. 2018 ел Сабантуе- аның өчен соңгы көрәш бәйгесе булды. Әтисе Илфак Сөләйман улына полиция хезмәткәре буларак ,Казан шәһәрендә узган дөньякүләм чараларга бәйле рәвештә, улының көрәшкәнен, финалга барып җиткәнен, абсолют батыр калганын тамаша кылырга насыйп булмады.

Шулкадәр әзерлекле иде ки Рамил, аның белән тигез көрәшүчеләр табылмады дисәк тә дөреслеккә туры киләдер. Көндәшләрен шул чаклы чиста җиңде, тамашачы соңгы алымына чаклы күзәтте батырны. Мәйдан аягүрә басып ихластан алкышлаган иде Рамилне. Муса Җәлил турниры, күп кенә Сабантуйлары батыры, спорт остасы- әтисе Илфак Гыйзетдинов исә Рамилнең җиңүе хакында сүз чыккач, үтә тыйнаклык күрсәтеп тренерларын мактаганы истә. Аларның берсе, Балык Бистәсе районыннан беренче булып спорт остасы исеменә лаек булган Җәүдәт Хөсәенов шәкертен искә алуга багышланган әлеге турнирга үзе дә кайткан иде. Аның сүзе кыска булды: “Рамилнең сулышы, осталыгы, таланты әле ачылып кына килә иде. Бик кызганыч, аннан көчле көрәшче чыккан булыр иде. Рамилнең үҗәтлегенә, максатчан булуына, тырышлыгына соклана идем “, – диде ул.

Бәйге барышында Рамилнең бик күп яхшы сыйфаларын барлап үттеләр. Аның кешелеклелеге, изге җанлы, хисчән бала булуы турында әнисе Рамилә искә төшереп китсә, әбисе Мәсхүдә апа аның хезмәт яратып, Сөләйман бабасы янәшәсендә эшкә өйрәнеп үсүен хәтереннән үткәрде.

Бу көнне иртәнге сәгатьләрдә башланып киткән көрәш бәйгесе көн төнгә авышканда гына тәмамланды. Рамилнең рухы сөенеп күкләрне әйләнгәндер, тамашаны күзәткәндер. Беренче тапкыр гына булса да бәйге катнашучыларның масштабы, тамаша кылучыларның күплеге белән якты истәлек– сәхифә булып тарихларга язылды диеп санарга тулы нигез бар. Биш үлчәү авырлыгында җиңүчеләр билгеләнде. Беренче өч урынга лаек булучыларга Гыйзетдиновларның акчалата вә истәлек бүләкләре тапшырылды. Дөресен әйтеп сөйләшик, күпләр хөрмәтләнде бу көнне, тамашачылар, көрәшчеләр дә олы канәгатьлек хисләрендә, яхшы кәефләрдә таралаштылар әлеге чарадан.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча спортчылар түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:
65 кг авырлык категориясендә:
1 урын – Ишмөхәммәтов Илсаф (Балык Бистәсе)
2 урын – Чевик Шамил (Лаеш шәһәре)
3 урын-Сәйфуллин Марсель (Питрәч)
75 кг авырлык категориясендә:
1 урын – Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)
2 урын – Фәлахов Ислам (Вахитов, Казан)
3 урын-Зарипов Фәндүс (Балык Бистәсе)
85 кг авырлык категориясендә:
1 урын – Зарипов Фаяз (Арча)
2 урын-Шәяхмәтов Айнур (Ак Барс, Казан)
3 урын – Шиһапов Илмир (Балык Бистәсе)
95 кг авырлык категориясендә:
1 урын-Гыйззәтуллин Рәсүл (Балык Бистәсе)
2 урын – Галимуллин Ранис (Балык Бистәсе)
3 урын-Әхмәтшин Сирень (Балык Бистәсе)
95 кг. нан артык авырлык категориясендә:
1 урын-Мусин Булат (Ак Барс, Казан)
2 урын-Билалов Айназ (Балык Бистәсе)
3 урын-Зәйнуллин Илнур (Арча)

Вазыйх Фатыйхов,
Балык Бистәсе.


Фикер өстәү