Кайсыгызның кулы җылы? | Республикада инвалидлар ункөнлеге башланды

Hеспубликада физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны кими. Моннан биш ел элек алар 320 мең булса, бүген бу сан 299 200не тәшкил итә. Шуларның 15 500е – балалар. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова инвалидлык алучыларның кимүен кешеләрнең вакытында  табибларга баруы, балаларны кече яшьтән үк дөрес дәвалау белән аңлатты.

Тормышка яраклашу

– Республикада 18 тернәкләндерү үзәге эшли. Аның 12се – сабыйлар, алтысы – өлкәннәр өчен. Бер үзәктә начар күрүчеләр дәвалана, – ди ул. – Акыл ягыннан калышкан сабыйлар өчен ике интернат эшләп килә. Берсе Казанның Дәрвишләр бистәсендә, икенчесе Саба районында урнашкан. Дәүләтнеке булмаган оешмалар да тернәкләндерү курслары үткәрә башлады. Яшь әниләрне сабыена карата игътибарлы булырга чакырыр идем. Тугач та, берәр кимчелек барын күрәсез икән, шундук табибка йөгерегез. Иртә беленгән чирне генә дәвалау мөмкинлеге зур.

Әнә шул сүзләрне раслар өчен, кичә журналистларны Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар психоневрологик интернатына алып бардылар. Тугач та, әти-әниләре ташлаган сабыйлар, бүген төрле бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга ирешә. “Абилимпикс” чемпионатында катнашкан Викторның аяклары йөрми, нерв системасына зыян килгән. Узган ел ул фотога төшерә башлый. Тәрбиячеләре күреп алып, аңа әлеге бәйгенең республика этабында катнашырга тәкъдим итә. Ул сынатмый. Татарстанда ул беренче була, аннары Россиядә икенче урынны алар.

– Уйнап кына тотынган идем, хәзер инде бу шөгылемнән аерыла алмыйм. Киләчәктә шушы юнәлеш буенча эшләргә дә җыенам. Әле алга таба ярышларда катнашып, үземне күрсәтергә уйлыйм, – ди ул.

Эльмира 8 нче сыйныфта белем ала, шигырьләр сөйләргә ярата. Бөтенроссия “Добрая волна” бәйгесендә җиңү яулый. Тәрбиячесе Флюра Габделхакова бу сабый белән эшләргә рәхәт икәнен яшерми.

– Шулкадәр бер-беребезне аңлыйбыз. Ул күзләремә генә карап тора. Бик хисле бала. Хәтере бик яхшы. Укытучы булыр безнең Эльмира, – ди ул.

Интернатта яшәүче сабыйлар өчен төрле проектлар уйлап табалар икән. “Мин сөйләшәм” дигәне быел 1 миллион 400 сумлык грант откан.

– Бер дә сөйләшә алмаган сабыйлар өчен ул. Бүген интернатта 20 шундый бала бар. Без аларны төрлечә тикшереп карадык, медицина күзәтүе дә үттеләр, әмма сөйләшәчәкләренә өмет юк. Ә бит андыйларга да ничек яшәргә кирәк. Аеруча кеше арасына чыгарга, башкалар белән аралашырга туры киләчәк, – ди интернат директоры Гөлнара Галиәхмәтова. – “Мин сөйләшәм” дигән проектта рәсемнәр аша аралашырга мөмкин. Иң элек без аларны рәсемнәрне танырга, аларның нәрсә аңлатканын белергә өйрәтәбез. Әкренләп бала үзенә кирәген күрсәтә башлый.

Республикада психик тайпылышы булган кешеләр өчен тагын бер проектны тормышка ашырмакчылар. Анысы турында министр Эльмира Зарипова “Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда сөйләде.

– Монысы “Мин үзем генә яши алам” дип аталачак. Башта без берничә баланы тернәкләндерү үзәгенә урнаштырабыз. Үсмерләр анда ике атна яшәячәк. Максатыбыз – аларны тормышка өйрәтү. Башкалар кебек үк алар да кибеткә барачак, урамга чыгып, кешеләр белән аралашачак, – ди министр.

Монда бер сорау туа. Ә башкалар бу балаларны ничек кабул итәр? Проектлар моңа мохтаҗ булган кешеләргә генә түгел, бөтен җәмгыять өчен кирәк. Физик мөмкинлеге чикле сабыйларны Дәрвишләр бистәсендәге бер уен мәйданчыгына алып барганнар. Тәрбиячеләре сөйли: беренче көнне, аларны күрүгә, башка бала-чага качышып беткән. Бары тик вакыт үтү белән генә бу сабыйларга ияләшкәннәр. Шуңа да интернатта эшләүчеләр үзләрендә тәрбияләнүчеләргә башка сабыйларга караган төсле караш булуын тели. Барысы да аларны яшәргә өйрәтү өчен тырыша. Хәтта табиблар өмет бирмәгән сабыйлар арасында да тормышка ябышып, аякка басарга омтылучылар бар. Игътибар һәм җылылык алга алып бара аларны.

Республикада тормышка ашырылучы “Уңайлы мохит” программасы да шартлар булдыру гына түгел, игътибарны арттыру өчен дә кирәк. Министр әйтүенчә, әлеге программа эшли башлаганнан бирле 9 ел эчендә 909 объектны физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен җайлаганнар.

– Хәзер барлык яңа биналар да арбада хәрәкәтләнүче кешеләрне күз уңында тотып төзелә, – ди министр.

Инвалидлык алу җиңеләя

Кемдер авыру баласын ташлап калдырса, кайберәүләр аңа бар җылысын бирә. Республикада 1604 гаиләдә физик мөмкинлеге чикләнгән 1628 бала үсә икән. Министр билгеләп үткәнчә, аларның күбесен әниләре ялгызы гына тәрбияли. Мондый гаиләләргә бераз ярдәм булсын дип, дәүләт социаль хезмәткәр билгели икән. Әлегә бу гаиләләрнең яртысы гына мондый хезмәттән файдаланган. Физик мөмкинлеге чикле өлкән кешегә дә ярдәм итәргә була. Моны социаль хезмәткәр генә түгел, теләге булган теләсә кем эшли ала. Әйтик, ярдәмгә мохтаҗ I төркем инвалид икән, аны караган өчен 1 мең 200 сум түлиләр. Караучыга бу еллар өчен стаж языла. Ә балаларны тәрбияләгән әти яки әнигә, алар булмаса, опекунга ай саен 10 мең сум күләмендә акча бирелеп бара.

Элек инвалид дигән сүздән куркып торалар иде. Әле бер якын кешем, сәламәтлеге какшап, группа биргәч, алмыйм дип карышканы истә калган. Хәзер исә бу оят түгел. Сәламәтлегең юк икән, дәүләт ярдәменә өмет итәсең. Республикада соңгы елларда олылар арасында онкология, кан әйләнеше, психик авырулар алга чыккан. Ә балалар арасында барыннан да бигрәк психик тайпылыш, тумыштан килгән кимчелек, нерв авырулары еш очрый.

– Хәзер инвалидлык алу бераз гына булса да җиңеләйде. Медицина тикшеренүе узганнан соң, безгә юлламаны өч көн эчендә җибәрәләр. Шулай ук инвалидлыкны озайтканда, җәй хастаханәдә ята икән, ул язу көз көне үткән комиссиягә яраклы булачак. Быелдан шикәр авыруы белән чирләгән сабыйларга, беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә үк, 18 яшькә җиткәнче инвалидлык бирелә. Ул элек 14 яшькә кадәр генә иде. 2020 елда исә барлык документлар электронлашып бетәчәк, – дип, яңалыклар белән уртаклашты Татарстан медицина-социаль экспертизасының баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов.

Очрашуда: “Ни өчен аяк-кулсыз калган кешеләрне кат-кат йөртәсез, инвалидлыкларын гомерлеккә бирмисез?” – дип сораучылар да булды.

– Без, аякның тездән түбән өлешен кискән очракта ул кешене елга бер чакырып, комиссия уздырабыз. Бу бит алга таба дәвалану программасын билгеләр өчен кирәк. Кайбер очракта аларга куелган протезның үлчәмен үзгәртәсе була. Бары тик тездән югары киселгән вакытта гына, без аларга гомерлеккә группа бирәбез, – дип җавап бирде Ригель әфәнде. – Тагын шунысын да әйтеп үтәсем килә. Кайчак инвалидлыкны авыруга карап бирәләр дип ялгышалар. Без аны ниндидер орган үз функциясен үтәми башлагач бирәбез. Әйтик, тез башы йөрми, ди. Аны алыштырып куйгач, ул элеккеге халәтенә кайта. Кеше йөри башлый. Әлбәттә, бу очракта инвалидлык алына.

Дәүләт кайгыртыр ул…

Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Павел Лоханов әйтүенчә, инде киләсе елның беренче кварталына тәгаенләгән кирәк-яракларны тапшыра башлаганнар.

– 2019 елда үз хисабына кирәк-яраклар алып, бездән 3 мең 700 кеше компенсация сорады. Документлары тәртиптә булганнарга акчаларын кире кайтардык. Дәүләт физик мөмкинлеге чикле кешеләрне кайгырта. 2016 елда Социаль иминият фондына 139 миллион сум акча бирелсә, узган ел бу сумма 169 миллион иде, – ди ул. Быел шифаханәгә юлламалар саны да арткан. 40 411 кеше, сәламәтлеген ныгытып, ял итеп кайткан.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе дә физик мөмкинлеге чикле кешеләрең тормышын җиңеләйтер өчен шартлар тудыра. Хәзер, кеше медицина-социаль экспертиза бюросында ук үзенә пенсия исәпләтә ала икән.

– Инвалидлык бирелгәч, кешегә пенсия түләнә башлый. Әгәр ул эшләп йөргән җиреннән авыру аркасында пенсиягә чыга икән, ул очракта эш стажы да кертелә, – ди Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Асия Вәлиуллина.

Инвалидлар декадасы кысасында Татарстанның һәр район-шәһәрендә чаралар уздырачаклар. 6 декабрьдә Казанда “Әкият” курчак театры бинасында “Татарстан энҗесе” бәйгесе узачак. 7 декабрьдә “Юность “ мәдәният йортында инклюзив спектакль күрсәтәчәкләр. 13 декабрьдә исә, “Варенье” дигән бөтенроссия фестивале узачак. Балаларның күңелен күрәчәкләр, яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итәчәкләр, өлкәннәргә исә юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Арабызда сау-сәламәт кешеләргә дә үрнәк итеп куярлык, тормышта үз урынын тапкан кешеләр дә байтак. Күбесе үзләре аякка басып, башкаларга ярдәм итәргә тырыша. Андыйларны күргәч, физик мөмкинлеге чикләнгән дип әйтеп булмый инде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 


Фикер өстәү