Кар җитмәү сәбәпле, туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган

Кышның беренче ае гына тәмамлана. Узган ел күрсәткечләре буенча быел Казанда туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер кар аз, туфрак бик нык туңган. Узган ел туфрак кыш буена 10 см чамасы туңган иде, ә хәзер — 40 см. Кар күп яуса, ә язын температура күтәрелгән һәм яңгыр яуган очракта ташу булачак», — дип аңлатты ул.

Галим сүзләренчә, якын арада Татарстанга көнбатыш циклоны киләчәк һәм кар явачак. Яңа ел төнендә Казанда кар явуы көтелә. Шул ук вакытта температура фоны сизелерлек күтәреләчәк.


Фикер өстәү