Казан федераль университеты һәм Актаныш районы хезмәттәшлек турында килешү имзалаган

30 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районына Казан федераль университетының 215 еллыгы уңаеннан уку йортының фәнни десанты килде. КФУ укытучылары интерактив мәйданчыкларда 4-11 сыйныф укучылары белән эшләде. Бу хакта Актанышның мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Ректор Илшат Гафуров район мәдәният йортында 9–11 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары алдында «Безнең Alma mater-215» дигән темага чыгыш ясады.

Актаныш гимназиясендә Илшат Гафуров район башлыгы Энгель Фәттахов белән мәктәп директорлары өчен «Мәгарифтә лидерлык» укыту программасына старт бирделәр. Икенче ел инде Актаныш районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен лидерлык дәресләре оештырыла, яңа проектлар эшләнә, 21нче гасыр мәктәбе куйган максатларга ирешеп, укыту методикасы камилләштерелә.

Шушы көннәрдә генә республика делегациясе составында Финляндиядә квалификация күтәрү курсларында укып кайткан Энгель Фәттахов та «Мәгарифтә лидерлык» укыту программасына старт биреп, лидерлык дәресендә чыгыш ясады, дөнья югарылыгында мәгариф системасының үзгәреш кичерүе турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Илшат Гафуров та үзенең уңыш формуласы белән уртаклашып, мәктәп директорларын кайнап эшләргә, ялкынланып яшәргә чакырды.


Фикер өстәү