Казан-Оренбург трассасында җиңел машина фура белән бәрелешкән

Казан – Оренбург трассасында җиңел машина зур йөк машинасы белән бәрелешеп, ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте урыныннан шаһитлар сөйләде.

Кичә кич республиканың Чистай районында 13нче модельле «Лада» җиңел машинасы һәм «Скания» йөк машинасы капма-каршы бәрелешкән. Бәрелешүдән җиңел машина юлдан чыгып китеп, түбәсенә әйләнеп капланган.

«Авариядә ике кеше — өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булды. Моннан тыш, өч яшь егетне ашыгыч ярдәм машиналарында алып киттеләр», – дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте турында шаһитлар.

 


Фикер өстәү